Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләбәжәдә яулыклы мөслимә укытучыларга эштән куу белән яныйлар


Ләбәжә мәктәбе. 2014 елгы фото
Ләбәжә мәктәбе. 2014 елгы фото

Мордовиянең Ромодановский районы Ләбәжә (Алтары) авылында мөслимә укытучыларга яулыкларын салырга кушканнар. Салмасалар эштән куу белән янаганнар.

Дүшәмбе көнне Мордовиянең Ромодановский районы башлыгы Анатолий Гурьянов Ләбәжә авылы мәктәбендә белем бирүче яулыклы укытучылар белән очрашты. Юрист Марат Ашимов әйтүенчә, район башлыгы бу очрашуда укытучылардан эш урыннарында яулыкларын салуны таләп иткән.

“Анда катнашучылар "Салмыйбыз, чөнки бернинди канунны бозмыйбыз", дигәч, район башлыгы: "Алайса эштән азат итәбез", диде. Укытучылар исә мәхкәмәгә шикаять итү белән янады.

Элек инде мәктәптәге балалардан яулык салдыру тырышлыклары булганнан соң, район җитәкчелеге ник федераль дәрәҗәдә тавыш куптардыгыз, уртага салып сөйләшеп бер фикергә килгән булыр идек диде. Гәрчә ул вакытта да сөйләшеп карарга тырыштык бит. Хәзер инде укытучылар район башлыгына: "Аннары безне тагын тавыш куптардыгыз дип гаепләмәгез", диде.

Район башлыгы: "Бу минем соңгы сүзем, әгәр тыңламасагыз, сезнең белән махсус хезмәтләр шөгыльләнәчәк, дип янады", дип сөйләде безгә Ашимов.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

Билгеле булганча, узган елны Мордовиянең Азюрка татар авылында мондый хәл инде булган иде. Яулыкларын артка бәйләргә ризалашмаган 7-8 укытучы үзләре эшеннән китте һәм алар урынын пенсиядәге урыс укытучылары алды.

Әлеге мәсьәләнең кабат калкып чыгуын Ашимов мәктәптәге бер укытучының (ир кеше) җинаять кылуда шикләнелүе белән бәйли.

"Ул мөселман укытучысы. Чынлыкта ул гаеплеме, юкмы - әйтә алмыйм. Әлеге хәлдән соң мөселман укытучылары экстремизмга чакыралар һәм аларны эштән куарга кирәк дигән карарга килгәннәр, күрәсең. Әлбәттә бу ир кешене беркем дә акламый, әмма башка укытучылар аның өчен җавап тотарга тиеш түгел бит", ди Ашимов.

Хәзер укытучылар мәктәп җитәкчелегенең киләчәк адымы нинди булыр дип көтә.

Ләбәжә авылында бер меңнән артык кеше яши.

XS
SM
MD
LG