Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:20

Сребреницада 1995 елда үтерелгән 8 меңләп ир-егет рухына дога кылынды. Бу вакыйганы II дөнья сугышыннан соң иң зур күпләп үтерү дип атыйлар.

Босниянең көнчыгышындагы бу кечкенә шәһәрдә бүген 1995 ел фаҗигасының 534 корбаны калдыклары җирләнде. Серб гаскәрләре тарафыннан үтерелгәннәр - 14-72 яшьләрдәге мөселман ир-егетләр иде.

Сребреница корбаннарына мемориал 2003 елда ачылды. Шуннан бирле биредә 1995 елда үтерелгән 8 меңләп кешенең 3200 җирләнде. Барлыгы 6 меңләп кешенең исем-фамилияләре ачыкланган.

Серблар бу фаҗиганы яшерү максатыннан мәетләрне төрле урыннарда күмәк каберлекләргә күмгән. Бүгенге көнгә кадәр 70ләп күмәк кабер табылган һәм тикшерелгән.

1995 елның 11 июлендә булган бу фаҗига Босниянең 1992-1995 еллар сугышының иң канлы вакыйгасы санала.

Дөнья искә алганда Босния битараф

Европа парламенты гыйнвар аенда 11 июль көнен фаҗигане искә алу көне дип игълан итте һәм Европа илләрен бу резолюцияне хупларга чакырды.

Бу тәкъдимгә бу атнада Хорватия һәм Черногория кушылды. Босния һәм Сербия исә бу көнне рәсми искә алу көне дип танымый. Босния парламентындагы серб депутатлары резолюциягә каршы тавыш биреп аны кабул иттермәде.

Босниядә бүген урам җыеннары үтте


Босния сугышында 100 меңләп кеше һәлак булды. Сугыш нәтиҗәсендә ил Мөселман-Хорват республикасы һәм сербларның Српска республикасына бүленде.

Халыкара юстиция мәхкәмәсе һәм элекке Югославия җинаятьләрен тикшерүче халыкара трибунал Сребреница вакыйгаларын геноцид дип атады.

Күпләп үтерүгә катнашы булганнарның берсе дип саналган сербларның сугыш чоры җитәкчесе Радован Карадзич трибуналда хөкем эшен көтә. Аның хәрби көчләре башлыгы, үтерүгә фәрман бирүчеләрнең берсе саналган Ратко Младич әле дә табылмаган.

XS
SM
MD
LG