Accessibility links

1947 ел. Татар яшьләре Сталинга каршы баш күтәрә


Шәех Зәбиров - 1947 елда Сталинга каршы баш күтәрүчеләрнең берсе
Шәех Зәбиров - 1947 елда Сталинга каршы баш күтәрүчеләрнең берсе

1947 елда Татарстанда 16-17 яшьлек егетләр “Ленин юлыннан” дип аталган яшерен оешма оештыра. Шул ук елның көзендә аларның күбесен НКВД кулга ала.

Рәфис Җәмдихан. 1947 нче ел. Кешелек Икенче дөнья сугышыннан айнып кына килә. Аурупада фашист Алманиясен җиңгән илләр җиң сызганып үз тәртипләрен урнаштыра. Алмания җире икегә бүленгән. Бер ягында Америка демократик дәүләт төзи. Ярты Аурупада һәм Алманиянең икенче өлешендә җиңүче ил СССР, үзенең юлбашчысы Йосиф Сталин җитәкчелегендә нимес һәм башка Аурупа халкына социализм төзеп маташа. Әле юлбашчының дәрте-дәрманы көчле чак. Ә Татарстанның Сарабиккол авылында бер төркем татар яшүсмерләре “халыклар атасының” сәясәте белән килешмичә, аңа каршы баш күтәрергә җыенып йөри.
1947 елда Татарстанның Сарабиккол авылында яшәүче 16-17 яшьлек егетләр “Ленин юлыннан” дип аталган яшерен оешма оештыра. Бу хәл язлыгын була, шул ук елның көзендә аларның күбесен Сталин НКВДсы кулга ала. Татар галәмендә бүгенге көндә танылган шәхес Шәех абый Зәбиров әлеге оешманы оештыручыларның берсе.
“Ни өчен көрәш юлына чыктык?!”
Шәех Зәбиров. Сугышның соңгы чорында халыкның хәле бик авырайды. Сугыш барганда, без сугыш бетәр, хәл җиңеләер дип сәбәбен эзләргә дә торышытык. Ләкин, тора-бара һаман тормыш яхшырмады. Халык инде болай да начар яши. Өстәвенә кинофильимнар китереп күрсәтәләр. Сугыш вакытын күрсәтәләр. Нимесләрне басып алалар, солдатларын әсир итәләр һәм аларны туендыралар, казаннарда ашлар пешереп ашаталар. Ә бездә ашарга бернәрсә дә юк.

Безнең инде авылда ашарга алабута калмады, черегән бәрәңге калмады. Менә шундый авыр хәлдә яшәп ята идек. Бер вакыйганы гына искә төшереп үтәсем килә. Әти, элекке тузып беткән бер тунның кырыеннан каешын гына кисеп ала иде дә, шуны учакта киптереп, кыздырып ашый торган иде. Ә безгә ул да юк. Җитмәсә, бер туктаусыз салым салалар. Безнең сыер үлде, ләкин хөкүмәт салым түләтте. Тавыгың юк икән, барыбер йомырка түләргә тиеш идек. Һәм менә шундый вакыйгалар, сугыш беткәнгә ике ел узуга карамастан, һаман бернинди дә үзгәрешләр булмаганга, безне әрнетә башлады.
“Укырга китап калмады…”
Шәех Зәбиров. Икенчедән, без ул вакытта пионердан комсомолга күчтек. Безнең, ягъни минем, яшерен оешманың җитәкчесе булган Луиз Хафизовның , китапханәдә укымаган китабыбыз калмады. Латин язуындагыларын да, кирилдагыларын да укып бетердек. Аның өстенә, безне икенче мәсәлә дә борчый иде. Мәсәлән, Муса Җәлил. Тоттылар да, бөтен дәреслекләрдән аның рәсемнәрен, әсәрләрен алып аттылар. Шуннан соң, мин, нәрсә булган соң бу Муса Җәлилгә дип, аның әсәрләрен эзләргә тотындым. Миннән бер сыйныф алдарак укый торган кешедә, Муса Җәлилнең “Алтынчәч”әсәре барлыгын белдем. Алып кайтып укыдым. Шуннан соң, безнең китапханәдә бик каты чистартулар булды. Культ вакытында Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен, Ләбиб Гыйльминең китапларын барысын да китапханәдән алганнар. Ләкин, китапханәдә эшләүче ханым яшерен рәвештә шушы китапларны саклап калган иде.

Китапханәченең келәтендә бу китапларның ятканын белдек. Аңа киләбез, капка төбендә генә утырган булабыз да, китапханәче келәт астыннан миңа сорган китапны күрсәтмичә генә биреп җибәрә. Без менә шушы тыелган китапларны да укып бардык. Аннан соң, Луизның (яшерен оешма җитәкчесе Луиз Хафизов – Р.Җ.) әнисе башта мәктәп дректоры, аннан соң балалар йорты мөдире булып эшләде. Алар бик күп гәзит-журналлар алдыра иделәр. Без үзебез яздырып алалмыйбыз. Луизлар күршедә генә яшәгәнгә, гәзитләрне үзләре укыгач, мин алып чыгам да, укыйм. Һәм безнең күршедә генә мулла абзыйның хатыны яшәде. Аңарда дини китаплар бик күп иде. Абыстай, безнең ише яшь балаларны җыеп, дини китапларны, “Йосыф кыйссаларын” укый торган иде. Менә шушы әйберләр, ягъни халыкның начар тормышы, тыелган китапларны уку, культны аңлый башлау каршылык уята башлады.
“Культ чоры күпне аңлатты”
Шәех Зәбиров. Шул ук культ чорында безнең авылда зур кешеләр юкка чыкты. Сарабикколда, гомумән татар зыялылары бик күп булган. Утыз Имәниләр, Риза Фәхретдиннәр безнең авылда булганнар. Алар мәдрәсәләр ачканнар. Сугыш чорында мәчет манарасын кискәнннән соң, безнең әти яшерен генә, мәчеттән ике калай мичкәгә тутырылган дини китапларны алып төште. Бу киатпларны әти көне-төне укый торган иде. Анна соң, авылга авыл мулласы Хафиз хәзрәтнең алы малае кайтты. Сукыраеп кайтты. (Азатлык радиосында Совет чорында озак еллар буе эшләгән Аяз Исхаковның бертуган абыйсы – Р.Җ.)

