Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:20

Ибраһим Гамард Калифорниядә Җәләлетдин Руминең шигырьләрен тәрҗемә итә. Аның суфыйчылык турында берничә китабы басылды. Ибраһим Гамард белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

1984 елда сез ислам динен кабул иттегез. Моңа ничек килдегез?

Ибраһим Гамард - Мин христиан гаиләсендә үстем. Инҗилдәге бер аят миңа бик зур тәэсир ясады. Анда Гайсә: "Әй, Аллам, минем түгел – синең теләгәнең генә булыр" дигән.

Ибраһим Гамард
Психология белгече. 1986 елда фәлсәфә докторы исемен ала. 35 елдан бирле суфыйчылык белән шөгыльләнә. 1984 елда ислам динен кабул итә. Бүгенге көндә Төньяк Калифорнияда яши. Милләте белән американ.
Шулай да туганнан бирле мөселман булганмын, моны үзем генә белмәгәнмен. Югары уку йортында тәсауф, ягъни ислам мистикасын өйрәндем. Анда акылдан өстен рухи бер дөнья барлыгын сиземләдем. Ләкин исламдагы мистиканың асылын аңламый идем. Соңыннан ислам белән күбрәк танышкач, суфыйчылыкның мөселманлыкта булуын аңладым һәм мөселман булдым. Намаз уку минем күңелемә бик ошады. Мин болай да озак вакыт фарсы телен өйрәнә идем, шуңа Коръәнне һәм гарәпчәне үзләштрү авыр булмады.

Көндәлек рухи тормышыгыз белән таныштырсагыз иде.

Гыйбадәт - ул минем шәхси тормышым. Мин дә 5 вакыт намазымны укыйм һәм күңелдән Алланың исемнәрен зикер итәм. Коръәндә "Алланы мөмкин булган кадәр еш искә төшерегез", диелгән. Вакытым булганда интернетта суфыйчылык, мәүләвилек турындагы сәхифәмне яңартам. Руминең фарсы телендәге шигырьләрен, Коръән укыйм.

Мәүләнә Руминең шигырьләре мөселман илләренә караганда көнбатышта күбрәк танылган дип санала. Бу шулаймы?

Әйе, шулай. Мисал өчен, Төркиядә яңа буын күпчелектә гарәп, фарсы сүзләре булган элекке әдәби телне аңламый. Бик сирәк кеше генә Руминең элек тәрҗемә ителгән шигырьләрен аңлый. Икенче яктан, Pуми "Мәснәви" китабын фарсы телендә язган. Шуңа фарсы телле илләрдә аны укыйлар, ләкин анда да белүчеләр саны кими. Ә гарәп дөньясында, аның әсәрләре гарәп теленә тәрҗемә ителсә дә, зур кызыксыну уятмады дип әйтер идем.

Ә көнбатышта?

Исламга каршы сүзләр булуына карамастан, ислам дине АКШта бик тиз тарала. Моннан кала суфыйчылыкка карата кызыксыну да арта. Бик күп илләрдә мөселманлыкның таралуында суфыйчылыкның тәэсире көчле. Кешеләр суфыйчылыкны җиңел кабул итә. Чөнки анда күп кенә рухи ихтыяҗлары кәнәгатьләндерелә.

Руминең китаплары кызыксыну уята, чөнки анда рухны баеткан мәгънәле сүзләр бар. Аларның нигезе – әлбәттә, ислам. Бу әсәрләрдә Аллага булган мөхәббәт аңлатыла. Руми шигырьләре белән кызыксынган кешеләр соңыннан ислам белән дә якынрак таныша.

Суфыйчылыкның тамырлары Кавказда да киң җәелгән. Хәтта соңгы берничә елда суфыйчылык дәүләт диненә әйләнә бара. Суфый шәехләре хөкүмәт кешеләренә якын тора. Суфыйларның сәяси идарәләр белән мөнәсәбәтен ничек бәялисез?

Бу хакта мин аз беләм. Кайбер мөселман илләрендә хакимият ислам гадәтләренә каршы торды. Бигрәк тә үзен дөньяви дип атаган дәүләтләр. Алар мөселман булмаган көчле илләрнең тәэсирендә, мөселманнарны гасырлардан бирле бай һәм фәкыйрьгә бүлгән кебек, "яхшы" һәм "начар" мөселманнар дип, икегә бүләргә тырышты. Бүлгәннән соң исә суфыйларны суфый булмаганнарга каршы, сөнниләрне шыгыйларга каршы низагка кертергә теләүчеләр булды.

Минем укыганымча, Америка галимнәре экстремистларны җиңү өчен Әфганстанда идарәне суфыйлар кулына калдырырга киңәш иткән булган икән. Ләкин мөселманны кайсы төркемгә бүлсәң дә, нигездә алар бер үк мөселман. Һәрбер кеше үзенә уңай булган төркемне сайлый гына.

Мөселманнар "бүл һәм идарә ит" ысулына каршы торып, бердәм булырга, низагка бирелмәскә тиеш. Суфыйлар да үзләренең сәясәтчеләр тарафыннан кулланылышта булуына юл куймаска тиеш. Алланы еш телгә алган кешеләр, экстремист һәм чамадан тыш гамәлләр кыла алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG