Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан: Нәсел җыеннары яңара


Чуашстанның Шыгырдан авылында Зәмдихановлар нәселе җыелышы узды. Анда 150 ләп төрле буын Зәмдихановлар катнашты. Әлеге чара инде өченче ел узды.

Тамырлар

Нәсел җыеннарын уздыру татарларга электән үк хас булган. Совет заманасында әлеге чара югалып та торган. Әмма, нәселне барлау галәмәте соңгы елларда сирәк кенә булса да яңадан табигый рәвештә кайта башлады.

Нәсел, ыру, шәҗәрә - болар милләтне милләт итеп оештырып торган асыл сыйфатларның берсе. 1996 елда Милли Мәҗлес кабул иткән “Татар кануны”нда да бу хакта аерым матдәләр дә язылган. Гомумән алганда, төрки халыкларның тарихында нәсел-ырулар аерым бер урын алып торган. Татар дәүләтләре тарихында да нәселләр мөһим роль уйнаган.

Инкыйлабка кадәр дә татарлар җыеннар уздырганнар. Дөрес, ул социал сәбәпләрдән чыгып, кырлардан уңыш алынганнан соң узган. Әмма, патша хакимияте дә, кайбер рәсми дин әһелләре дә бу җыеннарга каршы көрәшкән. Совет заманы тәмамән җыеннарны юкка чыгарып, аларны кысыр сабантуе белән алыштырган.


Җыеннарның асылында нәселне барлау торган. Дөрес, бүгенге көндә дә формасы ягыннан сакланган җыен узучы төбәкләр бар. Мәсәлән, Пермь өлкәсенең Барда районында ел да җыен уза. Әмма, эчтәлеге белән ул күбрәк сабантуен хәтерләтә.

Әмирханнар башлаган гамәл

Бүгенге заманда, тамырлары белән Гәрәй ханнарга, нәсел җепләре белән Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани, Чистай, Троицкий ишаннарына барып тоташкан, Хөсәен Әмирхан, Фатих Әмирхан кебек милләт олыларының турыдан – туры варислары булган Әмирханнарның яңа буыны нәсел җыеннарын уздырып килә. Аларның бу җыеннарда инде формалашып килгән үз йола – гадәтләре дә бар. Әлеге нәселнең, башка нәсел җыеннарыннан аермалы буларак, максатлары гомуммилли югарылыктагы мәгрифәтчелек ярылып ята. Әмирханннарның нәсел шигарендә бу хакта искәртә: “Хезмәт итегез галиҗанәп халыкка!”


“Бу табигый ихтыяҗ иде”


Чуашстанның Шыгырдан авылында узган Зәмдихановлар нәселе җыенын уздыручыларның берсе, инглиз һәм алман телләре мөгаллиме Әлфия Баһаутдинова, Зәмдихановларның җыены да табигый рәвештә барлыкка килде, ясалмалык юк, ди.

“Безнең нәселнең берничә буын тарихы бар. Җәмдихан бабай сәүдәгәр булган. Ул берничә хатынга өйләнеп, аннан төрле тармаклар киткән. Бүгенге көндә без Җәмдихан бабайның 14 нче буынын тәшкил итәбез. Әле бу урта буынны һәм яшьләрне санамаганда. Нәсел зур. Шуңа күрә, туганлык җепләре дә буталып бара. Бер нәселдән булган туганнар, бигрәк тә яшьләр үзара гаилә кормасыннар диеп, без шушы нәсел җыеннарын оештырырга алындык. Туганнар үзара гаилә коруны дин дә, фән дә тыя бит.


Ул бик табигый рәвештә килеп чыкты. Менә өченче ел инде, Зәмдихановлар урманында без нәсел җыенын уздырабыз,” ди тәҗрибәле мөгаллим. Ул үзе Баһаутдинова фамилиясен йөретсә дә, чынлыкта, әтисенең фамилиясе Зәмдиханов булган.

Әлфия Баһаутдинова Зәмдихановлар нәселенең бик актив кешесе. Ул нәсел тарихын да, туганнарны да туплап торырга тырыша.

“Нәселебез бөтен ил буйлап таралган. Табиблар да, прокурорлар да бар. Сембер өлкәсенең Яңа Кулаткадагы прокуроры шулай ук Зәмдихановлар нәселеннән. 1930 нчы елларда ук Шыгырдан милли районында бабабыз прокурор булып торган. Ә инде укытучыларны санап бетерерлек түгел. Ә нәсел башлыгыбыз исә, бүгенге көндә иң олы яшьтәге абыебыз, Казанда яшәүче фәннәр кандидаты Кәшаф Зәмдиханов санала. Нәсел башлыгын сайлау дигән әйберләр юк. Бары тик ул иң өлкән нәселдәшебез,” дип дәвам итә Әлфия Баһаутдинова.


“Йолалар бер көндә тумый”


Әлфия Баһаутдинова быелгы нәсел җыены ничек узганлыгын аңлата:

“Елда урман да чатырлар корабыз. Быел ике сарык чалынды. Дөрес, бөтен нәселдәшләребез кайта алмады. Шулай да, яшь киленнәребез, кияүләребез белән таныштырдык. Яңа туган балаларны барладык. Сәүдә белән шөгылләнүчеләребез үз эшләрен, хатын-кызлар үз мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Ераклаша барган туганнар да бар бит. Алар үзара якынаешып, уртак эшләр, тәҗрибәләр белән бүлештеләр. Үлгән-киткәннәрне искә алдык. Ел сан җыенның йолалары шулай барлыкка килә тора,” ди Әлфия Баһаутдинова.

Интернетка өмет

Әлфия Баһаутдинова сүзләренчә, киләчәктә интернетта нәселләренә кагылышлы сәхифә булдыру да ниятләрендә бар икән. Нәсел агачларының таралган тармакларын барлап торыр өчен кирәк бу ди. Киләчәктә, архив документларына таянып, нәсел шәҗәрәсен тирәннән барлап, шәҗәрәне тулыландырып тору да көтелә.


Шыгырданда, нәсел җыенын Зәмдихановлардан кала, авылның тагын бер зур нәселе Күпкәновлар да уздыра башлаган. Шулай итеп, нәселдәшлек-туганлык җепләре болай да нык саналган мишәрләрдә, тарихи гадәт яңа заманда яңача яңара башлады.
XS
SM
MD
LG