Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Шыгырдандай авыллар булганда татар мәңге яшәячәк


Чувашстан республикасында урнашкан Шыгырдан авылында татар гаиләсенә багышланган төбәкара фәнни конференция уздырылды.


Чувашстанның мөселман Диния нәзарәте һәм җирле мохтарият оештырган чара максатчан, эчтәлекле һәм эшлекле узды дип әйтәсе килә. Самар, Ульян, Пенза, Мордовия, Мари иле, Татарстан, Мәскәүдән килгән вәкилләр бик зур рухи һәм интеллектуаль көч булып тупланганнар иде.

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Русия президентының ислам белгече, тарих фәннәре докторы Мамед оглы Гасым Керимов ислам, аның тоткан урыны, җәмгыятьне сафландыру вазифалары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Галим Русия җирлеге белән генә чикләнмичә Франциядәге мөселманнарның хәленә тукталды һәм искәртеп узды. Әгәр дә Русиядә әхлаки нормалар ислам кысаларында формалашмаса, Русияне дә Европа фаҗигаләре көтә. Бүгенге көндә барлык Европа илләре дә картлар йортлары белән тулы, ә бит бер генә мөселман дәүләтендә дә картлар йорты юк.

Профессор Гасым Керимов белдерүенчә, Европа мөселманнары белән Русия мөселманнары арасында аерма бик зур. “Европа илләрендә мөселманнар килмешәкләр, ә Русиядә мөселманнар төп халыкны тәшкил итәләр. Ислам дине – диннәрнең дә дине, чөнки Исламда бер генә күздән төшеп калган нәрсә юк. Балага узганнан алып кабергә хәтле ничек тукланырга, ничек яшәргә – барчасы да язылган. Изге китабыбыз Коръән – ул гомерлек инструкция”, диде ул.


Казаннан килгән Миләүшә Гайфуллина “Татар гаиләсе” фонды турында бәйнә- бәйнә сөйләде, аның чыгышы милләтебезнең әхлакы йөзен яңартты.

Самар өлкә мөфтие Вагыйз Яруллин татар гаиләсендәге хатын-кыз роленә басым ясады.

Ә инде Ульяннан килгән “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин күпләрнең күзен ачты. Эшкуар Сафиуллин үзенең малын мәдрәсә шәкертләренә кызганмый һәм бар көчен мәдрәсә кысаларында малайлардан чын ирләр тәрбияләүне максат итеп куйган.
Конференция кысаларында Чувашстанда яшәүче татарларның данлыкларына Фәтхи Бурнаш премияләрен бирү үзенә күрә бу фәнни җыенны практик яктан көчәйтте.

10 бала өстенә хатын булып килгән ханымны, 13 бала үстергән Зөлхәбирә апаны күргәч, ничек йөрәкләрең үз урыныда калсын икән?! Зөлхәбирә апа бүләк алгач, бер җөмлә әйтте, ләкин бу җөмлә берлекле иде: “Оланнарны күп табыгыз, рәхәте зур.”

Ел укытучысы, ел журналисты, авыл каһарманы, үрнәк гаилә, дус гаилә, ел музыканты, атаклы якташ – барчасына да бүләкләр әзерләнгән иде. Атаклы якташлары, шагыйрь, язучы Дамир Гыйсметдин чыгышын залдагылар күз яше белән тыңладылар.
Конференцияне дин әһелләре җитәкләде һәм, әйтергә кирәк, яшь хәзрәтләр. Сәхнәдән Коръән укыдылар, сөлектәй егетләр мөнәҗәт көйләделәр, дәррәү басып “Туган тел”не җырладылар.

XS
SM
MD
LG