Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалидә футбол караган өчен 2 кеше үтерелде


Сомалида дөнья футбол чемпионатының исламга килешмәвен алга сөргән динче төркемнәр, матч караучыларны җәзалый. Узган атнада динче төркемнәр матчны карарга дип җыелган тарафдарлар йортына басып кереп 2 кешене үтерде, 30 кешене кулга алды.

Сомалида футбол җанатарлары бер күз белән матч караганда, икенчесе белән динче төркемнәр килеп кермәсен дип ишекне күзәтеп утыра.

Сомалида кайбер җирләрдә идарәне үз кулында тоткан динче төркемнәр, дөнья футбол чемпионаты башланыр алдыннан ук футбол фанатларын кисәтеп куйды: "Футбол карарга ярамый. Караган кеше халык алдында камчы белән кыйналачак. Каршы килгән кешене хәтта зуррак җәза көтә".

Дөнья футбол чемпионаты матчлары дәвам иткәндә, Сомалида динче төркемнәр 30 кешене футбол карау гөнаһы белән кулга алды, ике кешене үтерде. Алар арасында 15 яшьлек яшүсмер дә бар.

Дөнья чемпионаты быел африканнар өчен үтә мөһим

Дөнья футбол чемпионаты Африка өчен быел тагын да мөһимрәк. Матчлар Көньяк Африкада уза.

Африка кыйтгасы гына түгел, дөнья буйлап футбол сөючеләр матчлар белән мавыкканда, Сомалияда фанатлар бу бәхеттән тыелырга тиеш.

15 яшьлек футбол җанатары Маһад Һаҗи, матчны Африка берлеге көчләре карамагындагы башкаланың бер мәхәлләсендә карау бәхетенә ирешсә дә, Сомалида халык зур басым астында яшәвенә борчыла.

"Без Африканы яклыйбыз, Африка такымнары уеннарда җиңәчәк. Быел матчларның Көньяк Африкада узуына мин аеруча бик шатмын. Ләкин динче төркемнәр халыкның футбол каравын рөхсәт итми", диде.

Халык хафада

Сомали дини җитәкчесе Абу Яхия әл Гыйраки да дини төркемнәрнең матчларны карауны тыю карарын яклап чыкты. Аның фикеренчә, футбол ул христиан мәдәниятеннән килгән һәм дини идарә мондый "дөнья футбол чемпионаты" дип аталган кабәхәт әйберне рөхсәт итә алмый.

Халык футбол яңалыкларын газетлардан күзәтә
Сомали спорт матбугаты оешмасы урынбасары Шафи Мөхятдин, халыкның хафа эчендә яшәвен әйтә.

"Милитантлар дөнья футбол чемпионаты матчлары карарга дип бергә җыелган фанатларның өенә басып керде, качарга теләгән 2 кешене шунда ук атып үтерде. Кешеләрне кулга алды".

Тентүләр вакытында 30 кешенең кулга алынуы халыкта борчуны тагын да арттыра, ди Абукар:

"Динче төркемнәр кулга алган фанатлар белән ни эшләр, белмибез. Аларның төп гаебе дини идарә булган җирдә яшерен рәвештә матч карау. Гаиләләре алар янына бара алмый, аларның ни хәлдә булуын беркем белми", ди ул.
XS
SM
MD
LG