Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония мөһаҗире Тәмимдар Мөхит вафат


31 мартта татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Япониядә яшәүче милләттәшебез Тәмимдар Мөхит 90-нчы яшендә вафат булды.

Тәмимдар Мөхит Япониядә Ислам үзәгенең беренче җитәкчесе һәм аның идарә әгъзасы, Токиода төркиләр җәмгыяте башлыгы булып тора иде.

Аның ярдәмендә Япония татарлары белән элемтәләр урнаштырылды. Гомеренең ахырына кадәр Тәмимдар ага тарихи ватаны белән араны өзмәде.

Тәмимдар Нәҗметдин улы Мөхит 1919 елның 15 маенда Татарстанның Әгерҗе районы Салагыш авылында туа. Шул ук елны яшь балалы гаилә Кытайга күченә. Тәмимдар Харбин шәһәрендә рус гимназиясендә белем алгач, Токио университетының икътисад факультетын тәмамлый.

Тәмимдар Мөхит тормыш иптәше Салисә ханым белән
Тәмимдар Тәмимдар Мөхитнең яшьлеге Икенче дөнья сугышы елларына туры килә. Сугышта япон халкы белән бергә милләттәшләребез дә зур авырлыклар кичерә. Япониянең төрле шәһәрләрендә сибелеп яшәүче татарлар ил буенча хәрәкәт итү чикләнү сәбәпле, үзара очрашудан мәхрүм була.

Сугыш бетте дигәндә генә, 1945 елның җәендә япон шәһәрләре бомбага тотыла. Ул елларда Токио уннарча километрга сузылган хәрабәләрдән торган. Ниндидер могҗиза белән исән калган аз санлы биналар арасында татарларның мәчете һәм “Исламия” мәдрәсәсе дә булган.

Ул елларда байтак кына татар һәм башкортлар “Исламия” мәхәлләсе активистлары тырышлыгы белән Төркия җөмһүрияте ватандашлыгын алып, тугандаш илнең төрле шәһәрләренә килеп урнашалар. Кайчандыр зур гына колонияне тәшкил иткән Русия мөселман мөһаҗирләренең бик азы гына Япониядә калырга карар кыла. Шуларның берсе булган Тәмимдар әфәнде 1945 елны Токиода яңа өй сала һәм монда төпләнеп кала.

Япония мөһаҗире Тәмимдар Мөхит
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00


Төркиянең ТРТ каналы төшергән "Япония Татарлары тарихы" исемле документаль фильмда Тәмимдар әфәнде татарларның Японияга килеп урнашуы һәм татарларның Япониядә кылган хезмәтләре турында сөйли.

History of Turks-Tatars in Japan исемле документаль фильмны YouTubeда карый аласыз.

Дөнья матбугатында Япониядә ислам яисә Токио мәчете турында хәбәрләрнең барсында диярлек, Япониядә беренче мәчетне салган татарлар һәм аларның аксакалы Тәмимдар әфәнде турында еш кына ишетергә туры килә иде.

Япониядәге милләттәшебез Тәмимдар Мөхит Япония һәм Татарстан арасында бер күпер булдыра.

“Иң элек Тәмимдар Мөхит “Ватан” җәмгыяте белән элемтә урнаштырды. Аннары Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтаена килде. Бу шәхес татар мөһаҗирләре арарсында аерым урынны били. Япониядә татар рухын яшәтү, милли яшәү рәвешен саклау аның төп теләге булды”, диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бүлек мөдире Дамир Гыйсметдин.

Япониядәге кардәшләребез турында китаплар авторы, Тәмимдар Мөхитнең якташы Рафаил Адутов аксакал мөһаҗир белән очрашуын дулкынланып искә ала.

Япония татарлары белән

“Тәмимдар ага белән танышу минем өчен зур бәхет булды. Чөнки аның белән аралашканнан соң мин дөньяга ишек ачкандай булдым”, ди Рафаил Адутов.

Әйтергә кирәк, Тәмимдар әфәнденең вафаты Япониядәге илләттәшләребезгә генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен дә зур югалту.
XS
SM
MD
LG