Accessibility links

Кайнар хәбәр

Без ир-атлар түгел


Алманиядәге “Тапәш” иран рэп төркеменең өр-яңа альбомында бик тә үзенчәлекле җыр бар. Ул “Ма мард нисһим”, ягни “Без ир-атлар түгел” дип атала. Бу җырда Ирандагы хатын-кызларның үз хокукларын яклаү өчен көрәше тасвирлана.

Иран гадәтләре Европада да дәваам итә

Җырның Youtubeка куeлуына әле бер атна булмаса да, аны инде 20 мең тирәсе кеше тыңлаган һәм күпләр җыр турында уңай фикерләрен язып калдырган.

“Тапәш” төркемен оeштырган Өмет Пүр Йосуфи әйтүенчә, “Без ир-атлар түгел” дигән җырның асылында Ирандагы хатын-кызларның авыр хәле чагылдырыла һәм бу гаделсезлек тәнкыйтьләнә.

Йосуфинең Алманияда яшәүенә инде 20 eл булган. Шуңа да карамастан Ираннан килгән гадәтләр алар гаиләсендә әле дә саклана икән.

Iran -- “Тапәш” төркеме
“Ираннан килгән хатын-кызларның гаиләдәге авыр хәлләре Европага килгәч тә бетми. Минем гаиләм шактый тәррәкый булса да, һәрвакыт “aта кеше өйнең хуҗасы” дигән мәгънә бөтен гамәлнең асылында тора. 50 eл әти белән бергә яшәгән әнием һәрвакыт үзе теләгәнен эшли алмый,”, ди ул.


Ирандагы каршылык чаралары басымны арттыруга китерде

Әлеге җырнын барлыкка килүе дә очраклы түгел. Соңгы вакытта хатын-кыз хокукын яклаүчы чараларга каршы Иран хакимияте басымнарын арттырганы мәгълүм. Бу аеруча да каршылык чаралары узгач күзгә ташланды.

Билгеле булганча, ир-атлар белән хатын-кыз хокуклары тигезлеген таләп иткән каршылык чарасында 1 миллионнан артык имза җыeлган иде. Бу Иран хакимиятенең ачуын чыгарды һәм басымны арттыруга китерде. Хәтта ки кайбер хатын-кызлар хөкемгә дә тартылды.

Мисал өчен, хатын-кызлар хокукларын яклау чараларын башлап йөргән Пәрүин Әрдалан шундыйларның берсе. 2007 eлда ул әлеге протест эшчәнлеге өчен шартлы рәвештә төрмә җәзасына тартылды. Моннан тыш, шул ук 2007 eлда Тәһранда каршылык чараларында катнашкан 3 активист хатын кызга да шундый ук җәза бирелде.


Чынбарлыкка ышанмаучылар да җитәрлек

Youtubeта хатын кызлар хокукларын яклап чыккан Ма мард нисһим” ягни “Без ир-атлар түгел” дигән җыр турында калдырылган фикерләргә караганда, аның мәгьнәсе белән килешүчеләр шактый. Ягьни җырны яратучыларның күп булуы күренә.

Ләкин җыр сүзләрен язган 27 яшьлек Шаһин Нәҗафи киләчәктә җырны тәнкыйтьләүчеләр дә булыр дип фаразлый. Чөнки Иранда һәрдаим ир-ат хатын-кыздан өстенрәк булып килде һәм бу җырның анда каршылык тудыруы бик ихтимал.

“Бу чыңбарлык. Әгәр күзегез кылый икән һәм моны кемдер килеп сезгә гел әйтеп тора икән, бу билгеле, ачуыгызны чыгара. Ләкин дөреслектән качып булмый. Бу Иран хатын-кызлар мәсьләсен күтәргән ир-атларга икенчеләре дошман буларак каравы бик мөмкин”, ди Шаһин Нәҗафи.


Хыял ториышка ашармы?

Нәҗафи иҗат тормышын Иранда шигырьләр язудан башлаган. 3 eл елек Алманияга килер алдыннан да аның Тәһранда үз рэп төркеме булган. Ләкин ул язган җырлар Иран хакимият тарафыннан тәнкыйди кабул ителгән һәм басымнар арта башлагач ул Алманиягә күченергә мәҗбур булган. Һәм анда үз яңа төркемен оeштырып җибәрә.

Iran -- Tapesh 2012
Хәзер бу төркемгә урыс һәм алман милләте вәкилләре керә. Һәм алар җәмәгатьчелек проблемаларын чагылдырган җырлар башкара. “Тапәш” төркеме 2012 eлда Иран башкаласы Тәһранда зур концертлар оeштырырга хыяллана.
Ләкин бу чараны оeштыру шактый катлаүлы булачагын алар аңлый. Әмма Йосуфи әлеге хыялның кайчан да булса чыңга ашачагына ышана.

“Хыяллана белү ул бик мөһим. Әгәр ул хыялның тормышка ашачагына чын күңенлдән ышансаң, аңа ничектә булса ирешергә мөмкин булачак,” ди ул.

Алманиядәге “Тапәш – 2012” дип исемләнгән иран рэп төркеменең хәзергәчә ике альбомы бар, тиздән өченчесе чыгачак.
XS
SM
MD
LG