Ул укыта башлады гына, аны тагы төрмәгә алып киттеләр. Менә шундый хәлләр бездә шактый борчу тудырды. Моннан тыш, үзара сөйләшәбез инде, Ворошиловны шпион дип атыйлар икән, башкасын шундый ук җәзага тарталар… Ни өчен җиңүгә өлеш керткән кешеләрне җитәкчелектән алып ташлыйлар?! Моны без белеп, аңлап тора идек. Безгә боларны кеше килеп сөйләмәде. Без күп укый идек. Мәсәлән, шул ук Хафизов Луиз, яңа ел кичәсенә нимес телендә Ленинга багышланган үзе шигырь язып, шуны укыды.
Шәех Зәбиров татар яшҗләренең Шәрык клубында Ифтар ашыннан соң
“Оешма Ленин юлын дәвам итмәкче иде”
Шәех Зәбиров. Безнең яшерен оешманың исеме “Ленин юлыннан” дип аталды. Хәзер беләбез инде, Ленин да авырлыклар тудырган. Ләкин ул вакытта, безгә Ленинга таянырга кирәк иде. Чөнки без Сталинга каршы. Без оешмада үзебезнең системаны төзедек. Һәрберебез, Ленин чорындагы танылган кешеләрнең исемнәрен кушамат итеп алдык. Луизның исеме Ленский иде. Бу Ленинга бәйле түгел, ә инкыйлап елларындагы Лена вакыйгаларына бәйле. Минеке исә Луганский иде. Ворошиловның туган шәһәре Луганский булганга.
“Без киңәергә теләдек”
Шәех Зәбиров. Оешманың башлангыч чоры болайрак булды. Мин, язлыгын көтүдә йөри идем, тормышыбыз бик авыр, ашарга да, эчәргә дә юк. Оешма оештырганда, без үзебезнең авыр хәлгә калачагыбызны белә идек. Киләчәктә, үзебез төзегән системаны бөтен ил буенча җәелдерергә теләгән идек. Без башта дүртәү булдык. Һәрберебез артында тагын бишәр кеше торырга тиеш иде. Әмма, алар бер-берсен белмәскә тиеш. Тизрәк мәктәпне бетерәбез дә, һәрберебез төрле җиргә тарала, анда да шушы системаны төзү, киңәю максат итеп кулды. Без инде кулга алынгач та, гомер буе КГБ кешеләре безне саклады. Бәлки, шушы системаны оештырмасыннар дип уйлаганнардыр инде…
Без, бөтенебез комсомолга кердек. Үзебезгә кирәкле кешеләрне дә комсомолга керттек. Җыелышларында җыела идек. Ә яшерен оешма башланып китте болай: бер вакыт, Луиз миңа килә. “Менә шундыйрак эш бар, шундый оешма оештырабыз, үзең беләсең, хәл начар, ачтан үлүчеләр күп, ашарга юк. Без оешырга булдык, син кил әле безнең җыелышка, төнлә ”- диде. Ул җыелыш урыны авыл читендә, тугайда, тупыл агачлары янында булырга тиеш иде. “Ләкин курыкма!” дип тә кисәтте. Мин, чакыргач, төнлә бардым. Мине мылтык тотып каршы алдылар.

Мин ул вакытта мылтыкның агач икәнен белмәдем. Соңыннан гына, безнең оешманың бары тик бер чын мылтыгы гына булганлыгы билгеле булды. Мине Луиз, Искәндәр һәм Латыйпов дигән яшьтәшләр каршы алдылар. Мин килгәч, болар миңа, “Син советка каршы оешмага керергә телисең икән, син моңа ничек барасың” дип куркыта, сорау ала башладылар. Мондый сорауны соңыннан КГБ кешеләре дә бирде. “Без бит советка каршы түгел, без Ленин юлыннан барабыз, Ленинның эшен бозган өчен шушы көрәшкә чыктык, оешмабызның исеме дә бит “Ленин юлыннан” дип атала дигән идек.

Ә теге беренче очрашуда, Луизның курыкма дип әйтеп куйганы хәтергә килде. Курыкмыйча гына, мин чынлап та оешмага керергә теләгәнемне әйттем. Шуннан соң, без Искәндәр Зәбировның йортына киттек. Анда, дүртәү бу оешмабызга ачыклык керттек. Шунда инде ант бирдек. Огаревлар кебек, пычак белән бармакларны кисеп, канны суырдык. Шулай итеп, бу мәсәләдә, беркайчан да, бер-беребезне сатмаска дип ант иттек.
Рәфис Җәмдихан. Сез 1947 елда Сталин сәясәтенә каршы яшерен оешма оештыручыларның берсе Шәех абый Зәбировны хәтирәләре белән таныштыгыз. Шәех абый, бу вакыйгалар хакында хәзерге көндә генә ачылып сөйли башлады. Яшьлекләрендә НКВД тарафыннан шактый өркетелгән бу оешма вәкилләре үзләренең гамәлләре хакында гомер буе яшереп килделәр.

Илнең шомлы сәясәте аларны гел үз күләгәсендә тотып тора. Әлеге гади дә, бер үк вакытта гел башбирмәс, Сарабиккол дип аталган бер татар авылында, Сталинга каршы 1947 елда төзелгән оешманың ничек барлыкка килүе, ничек үсүе, нинди максатлар куюлары һәм ничек кула алынулары, бу оешмада катнашкан башка шәхесләрнең язмышлары белән таныштыруны алдагы көннәрдә дәвам итәрбез.
XS
SM
MD
LG