Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

Таҗикстанда ришвәтчелек һәм коррупция киң таралса да, соңгы арада дәүләт банкы чыгымнары турында хисаб ватандашларны таң калдырды.

Халыкара бәйсез икътисади хезмәт ширкәте Ernst & Young тарафыннан игълан ителгән банк чыгымнары хисабына караганда, Таҗикстан дәүләт банкыннан 1 миллиард доллар акча юкка чыккан.

Бу сумманың 856 миллионы хосуси инвестиция ширкәтләренә бурыч буларак бирелгән. Мултимиллионлаган акча хосуси фирмалардан кала, банкның элекке җитәкчесе ширкәтенә күчерелгән.

1996-2008 елларда дәүләт банкы белән Мурадали Амимардан җитәклелек итте. Узган ел ул таҗик президенты тарафыннан премьер министр урынбасары итеп билгеләнде.

Eллык керем 1.280 миллион доллар


Әйтергә кирәк, мамык җитештерү өчен бүленгән 220 миллион долларның кайда кулланылуы турында банк рәсмиләре аңлатма бирә алмады.

Шулай ук хисапта югалган акчадан кала, чыгымнарны куллануда табылган тәртипсезлекләр дә фаш ителде. Мәсәлән, илнең төньягындагы бер чәйханәне яңартуга өчен 800 мең доллар сарыф ителгән.

Илнең еллык кереме 1 миллиард 280 миллион доллар булуын искә алганда, бу хисап ил халкын аптырашта калдырды.

Дәүләт банкы узган ел алган бурычның тиешенчә кулланылуы турында дөрес хисап кайтара алмагач, халыкара акча фонды, Ernst & Young ширкәтеннән Таҗикстан дәүләт банкы хисабын тикшерүне сораган иде.

Киләчәктә IMF-тән бурыч алу мөмкинлеген югалтмау өчен Таҗикстан, банк хисапларының әлеге икътисад ширкәте тарафыннан тикшерелүенә рөхсәт итте.

Xисаплар чүпкә ыргытылa

Шулай да ширкәт вәкилләре сүзләренә караганда, Таҗикстан хөкүмәте башта тикшерүдә уңайлыклар тудырырга вәгъдә итсә дә, кайбер банк гамәлләрен тикшерү өчен мөһим досьеларны карауга рөхсәт бирелмәгән.

Әйтергә кирәк, тикшерү алдыннан Ernst & Young ширкәте вәкилләре, сакланучы кайбер финанс хисапларының кирәксез дип чүпкә ыргытылуы турында мәгълүматлар ишетүен белдерә. Хәтта санаклардагы кайбер хисап мәгълүматлары да тикшерүгә берничә сәгать кала булдырылган.

Халык хөкүмәтнe гафу үтенергә чакыра

Хисапны фаш итү вакыйгасы, ил икътисадына ярдәм итү уңаеннан инвестиция керткән, яисә кертергә теләгән кешеләрне зур борчуда калдырырга мөмкин.


Икътисади киләчәге чит ил инвестицияләренә һәм Русиягә эшче булып киткән мигратлар акчасына бәйле булган Үзәк Азия илләре арасында иң ярлы ил, Таҗикстан өчен зур гаеп булып тора.

Халык исә хөкүмәттән ватандашлары алдында гафу үтенергә чакыра.

"Хөкүмәт халык алдында гафу үтенергә тиеш. Чөнки бу акча игенчелектә кулланылса , бу тармак алга китәр иде. Ләкин мондый хәрәмләшүләр ил тәрәккыятенә зур киртә булып тора", диде Дүшәнбедәге халыкара мөнәсәбәтләр инстутутының сәясәт бүлеге башлыгы Шакирҗан Хакимов.

XS
SM
MD
LG