Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиядә Радован Карадҗич тотылды


Белградтан алынган хәбәрләргә караганда, дүшәмбе кичен анда еллар буе эзләнгән сугыш җинаятьчесе Радован Карадҗич кулга алынган.

Эзләп табу тырышлыклары ягыннан Радован Карадҗичне Усама бин Ладинга гына тиңләп буладыр - халыкара оешмалар аны инде 1996 елдан бирле эзли. Һаагтагы сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе тарафыннан ул Босния сугышы вакытында кешечелеккә каршы җитди җинаятьләр кылуда шикләнелә.

Босния сербларының сәяси җитәкчесе булган Карадҗич, башка бер югары серб вәкиле - генерал Радко Младич белән бергә 1995 елда Сребреница шәһәрендә 8 меңгә якын мөселманны кыру өчен җаваплы дип санала.

Моңардан тыш Карадҗич Босния башкаласы Сараеводагы тыныч халыкны бомбалауда, БМО тынычлык саклау көчләрен "тере калкан" итеп куллануда да гаепләнә.

Радован Карадҗич (у) генерал Младич (с) белән
Кушма Штатларның БМОдагы ул чактагы даими вәкиле Ричард Һолбрук сүзләренчә, Карадҗич, гомумән, Босния сугышы вакытында 300 меңләп кешенең үлеме артында тора, чөнки ул Босния сербларының җитәкчесе буларак алар кылган гамәлләр өчен җаваплы.

Генерал Младичны тоткарлау турында әлегә хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG