Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суфыйларга басым арта


Соңгы вакытта Иранда хакимият суфыйчыларга каршы басымны арттырды. Шигый хакимият толеранлыкка өйрәткән суфый тарикатьләрен дошман күрә башлады.

Иранлы адвокат Фәршид Ядуллаһи 18 яшендә мәгънәви хакыйкатьне эзләгәндә, төшендә суфыйлыкка тап була.

Ул күргән мәгънәви төше турында аңлатырга сүз таба алмый: "Бу хәлне аңлатып булмый, суфый дөньясыннан ерак кешегә моны аңлату читен. Бу бер кешенен, молекул атомнан барлыкка килгән дип аңлата башлавына охшаган, әйдә атомны күрсәт алайса, дип сораячаклар аннан. Моны аңсат кына аңлатырга мөмкинме? Юктыр! Суфыйчылык та шулай. Суфый шагыйрь Хафизнең шигырендәгечә: “Дәрвишлек юллары турында бәхәсләшмиләр, югыйсә сүзнең иге -чиге булмастыр".

Суфыйчылык кайбер кешеләр өчен мәгънәви ләззәт, үзенчә гөнаһлардан чистару юлы. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә: "Ходай сезгә җан (муен) тамырыннан да якынрак". Әлеге аять суфыйларга турыдан-туры тәэсир итә.

Суфыйлар, кеше белән Ходай арасында беркем булмыйча, Ходайга турыдан-туры ирешә алачакларына ышана. Суфыйлар әлеге омтылышларына ирешү өчен зикер һәм кайбер очракларда суфый биюве аша Ходайга якынаерга тырыша.

Суфыйчылыкның асылы исламның беренче көннәренә тоташа. Суфыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрне суфыйларның тәүге остазы итеп күрә.

Франциядәге суфыйчылык юнәлеше белгече Мостафа Азмаеш, суфыйчыларның исламга карашы консерватив мөселманнарныкыннан аерыла, дип әйтә.

"Суфыйлар Коръәннең "Ләә икъраһә фид-дин" дигән аятьне принцип итеп ала, ягъни ислам динендә динне кешегә көчләп тагу юк, дин күңел эше, аны беркем дә кыйнап, хәрби көч белән, яисә илең басып алып җәберләп кабул иттерә алмас. Шул исәптән, Иран кебек илләрдә суфыйлар шәригать исеме астында ышанмаган кешене дә җәзаларга тырышкан һәм җәберләү өчен динне кулланган хокукчыларга каршы чыга", ди ул.

Бу юнәлеш исә еллар буена шәригать хөкемнәрен үзләренчә юрап башкарырга тырышкан кешеләр белән, диннең бер ышаныч юлы суфыйчылыкка ышанган кешеләр арасында зур упкын тудыра.

Белгечләр сүзләренә караганда, Иранда соңгы вакытта хакимият белән суфый төркемнәр арасында арткан киеренкелек әлеге тарихи низагның бер нәтиҗәсе.

Ирандагы ике миллионнан артык кешенең дини юнәлеше булган Наматуллаһи суфый тарикатенә соңгы дүрт елда Тәһран хакимияте тарафыннан зур басым ясала. Әлеге суфый тарикать кешеләренең өч йорты хакимият тарафыннан рөхсәтсез дип табыла һәм җимертелгән. Суфыйлар исә хакимиятнең гаепләүләрен кире кага.

Дәрвиш хакимиятенең суфыйларны һәдәф буларак күрә башлавының сәбәбен аңлый. Чөнки Иранда суфыйчылар саны арта һәм үзләренчә шәригать белән хөкем итәргә теләгән хакимият исә, аларны үз сәясәтләре өчен беренче дошман буларак күрә.

Ирандагы Гонабади суфый тарикать әгъзаларыннан Азмаеш хакимиятенең суфыйларга каршы алып барган бастыру сәясәтенең тарихы турында яхшы белә.

Аның әйтүенә караганда, хакимиятнең бу эшчәнлеге 2005 елда башлана. Бу хакта махсус китап бастырыла.

"Бу китапта Иран режимында шигый хокукчылар иң алдынгы сафларда булырга тиеш, суфыйларга исә икенче сыйныф ватандаш мөгаләмәсе күрсәтелергә тиеш, диелгән. Әлеге китап Мәхмүд Әхмәдиниҗат Иран башлыгы итеп сайланганга берничә ай элек языла һәм бастырыла. Әхмәдиниҗат хакимияткә килү белән китаптагы тәкъдимнәр әкренләп тормышка ашырыла башлый", ди ул.

Суфый тормышын үз иткән Ядуллаһи исә басымнарның артуына карамастан дәрвишләрнең үз принципларыннан баш тартмаячагын әйтә:

"Суфыйчылык Иран мәдәниятенең бер өлеше. Кызганычка каршы кайбер кешеләр үз наданлыклары сәбәпле, суфыйларны "дошман" итеп күрә. Алар, халыкара кеше хокукларын яклаучылар белдерүенә, Иран конституциясенә һәм кешелек кыйммәтләренә карамыйча, бөтен кешене үз сафларына тартып, аңа буйсындырырга тырыша", ди Ядуллаһи.

Фәршид Ядуллаһи әтүенә караганда, Иранда суфыйчылык дини экстримга каршы бердән бер чара һәм суфыйчылык кешене толерант булырга өйрәтә.
XS
SM
MD
LG