Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Дөньядагы cу чыганакларын сак куллану һәм аны киләчәккә саклап калу максатында Истанбулда халыкара V. Cу форумы башланды.

Җыенны кунак иткән ил Төркиянең президенты Абдуллаһ Гүл, дөнья халкының яртысы диярлек - 6.8 миллиард кешенең, хәзердән үк су проблемы белән көрәшүен, бер миллиард кешенең исә саф судан мәһрум яшәвен әйтте.

3 елга бер җыелган форум, дөньядагы су чыганакларының кимүенә каршы кирәкле чараларны күрү һәм бу хакта киңәшләшү өчен бер мөмкинчелек тудыра.

Су проблемы көннән-көн кискенләшә бара. Чөнки аңа ихтыяҗ көн саен арта һәм бик күп илдә суны сафландыру шартлары канәгатьләндерерлек түгел.

"Икътисади кризис су проблемын оныттырмаска тиеш"

Бу күренешләр борчу тудырса да, бүгенге чарада катнашучы вәкилләр бу хакта чаралар күрүнең әһәмиятенә тагын бер кат басым ясады.

Халыкара су форумын җитәкләгән Октай Табасаран, форумда җыелган 20 мең кеше алдында ясаган чыгышында, вәкилләргә эшнең әһәмиятен аңлатырга тырышты:

“Алга таба карар кылучы органнарның игътибарын су мәсьәләсенә юнәлдерү зарур. Дөньядагы икътисади кризыс су проблемын оныттырмаска тиеш. Суны киләчәккә һәм алдагы нәселләргә саклап калу өчен чаралар күрергә тиешбез”, диде.

Cаф су чыганаклары кими

Җыелышта көнүзәк мәсьәлә - БМО әзерләгән су хисабы нәтиҗәләре булды. "Үзгәргән дөньяда суның әһәмияте" дигән БМО-ның махсус хисабында, кеше саны артуы һәм климат үзгәрешләре сәбәпле, саф су чыганакларының кими баруы турында кисәтелә.

Хисапта язылганнарга караганда, әгәр дә бу хакта чаралар күрелмәсә, дөньяда төрле дәрәҗәдә сәяси тотрыксызлыкның барлыкка килүе ихтимал.

Хисапта шулай ук, дөньяда һәр елны халык саны 80 миллион кешегә арта, әгәр әлеге саннар болай дәвам итсә, 2050 елда дөнья халкының саны 3 миллиард кешегә җитәчәк диелгән.

Бу кешеләрнең 90 % тәраккый итүче илләрдә яши һәм бу илләрне саф су белән тәэмин итү хәзердән үк проблема тудыра.

Дөнья халыкларының саны арту белән азык җитештерүгә дә таләп артачак. Ә аның нигезен әлбәттә су тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG