Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда вәгазь темаларын хакимият билгели


Дүшәмбе мәчете
Дүшәмбе мәчете

Диннең халык арасындагы тәэсирен аңлаган элекке Совет илләрендә хакимиятләр динне үз контролендә тотарга тели. Таҗикстанда Ислам идарәсе имамнарын билгеләнгән темаларга вәгазь укырга чакыра.

Дини тормышның тәэсире арткан Үзәк Азия илләрендә хакимиятләр махсус дини идарәләр оештырып аларны яклый башлады.

Үзәк Азия илләрендә популярлашкан бу адымга ияреп Татарстанда да яңа ел алдыннан махсус дини идарә төзелгән иде.

Бу яңа идарә дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, динара татулыкны ныгыту һәм республикада дини экстремизмның таралуын кисәтү максатында төзелә.

Билгеләнгән темалардан читләшергә ярамый

Күптәннән бирле илдәге дини юнәлешне үз контролендә тотарга омтылган һәм халыкка басымны көчәйткән Таҗикстанда хәзер бу идарә хакимиятнең максатын үтәр өчен яңа гамәлләр башкара башлады.

Таҗикстан дини эшләр шурасы Дәүләт күзәтүендә төзелгән Ислам Идарәсе белән бергә җомга вәгазьләренә яраклы 60 теманы билгеләп чыгуын игълан итте.

Бу исемлек тиздән имамнарга җибәреләчәк. Имамнар әлеге исемлектә сайланган темалар буенча гына хөтбә-вәгазь укыячак.

Максат нәрсәдә?

Илдәге Ислам инкыйлаб партиясе кебек оппозиция тарафдарлары исә хакимиятнең хөтбә темаларын үзе билгеләү адымын тәнкыйтьләп чыкты. Активистлар фикеренчә хакимиятнең бу гамәле яшьләр арасында дингә булган кызыксынуның артуына бәйле.

Мәчеткә йөргәннәр арасында яшьләр күбрәк

Партия вәкилләре, хакимият җомга хөтбәләренең яшьләргә булган тәэсирен бу чара аша киметергә тырыша дип фаразлый.

Дини эшләр шурасы урынбасары Мохтар Мәвланов активистларның бу чыгышы белән килешми. Ул киресенчә бу гамәлнең җәмәгать арасында террор һәм экстремизм йогынтысын киметеп, дини кыйммәтләргә игътибар юнәлдерү максатында башкарылуын әйтә.

Мәүланов әйтүенчә, исемлектә әни-әтигә хөрмәт, күршеләргә ихтирам кебек гадәти ислам әхлакый темалары гына урын алачак.

Вәгазьләр ачык бәхәс мөмкинчелеге дә

Дүшәмбедәге Казакан мәчете имамы Мулла Абдураһим, кешеләрнең вәгазь тыңлау өчен җомга көн мәчеткә күпләп килүенә игътибар юнәлдерә.

Вәгазь җәмәгатьтән кешеләр имамга гаилә тормышы, мирас кебек төрле темаларда үзләрен борчыган "сораү-җавап" формасына да әйләнеп китә икән.

Кайбер имамнарның вәгазьләрен исә кешеләр күбрәк ошата икән. Мәшһүрләрнең вәгазьләре хәтта базарларда DVD яисә CD буларак сатыла икән.

Вәгазьләр мәчеттә генә түгел


Кайбер имамнарның дини әхлак темалардан читләшеп, хакимиятнең хатын-кызларга мәктәп һәм рәсми урыннарда яулык киюне тыйган карарына тәнкыйть белдерүләре, ягъни сәяси чыгышлары сәясәт белгече Хикмәтулла Саифуллам фикеренчә рәсмиләрне үтә канәгатьсезләндерә.

Таҗикстанда хәзер вәгазь CD язмалары да халык арасында бик киң тарала башлаган. Аларны мәшһүр вәгазьчеләрнeң вәгазьләрен яраткан кешеләр яздырып тарата. Һәм аларга ихтыяҗ да бар, халык тыңлый.

Таҗикстанда дини иреклекләрнең кысылуына каршы тәнкыйтьләр артканда, хакимият илдә дини иреклек булуын, ватандашларның ирекле яшәвен алга сөрә.

Читтә укыган таҗик укучылар кире кайтарыла


Узган айларда Таҗикстан хөкүмәте таләбе белән Мисыр, Сүрия, Иран кебек чит илләрдә укучы шәкертләр Таҗикстанга кире кайтарылды. Таҗикстан хөкүмәте укучыларның радикальләшүен туктату максатында мондый карарга килүен белдерә.

Таҗикстан президенты Имамали Рәхман узган айларның берсендә таҗик ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, балаларын чит илләргә укырга җибәрмәскә чакырган иде.

Рәхман чит илдә укыган яшьләрнең радикаль агымнарга кереп китүен әйтә. Ләкин җирле имамнар дини сугышчыларга һәм хөкүмәтнең соңгы вакытта дингә каршы алып барган сәясәтенә тәнкыйть белдерә.

Таҗикстанда хатын-кызларга яулык бәйләргә, ирләргә сакал үстерергә рөхсәт ителмәве, мәдрәсәләрнең ябылуы халыкта хакимияткә каршы ризасызлыкны арттыра.
XS
SM
MD
LG