Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:31

“Яңа гасыр” телеканалында иң танылган яшьләр тапшыруының берсе дип “Син - минеке, мин - синеке” санала ди. ТВга килгән хатлар шуны раслаган.

“Син - минеке, мин - синеке” тапшыруын Зөлфәт белән Луиза алып бара. “Кызган таба”ның кунагы-яшь телевидение алып баручысы Луиза.

Рөстәм Исхакый. Луиза, күптән түгел “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе туган көнен билгеләп үтте, бәйрәм көннәрендә яшьләр өчен
Әдилә белән Луиза
нәрсә күрсәттегез? Яңа сезонда егет-кызларны ниләр белән сөендермәкче буласыз?

Луиза. Махсус чыгарылышлар булды. Мәсәлән “Син - минеке, мин - синеке” тапшыруында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә эшләүче егет-кызлар катнашты. “Без замана яшьләре” дигән туры эфирда ток-шоу булды. Анда “Сәләт” яшьләр берлеге егет-кызлары, гомумән ул тапшыруда татар егет-кызларының иң танылганнары иде.

Яңа сезонда исә “Яшь ТНВ” дигән балалар һәм яшьләр өчен канал эшли башлады. Ягъни моңа кадәр эшләп килгән яшьләр тапшырулары бер вакыт аралыгына җыелды. Һәр эш көнендә 14 сәгать 15 минуттан 16 сәгатькә кадәр эфирда балалар һәм яшьләр өчен "Күчтәнәч", "Хочу мультфильм!", "Тамчы-шоу", "Яшьләр тукталышы", "Син - минеке, мин - синеке" тапшырулары һәм мультфильмнар, балалар өчен фильмнар, спектакльләр күрсәтелә. Кайберләрен кичен дә карый аласыз, “Син - минеке, мин - синеке”нең вакыты үзгәрмиячәк, 21 сәгать 30 минутта була. Үзем алып барган тапшыру турында бу көннәрдә өстәмә хәбәр белдем әле, безне өлкән буын, әбиләр яратып карыйлар икән. Моңа шатланганны белсәгез, чөнки әбиләр алар чыбыксыз телефон ролен уйныйлар, бушка реклама ясыйлар. Оныкларына тапшыруны карарга әйтәләр ди, бездә катнашкан егет-кызлар аларны матурлыклары белән җәлеп иткән. :)

Рөстәм Исхакый. Яшьләрне таныштырасың инде, үзең белән дә танышасы килә бит, кайсы яктан син?

Луиза. Казаннан мин! 2нче татар гимназиясен бетердем. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамладым. Алла боерса, алга таба да югары белем алуны дәвам итәсем килә.

Психолог Рамилә белән Луиза
Рөстәм Исхакый.
Телевидения ишеген ачып кереп эшли башларга нәрсә тәэсир итте. Аңа кадәр үзеңне нинди эшләрдә сынап карадың?

Луиза. Иҗади эшчәнлегемне журналдан башлап җибәрдем. Үз вакытында популяр яшьләр журналы иде ул. Шунда русча язмалар яздым. Әле беренче журналга басылган әңгәмәм дә хәтердә, ул элеккеге Казан дәүләт финанс-икътисад университеты ректоры белән булды. Тәүге тапкыр дәрәҗәле кешедән интервью алуыма бик шатланган идем. Аннан киттем телевидениягә, русча бара торган “Доброе утро!” тапшыруында эшли башладым. Ләкин ул тапшыру таркалды һәм мин “Яшьләр тукталышы”на күчтем. Әлегә кадәр анда эшлим һәм “Син-минеке, мин-синеке” тапшыруын алып барам.

Рөстәм Исхакый. Менә ул танышу тапшыруына килгәндә, “Син - минеке, мин - синеке” ндә катнашучы егет-кызлар сезгә ничек килә, сайлап алу бармы?

