Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД яшьләр һәм балалар арасында тарала


БМОның балалар фонды UNICEF СПИД авыруына китергән HIV/ВИЧ вирусының дөньяның башка төбәкләре белән чагыштырганда, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядә тагын да тизрәк таралуын белдерә. Венада узган Халыкара СПИД конференциясендә игълан ителгән хисапта яшьләргә ярдәм җитми, диелде.

БМОның балалар фонды UNICEF Русиянең кайбер төбәкләрендә ВИЧ вирусын йоктырган кешеләр санының 2006 елдан бирле 7 тапкырга артуын белдерә. Украинада вирус йоктырган кешеләр саны гомум ил халкы белән чагыштырганда 1.6%ка туры килә. Бу Европадагы иң зур күрсәткеч.

Мәгълүматларга караганда, Русиядә ВИЧ белән 500 мең кеше авырый.

"СПИД татар районнарына килеп керде"

Татарстанга килгәндә исә, Чаллы шәһәренең СПИД үзәге мәгълүматларына караганда, биредә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 1600гә якынлашып килә.

СПИД (AİDS) чиренең Чаллы төбәгендәге гомуми торышы хакында Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов болай диде:

“Хәзер Чаллыда 100 мең кешегә 300дән артык ВИЧ-инфекцияле авыру туры килә, ягъни һәр мең кешенең 3се авыру. Аларның 70%ты 20-40 яшьләр арасында һәм авыруны җенси юл белән алалар. Соңгы 5 айда ВИЧ авырулы аналардан 13 бала туды, тагын 17 ана чиратка басты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Сарман районында 70тән артык кешедә ВИЧ булуы ачыкланды", ди.

Хәзерге вакытта 200ләп авыру антиретровирус терапиясе (АРВТ) ала. Шушы дәва өчен ел буена бер авыруга 300 мең сум чамасы акчаны Русия казнасы бирә”, ди Галимҗан Зарипов. Ягъни бер яхшы күрсәткеч - авыруларга каршы дәүләт ярдәме каралган.

Бу ярдәм шулай ук Вена конференциясeндә да телгә алынды. Русиядә хәзер җенси сәламәтлек, мәгълүмат һәм киңәшләр бирә торган 100дән артык үзәк ачылган. Алар кирәк вакытта ВИЧ йоктырган яшьләргә психологик ярдәм дә күрсәтә.

ВИЧ вирусын йоктырган балалар саны арта

Мәгълүматларга караганда, Русиядә ВИЧ белән авыручы кешеләрнең 20%ы антиретровирус терапиясенә мохтаҗ. Ләкин бу дәваны Русиядә 24 мең авыру гына ала.

Әлегә чарасы табылмаган вирусның бигрәк тә яшьләр арасында ешрак таралу һәм аннан алардан туган балаларга эләгүе куркынычы кайгыларны тагын да арттыра.

UNICЕF хисабына караганда, яшьләр арасында вирусның таралу сәбәбе - наркотикны бер үк энәдән кадау һәм төрле кешеләр белән җенси мөнәсәбәткә керү. Хәлне тагын да катлауландырган мәсьәлә исә, вирус эләктергән яшьләрнең дәвалану өчен сәламәтлек үзәкләренә бармавы. Алар бу хакта ярдәм сорарга ояла. Мисал өчен, Үзәк Азия илләрендә халык басымының тәэсире көчле.

Венада конференция 23 июльгә кадәр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG