Таҗикстанда элемтә ширкәтләре илдәге реклам такталарыннан кесә телефоннарын рекламалауны aлып ташлауларга зарлана.
Әлегә бу илдә алкоһоль һәм тәмәке рекламнарын элү канунсыз булса да, кесә телефоннарын кыстауны тыю турында карар юк иде. Ләкин көтелмәгәндә реклaмнарның алып ташлануы халыкны да аптырашта калдырды.
Узган айда президент Имамали Рәхмон Таҗикстанда 6 миллион кесә телефоны номеры теркәлүен, моннан тыш 500 мең интернет кулланучысы булуын әйткән иде. Ул шулай ук ил халкын, уртача айлык хезмәт хакы якынча 80 доллар булганда, кешеләр ай саен шуның 10 долларын кесә телефоны өчен түли дип тәнкыйтләде.
Президенты Рәхмон сүзләренә караганда, кесә телефоны ширкәтләре елына якынча 1 ярым миллиард доллар эшли. Һәм бу акчаның зур өлеше чит ил ширкәтләренә китә икән.
Телевиденияда телефонның зыяны аңлатылачак
Моңа өстәп ил президенты Сәлaмәтлек саклау министрына телевидение каналларында халыкка кесә телефонының зыяны турында аңлатма тапшырулар алып барырга чакырган.
Дүшәнбе шәһәр башлыгы сүзчесе Шәүкәт Саидов, җитәкчеләрнең 24 апрельдә мәҗлескә җибәрелгән юлламадан соң Дүшәнбедәге мобиль телефон ширкәтләренең рекламнарын чикләү турында күрсәтмә бирелгән.
7 миллион кеше яшәгән Таҗикстанда уннан артык телефон ширкәте эшли. Мобиль элемтә челтәре киң таралган илдә халыкның күпчелек өлеше кесә телефоны куллана.