Accessibility links

Шыгырдан ике урта мәктәпле булды


Чувашстанның Шыгырдан авылы иң зур татар авылларыннан санала. Чуаш газитләрендә аны җирле Париж дип тә, мегополис дип тә атыйлар.

Чынлыкта исә, казак станицаяләрен хәтерләткән озын-озын урамнардан гыйбарәт булган бу авыл гади бер татар авылы. Мәхәлләләргә бүленгән, 6 мәчет эшләп утыра, аларда биш вакыт намаз укыла. Урамнарында такси йөри, халкы үзе урамнарына юл сала,үзе төзелеш алып бара. Нәкъ гади татар авылы. Чөнки, бернине дә югарыдан көтеп утырмый, үзе тырыша.

10-15 ел элек башланган гаҗәеп зур төзелеш эшләре хәзер дә дәвам итә. Бүгенгә 400 дән артык яңа йорт аякка басып илә. Һәм йортлар гына түгел...

Җәмигъ мәчет төзелеп бетеп бара. Ул Шәһри Болгардагы хәрәбәләр хәлендә ятучы Җәмигъ мәчет үрнәгендә төзелә. Яңа юллар салына, халык моңа акчаны махсус җыя. Әле генә авыл стадионнарының берсе шәһәрнекеләр кызыгырлык итеп төзекләндереледе. Ә 2009 елга кергәндә Чувашстан президенты Николай Федоров авылда яңа мәктәп бинасын ачкан иде. Монысын дәүләт финанслады. Ачылыш тантанасында да, президент, шыгырданлылар бүген ничек яшәргә кирәклеген күрсәтеп киләләр, дип мактап китте. Үз көнен үзе күргән халыкны мактарга җиңел инде ул анысы.


Дөрес мактап кына калмый, бүләк тә ясаклый. Шул ук, өч катлы мәктәп бит 7 айда аякка басты. Шыгырданда даими кунакта булган Николай Федоров тагын бер балалар бакчасы да вәгъдә иткән иде. Чөнки, моннан 30 ел элек төзелгән ике катлы балалар бакчасына оланнар сыймый һәм анда алар конкурс аша гына эләгә ала. Нишлисең, авыл зур, тууычылар күп.

Бер казанга ике тәкә башы

Нәкъ менә туучылар күп булу сәбәпле Шыгырданда дүртйөз кешегә исәпләнгән яңа мәктәпне җиде айда өлгерттеләр дә инде. Балаларга укырга кирәк бит. Авылда 600 балага исәпләнгән ике катлы урта мәктәп бар иде анысы. Тагын тугызъеллык мәктәп эшләп килде. Менә монысына яңа бина төзеп бирделәр дә инде.



Ә авылда сүз таралды: гомер бакый уңышлы эшләп килгән Урта мәктәпне хәзер тугызъеллык итәләр дә, президент ясатканын урта мәктәпкә әйләндерәләр дип... Бер авылга ике урта мәктәп ярамаганлыгын мәгариф министрлыгының ниндидер бер түрәсе дә әйткән булган икән, имеш.

Әмма яңа уку елына Шыгырдан ике урта мәктәпле булып керә. Моңа кадәр эшләгән урта мәктәпкә беренче номер дигән статус бирелде. Яңасы исә икенче номерлы урта мәктәп итеп үзгәртелде. Шулай итеп, Шыгырданда ике мәктәп үзара уңай көндәшлек итәргә сәбәп булды. Быелдан башлап, тугызъеллык мәктәп унынчыга да сыйныф җыя башлады.

Бер мәктәпкә тугыз медаль


Хәзер беренче номерлы дип аталган урта мәктәп, элек авыл буйлап балаларны автобуста җыеп йөри иде. Әйткәнемчә, авыл зур. Хәзер инде, ярты авыл буйлап кына җыеп йөрисе калды. Бу мәктәп Чуашстан татар мәктәпләре өчен, ә алар республикада егермедән артык, база мәктәп санала. Иң зур татар мәктәбе булганы өчен генә түгел. Укыту да әйбәт. Моны раслап торган бер факт. Быел бу мәктәптән тугыз медалист чыкты. Җидесе алтынны алды, икесе көмешне...

Эш язганга –эш язган

Аш язганга – аш язган,эш язганга – эш язган, дигән мәкаль бар бит халыкбызда. Менә бу беренче нумирлы урта мәктәп тә үз дәрәҗәсен эшләп таба. Мисалга, ике катлы бинаның бөтен тәрәзәләрен авыл халкы булышлыгы белән пластикка алыштырдылар. Бу фәлән миллионнарга төште. Бөтен сипләү эшләре авыл халкы акчасына башкарыла. Ашханәләргә кадәр шулай эшләнде. Моннан берничә ел элек, авылга газ кергәндә дә, беренче булып шушы мәктәпкә керттеләр. Бу очракта да дәүләт ярдәменнән тыш. Халык акча җыйды.

Бу көннәрдә әлеге беренче нумирлы урта мәктәп республика мәгариф министрлыгының бер конкурсында катнашып икенче урын алды. Һәм 400 мең акча. Әлеге грант мәктәп телевидениясе булдыруга тотылачак. Програмга күз салсаң, анда ТНВ каналы белән хезмәттәшлек тә каралган. Тиздән, димәк, мәктәпнең үз телевидениесе булачак. Бу да зур эш таләп итә...

Эшләп ашау дигәннән... Бу мәктәптә Казан һәм Чабаксар югары уку йортларының әзерлек сыйныфлары да эшләп килә. Аларда, сату-алуга маһир булган шыгырданнарга муафыйк рәвештә, икътисадый юнәлешләрдә хәзерлек алып барыла.

Җәмәгать мәктәп сагында

Шыгырдан мәктәпләренә авыл халкы гел ярдәм итеп тора, монысы сер түгел. Бу мәхәббәт тә түгел. Монда бары тик коры прагматиклык ята. Мәктәптә баласы укый икән, ата-ана аны яхшы мәктәптә белем алуын тели. Укыту да, өмкинлекләрдә әйбәт булуы өчен тырыша. Ә чолгап алган урыс-чуаш мохитендә яхшы белем, уңышлы тәрбия белән генә алга барып булганын аңлый авыл халкы. Һәм моның өчен теләсә кем белән тартыша да.


Моннан берничә ел элек, авылның ике мәктәп мөдирен дә район мәгариф идарәсе эштән алды. Озын телләр, сәбәбен Чабаксардан ук күредләр. Ниндидер сәбәп белән мәктәп мөдирләре охшамаган күрәсең. Алар урынына районнан башка милләт вәкилләре мөдир итеп куелачак дигән сүзләр шактый йөрде. Чуашстан татар милли хәрәкәте җитәкчесе, тынгы белмәс Фәрит Гыйбатдинов Казаннан, татар конгрессыннан да ярдәм сорады. Казан бер машина журналистлар да тияп җибәрде. Авылда җыелышлар үтте.

Шулай итеп, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән, татар авылындагы мәктәпләргә башка милләт вәкилләре хуҗа булалмады. Ике мәктәпкә дә янәдән татарлар мөдир итеп билгеләнде. Дөрес, вакытында шактый шау-шу куптарган бу вакыйганы хәзер бик искә алмаска тырышалар Шыгырданда. Монысы да нәкъ татарча: начарлыкны онытып, яхшы хәтирәләр белән генә яшәү. Әмма, шыгырданнар да, Чуашстан татар җитәкчеләре дә, кирәк чакта бик оста үз хокукларын яклый беләләр.
XS
SM
MD
LG