Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда ачлар миллиардтан аша


Римда азык-төлек бәяләре үсүгә багышланган халыкара конференция бара. 3 көнлек җыенда 40-лап дәүләт башлыгы һәм азык-төлек белгечләре бәяләрне авызлыклау юлларын эзли.

Берләшкән Милләтләр генераль секретаре Бан Ки-моон сишәмбедә конференцияне ачып, бу мәсьәләнең ни кадәр җитди икәнлеген аңлатырга тырышты:

"Дөньяда моңарчы да 850 миллион кеше азык-төлек кытлыгы кичерә иде. Дөнья банкы хисабына караганда бу сан тагын 400 миллионга арта ала. Иң ярлылар кеременең 2/3-сен азык-төлеккә сарыф итә. Аларга бигрәк тә авыр булачак".

Берләшкән Милләтләр генераль секретаре үзе күргән бер мисал да китерде:

"Мин моны үз күзем белән күрдем. Күптән түгел Либериядә минем белән очрашкан кешеләр моңарчы дөгене капчыклап алган булса, хәзер учлап ала" диде.
Бан Ки-моон чыгыш ясый

БМО җитәкчесе сүзләренчә, азык-төлек кытлыгы артта калган илләрдә чуалышларга да китерә ала. Андый хәлләрнең инде булганы да бар.

Римда барган конференциядә меңгә якын кеше катнаша. БМО рәсмиләре, хөкүмәт җитәкчеләре, белгечләр ярлыларга ярдәм итү юлларын эзли.

Әммә бу җиңел эш түгел. Чөнки бәя үсүнең сәбәпләре берничә: ашлык уңмау, климат үзгәрү, энергия кыйммәтләнү, базардагы спекуляция, ниһаять, био-энергия җитештерү.

"Авыл хуҗалыгы авыр чор кичерә. Бәяләр соңгы 30 елда иң югары дәрәҗәгә җитте. Климат үзгәрә, био-энергиягә мохтаҗлык арта. Шуңа күрә, дөньяда ачлык мәсьәләсен хәл итергә теләсәк, азык-төлек иминлеге, югары бәяләр, климат үзгәрү, био-энергия – боларның барысын бергә карага кирәк" - ди конференцияне оештыручыларның берсе Александр Мюллер.

Килешүгә ирешү өчен хөкүмәт җитәкчеләре үз-ара каршылыкларын читкә куярга тиеш булачак. Мисал өчен, био-ягулыкка каршы булучылар Көнбатыш илләрен ашлыкны ягулыкка әйләндерүне туктатырга таләп итә. Көнбатыш илләре, киресенчә, нефть һәм газ бәяләре үскән вазгыятьтә, нәкъ менә био-ягулык ярдәм итә ала дип саный.

Моңа өстәп әле тагын сәяси каршылыклар да бар. Әйтик, бу конференция эшендә Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад, Зимбабве президенты Роберт Мугабе кебек җитәкчеләр да катнаша.

XS
SM
MD
LG