Accessibility links

Мәктәпләрдә ислам дәресе укытылачак


Таҗикстанда мәктәп балалары элекке еллардан аермалы буларак, быел өстәмә дәрес белән таныша. Xакимият мәктәп програмына ислам дәресен кертте.

8нче сыйныф балаларыннан башлап быел Таҗикстан мәктәпләрендә "Ислам фәне" дәресе мәҗбүри укытыла башлаячак. Урта мәктәп укучыларына дин турында мәгълүмат бирәчәк атнасына бер сәгатьлек бу дәрес, совет тәэсирендә калган Үзәк Азия иле Таҗикстанда хәзердән үк бәхәс уятты.

Кайберләр моны хакимиятнең дини мәдрәсәнең тәэсерен киметү һәм балаларның дин турындагы кызыксынуын идарә итү максатында бу адымга баруын алга сөрсә, икенчеләр дәресләрнең эчтәлеге белән килешми. Илдәге дин белгечләре фикеренчә, дәресләр канәгатьләндерерлек түгел.

Яңа дәреслектә Ислам тарихы, дини кагыйдәләре, исламның фәнгә тәэсире һәм советлар җимерелгәннән соң диннең таҗик җәмәгатьчелегендә алган урыны өйрәтелә. Аны өйрәтү өчен исә 400-дән артык укытучы апрель аеннан ук махсус күнегү дә узган иде. Хакимиятьнең кагыйдәсе үзгәрми, аны тәҗрибәле укытучы укытырга тиеш.

Кайбер дин белгечләре исә дәреслектә дин турында җитәрлек мәгълүмат булмавын әйтә.

Китапның авторы һәм элекке диния нәзарәте башлыгы булган Сәгыйт Әхмәдов шикаятьләргә каршы болай җавап кайтарды:

"Монда ике максат куелган. Берсе - дин укытылмаган дәүләт мәктәпләрдә, балаларга ислам турында мәгълүмат бирү. Моннаң кала фанатизмнан үзен чикләгән заманча дин галимнәрен мәктәпләргә җәлеп итү. Шулай да дәресләр экстремизмга өндәү эшендә кулланылмаска тиеш".

Хакимиятьнең бу адымы радикал динчелекнең тәэсирен киметү буларак та телгә алынды. Таҗикстанда хакимият дини мәсьәләгә бик сак карый.

Хакимият ислам дәреслеген мәгариф программасына кертү турында аңлатма биргәндә, аның бер максатның да яшерми.
Дин турында кызыксынган яшьләр "башка чыганакка" мөрәҗәгать итмәсен иде, ди алар.

Мәгълүм булганча, 1991 елда советлар берлегеннән аерылган Таҗикстанда, мәдрәсә һәм мәчетләр саны көннән-көн арта. Хакимият исә соңгы елларда дини корылмаларга карата контролен арттырды.

Экстримизм куркынычы белән полиция күп кенә мәдрәсәгә тентү ясады, кайбер мәчетләр рөхсәтсез салынган өчен җимерелде. Яулык киеп укырга теләгән хатын-кыз укучыларга Мәгариф министрлыгы хиҗапның "чит ил мәдәнияте үзенчәлеге" булуын алга сөреп яулык киюне тыйды.

Ислам яңарыш партиясе башлыгы Һаҗи Каландар Садрәтдинзадә хакимиятнең мәктәпләргә хәзер дин дәресен кертү омтылышын ике йөзлелек буларак атый:

"Хакимият үзенчә, менә карагыз без мәктәптә ислам дәресе дә укытабыз, дигән булып без мөселманнарга яхшылык кылуын күрсәтергә тырыша. Әгәр дин өйрәтәләр икән аның өчен махсус китап кирәкми, Коръән һәм хәдис дәресен укытсын иде", ди ул.

Таҗикстанда кабул ителгән әлеге адымның башка Үзәк Азия илләренә тәэсире дә бәхәс тудырды. Бишкәктәге җәмәгать белгече Назирә Таштимерова исә дин дәресен укуты төбәкнең дөньяви нигезе өчен куркыныч булмавын, киресенчә, динне мәдәниятенең бер өлеше булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG