Accessibility links

Кайнар хәбәр

Судан җитәкчесе җинаятьтә гаепләнә


Халыкара җинаять мәхкәмәсе Судан президенты Гoмәр әл-Бәширгә карата эш башларга карар кылды.


Халыкара җинаять мәхкәмәсе баш прокуроры Луис Морено Окампо, Судан президенты әл Бәширнең 10 төрле җинаять эшендә гаепләнүен белдерде.

Морено әл-Бәширнең судан һәм гарәп сугышчыларына Дарфурда җирле халыкка каршы үтерү һәм көчләп куу чарасын башларга әмер итүе турында көчле дәлилләр булуын ачыклады.

Морено кичә ясаган белдерүендә, Судан башлыгы Дарфурда хөкүмәткә баш күтәргән гыйсянчы кабиләләрне камчы белән кыйнатуын күргән 30-дан артык шаһид булуын әйтә.

БМО мәгълүматларына караганда, 2003 елда Дарфурда башланган вакыйгаларда 300 меңнән артык кеше үтерелгән, 2.7 миллион кеше йортларыннан сөрелгән.

Әл-Бәшир карарны санга сукмый

Судан башлыгы Бәшир, халыкара җинаять мәхкәмәсе гаепләвен кире кага. Кичә халык алдында ясаган чыгышында әл Бәшир, мәхкәмә чыгарган карарның үзе өчен бер мәгънәсе булмавын әйтте.

"Минем каршы карар чыгарырга җыеналар. Унны чыгарсалар да, минем моңа исем китми. Монан элек халыкара җәмәгатьчелек куп тапкыр БМО иминлек шурасы чыгарган карарны бастырып чыкты. Аларның иң соңгысы 1706 иде, кайда хәзер алар?", ди ул.

Судан башлыгы телгә алган 1706 резолюция 2006 елда Дарфур низагын чишү максатында чыгарылган иде. Анда БМОның Суданда хезмәт иткән Африка берлеге көчләрен яклавы соралган иде.

2005 елда прокурор Морено Окампа Суданның Дарфур төбәгендәге җинаятьне тикшерү белән шөгыльләнде. Прокурор Судан башлыгының кулга алынуы турында карарын узган ел июнь аенда игълан итәргә тиеш иде.
Ләкин кайбер каршылыклар аркасында мәхкәмә бу эшне кичектерде.

Дарфурда вәзгыять кыза

Африка һәм Гарәп илләре мәхкәмәне кулга алу карарыннан баш тартырга чакыра. Алар аңлатмасында, "Судан башлыгына каршы карар үз максатына ирешмәячәк. Киресенчә, бу Дарфурдагы низагны тагын да артырачак" диелгән.

Карар турында бәхәсләр дәвам иткәндә, Дарфурның төньягындагы әл Фәшер шәһәрендә Судан хәрбиләренең әзер булуы әйтелә.

БМО иминлек шурасының 5 даими вәкиле арасында мәхкәмә эшенә карата фикер аермалыгы бар.

АКШ, Франция һән Британия мәхкәмә эше башлауны яклаганда, Судан белән икътисади бәйләнеше көчле булган Кытай һәм Русия бу карарны кичектереп тору яхшырак булыр иде дигән карашта тора.
XS
SM
MD
LG