Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлифбадан сәясәткә бәхәсле юл


Таҗикстанда бер төркем таҗик зыялысы, Иран йогынтысында дәүләт телен кирилдан фарсы-гарәп әлифбасына күчерү фикере белән чыгуы бәхәсләр тудырды.

Таҗикстанның дәүләт теле таҗикча, һинд-европа тел гаиләсе булган фарсы телләреннән берсе. Таҗикча сөйләшкәндә Әфганстан һәм Иран телләренә бик охшаш булса да, язылганда бөтенләй башка кагыйдәләргә күчә.

Таҗикстан 1928 елга кадәр фарсы-гарәп хәрефләре куллана. Советлар вакытында халык 1928-40 еллар арасында башта латинга соңыннан кирил хәрефләренә күчәргә мәҗбур ителде. Советлардан бәйсезлек игълан иткәннән соң, 1994 елларда латинчага күчү тәкъдиме яңгыраса да, бу фикер гамәлгә аша алмады, чөнки аны халык якын итмәде.

Ләкин соңгы вакытта Таҗикстанда тел галимнәре, язучылары һәм зыялылары бик кызу тема өстендә бәхесләшәләр. Берәүләр гарәп хәрефләренә кайтырга чакырса, икенчеләр аларның бу фикеренә катгый каршы чыга.

Яңа буын элекке әсәрләрне укый алмый


Гарәп әлифбасы белән язу фикерен яклаган таҗикләр 10 гасырдан артык галим, язучы һәм шагыйрьләрнең шушы гарәп имласы белән язуын искә төшереп, мәктәпләрдә әле хәзер дә советләр көчләп таккан кирил хәрефләре укытылу сәбәпле яңа буыннын элекке әсәрләрне укый алмавына зарлана.

Моннан кала алфавитны алыштыру белән зыялылар бер үк телдә сөйләшкән Әфганстан һәм Иран белән уртак мәдәни мөнәсәбәтләрне якынайтырга омтыла.

Элекке сәясәтче һәм университет укытучысы булган Таһир Абдулҗәббар, таҗикларның гарәп хәрефләрен өйрәнү белән Иранда басылган бик күп гыйльми һәм әдәби меңнәрчә китапны укый алачагын белдерә:

Моның кадәр китапны языр өчен 50 ел кирәк



“Иранда елына 50 меңнән артык яңа китап басыла. Бу китаплар төрле телләрдән тәрҗемә ителгән. Алар тарих, фән, технология һәм башка төрле темада язылган. Безгә моның кадәр китапны языр өчен бәлки 50 ел кирәктер. Безнең өчен бу акча ягыннан бик отышлы. Бу китаплардан файдаланну өчен безгә гарәп хәрефләрен генә өйрәнергә кирәк", ди ул.

Шулай ук әгәр дә гарәп имласына кайтылса, бу саллы китаплар университетларга һәм китапханәләргә бушлай биреләчәк, ди Абдулҗаббар. Аның әйтүенә караганда, Иран бу адымны бик яклый икән.

Гарәп хәрефләре таҗик теленә ярашсызмы?

“Таҗик әлифбасы хакында бәхәсләр” исемле китапның авторы Ибраһим Госманов исә, гарәп хәрефләренең таҗик теленә ярашсыз булуын әйтә. “Гарәп әлифбасында без кулланмаган 7 артык хәреф бар. Моннан кала бу әлифбада зур хәреф белән язып булмый, тавышларны дөрес сөйләү өчен сузыклар юк, бары тик тартык хәрефләр белән языла”, дип бу фикергә каршы чыга Госманов.


Стратегик тикшеренүләр үзәге белгече Сәйфулла Сәфәров, бу чараларның күбрәк сәяси төскә керүен, алфавитны үзгәртергә теләүчеләрнең Иран белән мөнәсәбәтләрне арттырырга өметләнүен белдерә:

"Әгәр дә Таҗикстан гарәп әлифбасына күчсә, бу Иранның мәнфәгатенә булыр һәм сәяси йогынтысын арттырырга форсат туар. Минемчә, алфавит мәсьәләсе сәяси булып калачак. Кирил хәрефләренә дә сәяси сәбәпләр аркасында күчәргә мәҗбүр булган идек, хәзер дә шул”, диде Сәйфулла Сәфәров.

Ләкин гарәп әлифбасына күчүгә каршы булганнар да аның мәктәп һәм югары уку йорты дәреслекләрендә укутылуы фикерен яклый. Гарәп хәрефләре Таҗикстан хакимияте тарафыннан соңгы арада “Бабайларыбызның әлифбасы” исеме белән укыту планына кертелгән иде.


--------------------------| 3 буынга 3 әлифба |----------------------

تاجيک Tâjiк Тоҷик

Таҗикчa гарәп хәрефләре белән


تمام آدمان آزاد به دنيا مى آيند و از لحاظ منزلت و حقوق با هم برابرند. همه صحب عقل و وجدانند، بايد نسبت به يكديگر برادروار مناسبت نمايند.

Укылышы:

tmạm ậdmạn ậzạd bh dnyạ mỵ ậynd w ạz lḥạẓ mnzlt w ḥqwq bạ hm brạbrnd. hmh ṣḥb ʿql w wjdạnnd, bạyd nsbt bh ykdygr brạdrwạr mnạsbt nmạynd.

Таҗикчa кирил хәрефләре белән

Тамоми одамон озод ба дунё меоянд ва аз лиҳози манзилату ҳуқуқ бо ҳам баробаранд. Ҳама соҳиби ақлу виҷдонанд, бояд нисбат ба якдигар бародарвор муносабат намоянд.

Таҗикчa, латин хәрефләре белән

Tamomi odamon ozod ba dunyo meojand va az lihozi manzilatu huquq bo ham barobarand. Hama sohibi aqlu viçdonand, bojad nisbat ba jakdigar barodarvor munosabat namojand.

Тәрҗeмә

Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң бупып туапар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бәр-бәрсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.
XS
SM
MD
LG