Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

АКШ һәм Британия талибан белән диолог башлар алдыннан, башта хәрәкәт эчендәге җылы карашта торганнарны хөкүмәт сәясәтенә тарту кирәклегенә басым ясый.

Бу ай башында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әйткән сүзенә кайтаваз буларак, бу атнада Британия тышкы эшләр министры Давид Миллибанд талибан көчләренең АКШ, НАТО һәм Әфган хәрбиләренә каршы һөҗүмен туктату өчен яңа стратегия булдыруның әһәмиятенә тукталды.

"Әфганстанда үз төбәкләрендә ислам канунын булдырырга теләгән консерватив паштуннырны сугышчан җиһад алып барырга теләүчеләрдән аерып, аларга үз юнәлешләрен алу мөмкинлеген биргән озын мөддәтле сәяси система булдыру кирәк - менә уңыш шул булачак", диде.

АКШның Әфганстан һәм Пакстандагы хәлләр буенча югары вәкиле Ричард Һолбрук талибан эчендәге хәлләрне болай аңлата:

"Талибан эчендә сугышкан кешеләрнең 70%-тан артыгы әл-Каидә башлыгының яман принцибына идеологик яктан ышанып, аны үтә дип уйлыйсызмы? Алар эш таба алмаган авыл халкы. Алар кулларына корал тоттырылган яшь ир-атлар. АКШ дәүләт секретаре һәм Британ тышкы эшләр министрлары әйткәнчә, көч куллануны һәм әл-Каидәне хөкем итеп бу кешеләрне хакимияткә якынрак тартырга керәк".

Сәяси белгечләрнең күпчелеге дә бу фикер белән килешә, ягъни талибан эчендәге җылы карашта булган кешеләрнең иминлеге сак астына алынса һәм аларның финанс ихтыяҗы канәгатьләндерелсә, алар хакимият сәясәтенә күбрәк тартылыр иде.

Лондон икътисад мәктәбе белгече Антонио Густози Талибан эчендәге җылы карашта торганнар белән сөйләшү фикеренең яңа әйбер булмавын искә төшерде.

"Бу мәсьәлә элек тә күтәрелгән иде, ләкин бу юлы бу хакта төпле нигез булдыру турында сүз бара. Бу кысаларда җылы карашта торган талибан җитәкчеләре яисә андагы мөһим шәхесләр белән сөйләшү өчен шартлар тудыру карала, ләкин әл-каидә белән турыдан туры бәйләнеше булучылар бу адымнан читтә калачак" ди.

2001 елдан бирле талибан эчендәге үзгәрешне аңлаткан "Коръән, Калашников һәм Лаптоп" исемле документаль китап авторы Антонио Густози АКШ һәм Британ рәсмиләренең фикере белән килешми. Ул Әфганстан үзәк хакимияте эчендә тамыр җәйгән кыр сугышчылары һәм коррупцияны бетереп булмас дигән карашта. Талибан сугышчылары бу очракта коралны ташлап гади тормышка кайту мәсьәләсендә икеләнәчәк, ди ул.

"Башта алар үз иминлеген сакларга телиячәк. Үзләрен имин хис иткән очракта алар дошман һәм көндәшләре тәсиреннән дә азат булачак", ди ул.

XS
SM
MD
LG