Луиза. Әйтергә онытып торам икән, халык арасында шундый сүзләр ишеттем әле, бу тапшыруга эләгер өчен акча түләргә кирәк, яки катлаулы кастинг үтәргә кирәк имеш. Бу дөрес түгел, акча түләү гомумән юк. Сайлауга килсәк, безнең ике шартыбыз бар, беренчесе татар телен әйбәт белү, икенчесе төп геройга бүләк ясау. Әгәр бу ике шарт белән килешәләр икән, безнең тапшыруга ишекләр ачык.

Рөстәм Исхакый. Айга ничә тапкыр эфирга чыгасыз?

Луиза. 2 атна бер тапкыр яңа тапшыру күрсәтелә, һәр атна саен була кабатлавы.
Зөлфәт белән Луиза


Рөстәм Исхакый. Бу тапшыруда сез Зөлфәт Зиннуров белән икәү алып барасыз, ул ничек килде?

Луиза. Без аны махсус чакырдык.

Рөстәм Исхакый. Тапшырудан соң чын-чынлап егет белән кыз булып йөрүчеләр бармы?

Луиза. Әлегә җитди итеп йөреп, гаилә корып җибәрүчеләр юк. Без аларга һәр тапшыруда, әгәр чын-чынлап кавышып китсәгез хәбәр бирегез дип әйтәбез. Ләкин яшь парлар булдык дигән яңалыклар хәзергә юк, бәлки безгә генә килеп җитмәгәндер.

Рөстәм Исхакый. Элек “Син - минеке, мин - синеке” тапшыруында психолог юк иде, аның роле нидә, ни өчен кирәк ул?

Луиза. Беренчедән тапшыру җитдиләнде, хәтта ки мәктәп балаларының, нигә сезнең тапшыруыгыз кызык түгел дип әйткәннәре бар. “Син - минеке, мин - синеке”нең аудитория үзгәрде, телевизор караучылар үсте. Элек мәктәп балалары, беренче, икенче курс студентлары караса, хәзер икенче курс егет-кызларыннан алып урта буын һәм менә яңа белдек, әби-бабайлар да карыйлар.:) Алар өчен тапшыру кызык, бу аудиториягә җитди сөйләшүләр кирәк. Шуңа күрә без психологны чакырырга булдык. Беренче максат таныштыру
белса, икенче максат яшьләрне мөнәсәбәтләр корырга өйрәтү. Чөнки яшьләрнең күбесе мөнәсәбәтләр кора белми. Бу эштә безгә психолог кызыбыз Рамилә Хәбибуллина нык ярдәм итә. Аларга үзенең киңәшләрен бирә. Безгә бик күп хатлар килә, шалтыратулар да шактый, телевизор караучы дуслар психологның ошавын әйтәләр, үзләренә дә киңәшләр бирүне үтенәләр. Тапшыруны төшергән вакытта да катнашучыларның күбесе Рамиләгә булган проблемаларын сөйләп, күңел тынычлыгы алырга, үзләренә тиң яр табырга теләкләре зур булуны әйтәләр.

Рөстәм Исхакый. Киләчәктә тапшыруның форматы үзгәрмиячәкме?

Луиза. Хәзер ничек, алга таба да шундый ук форматтагы тапшыру булыр дип уйлыйм. Чөнки әле “Син - минеке, мин - синеке” нең бүгенге кыяфәтенә күз ияләшмәде, үз тамашачысын тапты инде дип тә әйтеп булмый. Әлегә шул килеш кала, киләчәктә ниндидер үзгәрешләр турында уйлап карарбыз.

Рөстәм Исхакый. Катнашырга теләүчеләр сезнең белән ничек элемтәгә керә ала?

Луиза. Безнең телефон, Казан коды 570-50-33, Шамил Усманов урамы 9 нчы йорт, “Син - минеке, мин - синеке” тапшыруына дип хат яза алалар. Шулай ук тапшыру турында мәгълүмат www.tnv.ru интернет битендә бар, ә мине www.vkontakte.ru да табып була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG