Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:57

Киләсе атна башында Казанга Чехиядән зур вәкиллек киләчәк – чех сенаты башлыгы Премысл Соботка җитәкчелегендәге шушы төркемгә депутатлар гына түгел, Чехиянең эшмәкәрләре дә керә. Сәфәр алдыннан Кәрим Камал Прагада Соботка әфәнде белән очрашып, аңа берничә сорау бирде.



Чехия сәясәтчеләре Казанда инде элек тә булып киткән иде – 2007 елда президент Вацлав Клаус килде, быел кыш анда эчке эшләр министры Мартин Пецинаны кунак иттеләр. Хәзер инде менә Сез дә барасыз. Бу сәфәрнең максатлары нинди соң?


Бу сәфәр инде күптәннән планлаштырылган иде һәм ул минем сенаттагы, Русиягә кагылган эшчәнлегемнең бер өлеше булып тора. Мин Русиянең шактый гына урыннарында инде булганым бар иде, ә хәзер инде менә үзебезнең эшмәкәрләр белән Татарстанга барабыз. Мин моны зур түземсезлек белән көтәм, чөнки бу минем өчен яңа бер төбәк, һәм белүемчә, мул вә перспективалары иң зурлардан булган төбәк.

Перспективалар дигәннән – Сез Чехия белән Татарстан арасында ниндидер үзенчәлеклерәк мөнәсәбәтләр урнаштырып булыр дип уйлыйсызмы? Казанның чехлар белән аралашу тарихы шактый бит: 20 гасыр башларында анда, мисал өчен, чехословак легионерлары булган, данлыклы Швейк “атасы” язучы Ярослав Һашек яшәгән, Бөгелмәдә аның хәтта музее да бар, Татарстанның спорт командаларында чехлар еш кына уйнап китә... Прага белән Казан араларын тагын ничек якынайтып була?

Минемчә, бүгенге көндә моңа сәяси өлкәдә каршылыклар юк. Безнең караш шундый ки, араларны якынайту эшендә парламентара дипломатиянең дә әһәмияте зур. Без Казанда Чехия сенаты белән Татарстан Дәүләт шурасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаларга җыенабыз. Бусы сәяси дәрәҗәдә, ә аннары инде бигрәк тә эшмәкәрлек өлкәсендә - минем белән баручы чех эшмәкәрләренә бу мөһим бер мөмкинлек. Алар анда үз сәүдәләрен киңәйтә ала, безнең анда тәкъдим итә алырлык малларыбыз җитәрлек.

Әлегә кадәр чех эшмәкәрләре Русия һәм аның төбәкләре белән сәүдә итүгә бераз шикләнебрәк карый иде. Гәрчә башкалар, аерым алганда, маҗарлар, германнар, финнар, бигрәк тә төрекләр Татарстанда инде күртәннән үз бизнесын алып бара. Сез чех эшмәкәрләренең кайберләрен үзегез белән Казанга алып барачагыгызны әйттегез. Шушы артка калуны куып җитәр өчен чех ягы Татарстанга нәрсә тәкъдим итә ала?

Минемчә, чыннан да без үзара сәүдә мөнәсәбәтләре мәсьәләсендә бер ун елга артка калдык кебек. Бу үкенерлек нәрсә. Шуңа да хәзер эшләрне шактый тизләтеп җибәрү бик мөһим. Минем яраткан бер сүзем бар – сәясәтчеләр үзләре бизнес белән шөгылләнергә тиеш түгел, әмма алар бизнес кешеләренә ишекләрне ачырга ярдәм итәргә тиеш.

Мин Татарстанда нефть чыгарылуын беләм, андагы энергетика мөмкинлекләре турында да хәбәрдармын – болар барысы да ифрат та зур өлкәләр, әлбәттә. Әмма без игенчелек өлкәсендә дә ярдәм итә алабыз, безнең ул өлкәдә үз технологияләребез, үзебездә җитештерелгән җиһазларыбыз бар. Без боларның барысын да тәкъдим итә алабыз, бергәләшеп җитештерә дә алабыз, чөнки чехларда игенчелек реформалары инде узды, бар Европа берлеге кысаларында эшли алуын күрсәтте. Без хәзер малларны читкә дә сата алабыз, биредә без Чехиянең мөһим географик урын алып торуын да файдалана алабыз – ул Европаның нәкъ үзәгендә урнашкан. Без аның көнбатышындагы мохитне беләбез, берүк вакытта көнчыгыш өлеше белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә торабыз. Минем өчен Европа чыннан да Уралда тәмамлана, кайберәүләр аның чиге инде Украинада дип уйласа да.

Безнең эшмәкәрләр үз юлын табар дип өметләнәм. Сәфәр кысаларында төрле бизнес форумнар үтәчәк.

Казанда инде кул куярга әзерләнгән килешүләр, проектлар бармы соң?

Шул телгә алынганы – ике парламент арасындагы хезмәттәшлек турындагы инде. Аның тексты яхшы гына, ул безнең Татарстан белән сәяси өлкәдә дә, сәүдә өлкәсендә кызыксынуыбызны күрсәтә.

Башка илләр белән аралашуында Чехия хәзер күпмедер дәрәҗәдә Европа берлегенең уртак тышкы сәясәтенә бәйле. Ләкин аның әле дә мәдәни, академик, фәнни багланышлар өлкәсендә мөмкинлекләре киң. Бу өлкәдә Татарстан белән ничек хезмәттәшлек итеп була?

Биредә мин Сезнең белән килешмәс идем – Европа берлегенең һәр әгъза иле тышкы сәясәтен үзе билгели. Мин үзем күпяклы сөйләшүләргә караганда, икеяклы сөйләшүләрне күпкә хуп күрәм. Без Европа берлегенең уртак тышкы сәясәте белән ничектер чикләнмәгән. Без хәтта кайбер әгъза илләрдән аерылып та торабыз. Шуңа күрә минем өчен тышкы сәясәттә проблема юк – хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, парламент дәрәҗәсендә дә. Без барыбыз да үз илебезне вәкиллек итәбез, ә ул үз халкына иң кулай перспективаларны булдырырга тиеш. Брүсселдән моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк, боларны инде үзебез кайгыртырга тиеш. Бу мәсьәләдә мин президент Клаус белән дә, хәзер төзелеп яткан хөкүмәт белән дә бер карашта.

Ә инде мәдәни өлкәдәге хезмәттәшлеккә килгәндә - бер-беребезне белү, өйрәнү, төрле күргәзмәләр оештыру кирәк. Кешеләр мин хәзер барырга җыенган Татарстанның әллә кая еракта түгел, ә бары тик очкыч белән 3 сәгать ярым юлда гына булуын белергә тиеш. Парламент дипломатиясе, хөкүмәт дәрәҗәсендәге дипломатиягә караганда күпкә ачыграк һәм бу безнең кулайлыгыбыз.

Беләсездер инде – биш ел элек Казан үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итте, һәм моңа чех дәүләтенең патроны (яклаучысы) саналган кенәз Вацлав та үз өлешен кертте дияргә була – Казанда ул патша иткән чор тәңкәсе табылган иде.

Ул тәңкә дигәннән, бер генә сүз әйтер идем: шуны күреп була – инде 11 гасырда ук безнең сәүдәгәрләр Казанга йөргән, димәк алар шул чорда ук аның перспективаларын күргәннәр һәм бу мең ел үткәннән соң да расланды гына.

Чехия Татарстан һәм бар пост-совет илләре өчен бер үрнәк тә булып тора – дистә еллар буе тоталитар золым астында яшәгәннән соң ул хәзер уңышлы гына трансформация узып, чәчәк аткан демократиягә әйләнде. Чехия Татарстанга хокукый һәм сивил җәмгыять институтларын булдыру эшендә ничек ярдәм итә ала?

Икенче дөнья сугышыннан соң без демократик җәмгыяткә бер кайткан идек инде, шуннан соң (1948 елда хакимияткә коммунистлар килгәннән соң – К.К.) безнең белән биредә дүрт дистә ел буе коммунистлар идарә итте. Безнең демократия чыннан да үз трансформациясен инде узды, мин моның ничек үтүе һәм 20 ел эчендә бүгенге көнгә нәрсәләргә ирешүебез белән бик горурланам.

Без Казанга кемгәдер акыл өйрәтергә бармыйбыз – һәр дәүләтнең, һәр республиканың үзенчәлекләре бар, ләкин берүк вакытта без партнерларыбызга үзебезнең демократик тәҗрибәбез турында сөйләргә, уртаклашырга телибез, ә инде алар үзләре кирәген сайлар.

Матбугат иреклеге, сүз иреклеге, ирекле сайлаулар – болар демократиянең төп баганалары. Менә 20 елда шушы мөһим нәрсәләргә нигезләнеп, нинди уңышларга ирешүебез турында сөйләшергә барабыз без.

Русиядә дә инде хәзер яңа чор – күпмедер иреклек тә бар, кешеләр чит илләргә чыга ала. Ләкин һаман да дәүләтнең җәмгыяттәге роле зур булып кала, шәхсиятне, бәйсез мәгълүмат чараларын бастыру, кеше хокукларын бозулар еш була торган хәл.

Чех парламентында башка илләрдәге кеше хокукларын, демократик нормаларны бозу очракларын тикшереп барган махсус комиссия бар, бар шул проблемаларны парламент югарылыгында белү, тикшерү һәм фикер алышу өчен бу иң кулай юлдыр. Ләкин янә кире кайтып шуны әйтер идем – һәр ил үз юлын табарга тиеш. Без исә үз тәҗрибәбез белән уртаклашып, беркемгә акыл өйрәтмәячәкбез. Минем үземә инде 40 ел буе, нәрсә эшли алам, ә нәрсәне – юк, кая йөрергә, ничек йөрергә кирәклеген өйрәтеп тору туйдырды.

Казан сәфәрен планлаштырганчы Сез татарлар һәм Татарстан турында ниләр белә идегез?

Без, әлбәттә, Советлар берлеге турында күп нәрсә өйрәндек, мин үзем музыкант гаиләсеннән. Әтием миңа иң мөһим мәгълүматларны бирергә тырышты. Казанның кайда булуын гына түгел, ә аның тарихи тамырларын да аңлатты. Ә инде “татар” атамасы чехларда ниндидер бер кыргый кешене атау өчен кулланылса да, миндә андый хис юк. Менә хәзер дә сәфәр алдыннан әзерләнгән материалларны карап чыкканнан соң, үземнең Русиядәге нык алга киткән, матур төбәккә, берүк вакытта мөстәкыйль республика булып торган җиргә баруымны беләм.



Кыска белешмә


Премысл Соботка – Чехия парламентының югары пулаты (сенат) рәисе. Ул илнең президенты һәм премьер-министрыннан соң өченче иң югары җитәкче булып тора. 66 яшьлек Соботка бу урынга 2004 елда сайланган иде, ул илдәге иң зур уңчы ODS партияcенең күренекле әгъзасы.

XS
SM
MD
LG