Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туым җондозы": "Без – керәшен татарлары түгел, без – керәшеннәр"


"Туым җондозы" керәшен җырлары фестиваленең гала-концерты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:16 0:00

"Туым җондозы" керәшен җырлары фестиваленең гала-концерты

14 гыйнвар Казанның “Ак барс” яшьләр үзәгендә "Туым җондозы" керәшен җырлары фестиваленең гала-концерты үтте. Анда катнашучы балалар Азатлык хәбәрчесенә үзләрен "Без – керәшеннәр!" дип горурланып таныштырды. Сәхнәдә 150ләп бала берничә сәгать чыгыш ясады, аларны керәшеннәрнең билгеле шәхесләре, йөзләгән тамашачы карады.

Быелгы "Туым җондозы" яшь башкаручылар фестиваленең гала-концертында керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, диннәре сәхнәдән матур итеп тәкъдим ителде. Башка еллардан аермалы буларак, 9нчы фестивальнең сайлап алу тамашалары Татарстанның төрле район-шәһәрләрендә узган. Бу юлы беренче тапкыр Балык бистәсендә, Балтачта, Кайбычта, Чаллыда үткән. Ахыргысы, финалы, узган елның 18 декабрендә Алабуга шәһәрендә оештырылган, анда 250ләп катнашучы булган. "Туым җондозы" бүләгенә 5-30 яшьлек керәшеннәр ия була ала.

Бәйгедә солист-вокалистлар, фольклор ансамбльләре һәм этник музыка коралларын ясаучылар катнаша. Жюри рәисе – фольклорчы галим, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров.

"Буыннар арасында өзеклек бик зур"

"Бу фестивальдә безнең беренче максат – элеккеге көйләрне, традицияләрне яңадан кайтару иде, чөнки буыннар арасында өзеклек бик зур", диде Азатлыкка Геннадий Макаров. Аның әйтүенчә, элек катнашучылар кызлар киемен хатын-кызларныкыннан аера да алмаганнар, барысын да балаларга кигерткәннәр. Әкренләп бу хәлне уңайга үзгәртә башлаганнар.

Керәшен татары дию бераз сәяси төсмер ала. Халыкта беркайчан да алай әйтмиләр. Керәшен - керәшен инде ул, нигә катлауландырып торырга

“Күбесе инде хәзер белгеч булды. Монда тугыз еллык эшебезнең нәтиҗәсе күренә. Нәкъ менә этник төркемнәрдә бөтен байлык саклана да. Төбәкләрдәге сәнгать иң “тәмлесе” һәм иң кыйммәтлесе. Шулай ук, республикада мондый фестивальләргә уңай караш булу да үз нәтиҗәсен бирә”, дип белдерде Геннадий әфәнде. “Сез ничек уйлыйсыз, татар керәшеннәре дипме әллә керәшен дип язу дөресме?”, дигән сорауга ул, “Әлбәттә, керәшен татары дию бераз сәяси төсмер ала. Аны халыкта беркайчан да алай дип әйтмиләр. Керәшен булгач, керәшен буласың инде син, нигә аны катлауландырып торырга”, диде фольклорчы галим. Әңгәмә барышында ул, кем ничек үзен әйтәсе, билгелисе килә, шулай булсын, дип тә өстәде.

Өлкәннәр фикерен "Туым җондозы"нда катнашучы балалар, яшьләр дә күтәреп алды. Сәхнәдә керәшен җырларын җырлап, чын керәшенчә биеп, ата-бабаларының мәдәни мирасы белән горурлануларын әйттеләр.

“Сәхнәдә чыгыш ясау планшетта уйнаудан кызыграк”

Мәсәлән, Кайбыч районыннан килгән 5-6нчы сыйныф укучылары "Туым җондозы"нда такмаклар, “Май” җыры белән чыгыш ясадылар. Казанда алар беренче тапкыр. Җыр һәм бию, сәхнәдә чыгыш ясау интернетта утыру, планшетта уйнауга караганда кызыграк, ди алар. Ата-аналарың кечкенәдән балаларын үз гореф-гадәтләрендә үстерүләре күренде. Бәлки шуңа да, малайлар “Сез керәшен татарларымы, әллә керәшеннәр генәме дигән сорауга: “Без – керәшеннәр”, дип горурланып җавап бирделәр.

“Керәшен татарлары үзләренә, керәшеннәр үзләренә аерым”

"Безне бит һаман керәшен татарлары дип бутыйлар, ә без – керәшеннәр. Керәшен татарлары үзләренә, керәшеннәр үзләренә аерым", диде 21 яшьлек Алена Харитонова. Ул "Туым җондозы" фестиваленең оештыру эшләрен алып баручы, чыгышы белән Балык бистәсеннән, Татарстанның керәшен оешмасында эшли. 2013 елда ул үзе дә бу бәйгедә катнашкан, лауреат булган. Аның сүзләренчә, яңа буын да керәшен булуларын аңлап җавап бирә. Яшьләр арасында бик күп керәшен парлары барлыкка килә, гаиләләр төзелә. Балалар да нәкъ менә керәшен традицияләрендә үсә икән.

Безне һаман керәшен татарлары дип бутыйлар, ә без – керәшеннәр

"Туым җондозы" бу елларны ничек үзгәрде, нинди яңалыклар күрергә була?" дигән сорауга: "Мин катнашкан вакытта әле авыл көйләре чыкмый иде. Ә хәзер шунсы сөендерә: кеше үз авылының җырын күрсәтергә оялмый", ди Алена.

2011 елдан бирле Татарстан күләмендә узган бу фестиваль 90нан артык йолдызны кабызырга өлгергән. Гала-концертка керәшеннәрнең билгеле шәхесләре дә килгән иде: Вадим Захаров, Лариса Басыйрова, Оксана Дмитриева кебек танылып килүче җырчылар сәхнәдән чыгыш ясаса, Камал артистлары Наил Дунаев белән Олег Фазылҗан тамашачылар арасында утырды. Ахырда 25 номер арасыннан төп җиңүче әйтелде, гран-прига Мамадыштан "Тәңкәләр" ансамбле лаек дип табылды. Аларга бүләккә 30 мең сумлык сертификатны Кыш бабай белән бергә Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе, "Ак Барс холдинг" җәмгыяте башлыгы Иван Егоров тапшырды. Ул "Туым җондозы"ның төп иганәчесе. Татарстанның мәдәният министрлыгы фатихасы белән “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле, “Туганайлар” газетасы әлеге фестивальне тугыз ел үткәреп килә. Киләсе елга ун еллыкларын зурлап бәйрәм итмәкчеләр.

Фотогалерея: "Туым җондозы" керәшен җыры фестивале

XS
SM
MD
LG