Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Татар-башкорт яшьләре уртаклык таба алырмы?


Камил Сираҗетдинов һәм Тимур Локманов

Камил Сираҗетдинов һәм Тимур Локманов

Соңгы арада Мәскәү телевидениесе Башкортстанга карата пычрак ата. Башкортстанны баткакка төшерү, имеш анда җитәкчелек начар. Без бердәм булырга тиешбез. Чөнки, әле безнең президентка каршы эшләсәләр, иртәгә сезнекенң каршы чыгарга мөмкиннәр.

“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә, аналитик әңгәмәләрдә моңа кадәр башкорт һәм татар милли хәрәкәте вәкилләренең бергә утырып сөйләшкәннәре, бәхәсләшкәннәре юк иде. Бүген шундый уникаль мөмкинлек туды. Азатлыкның Казан студиясендә Бөтендөнья башкорт корылтаеның Яшьләр комиссиясе идарәсе җитәкчесе, Башкортостан парламенты янындагы яшьләр иҗтимагый үзәгенең рәис урынбасары Тимур Локманов һәм Башкортстан яшьләре “Хәзинә” оешмасының җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумының бюро әгъзасы Камил Сираҗетдинов, “Үзебез” хәрәкәтен оештыручыларның берсе, шушы теманы радиода, журналистикада яктыртучы Рәфис Җәмдихан катнаша. Әңгәмәне Римзил Вәли алып бара.

Римзил Вәли. Тимур, Камил, Рәфис, сез татар һәм башкорт яшьләре, күренеп тора, уртак эшләрегез бик күп. Бөтендөнья татар конгрессы белән Башкорт корылтае еш кына матур-матур реверанслар эшләсә дә, әмма зур хезмәттәшлек башланганы юк. Мәнфәгатьләрнең кайвакытта туры килмәгән очраклары да бар. Мәсьәлән, Башкортстандагы дәүләт теле турында зур гына бәхәсләр булды. Моңа карамастан, шушы елларда, ассимиляция дәвам итте, федераль үзәк хакимияте көчәйде, республикалардагы җитәкче органнар шактый остарды һәм шомарды.

Римзил Вәли
Шушы вакытта халыктан, яшьләрдән берәр нәрсә торамы? Халык, яшьләр җәмәгатьчелеге белән дәүләт структураларында уртак эшләр була аламы? Уртак эшләр булса, нинди мәсьәләдә уртак юлдан барабыз? Ничек бер-беребезгә ярдәм итәбез? Һәм татар һәм башкорт яшьләренең, милли хәрәкәт әгъзаләренең хезмәттәшлеге мөмкинме? Сораулар, чишелеш табасы проблемнар шактый. Тимур Локманов, сезнең Америкага да барганыгызны ишеттем, күреп торам, сезнең оешмагыз дәүләт белән дә эшли, Русия төбәкләренә дә йөрисез. Ә бу очракта Казанга нинди ниятләр белән килдегез?

Тимур Локманов. Мин Казанда тәүге тапкыр түгел. 2006 елда II Бөтендөнья татар яшьләре форумында кунак булып килгән идем. Әлеге вакытта Камил Казанга чакырды. Бу мөмкинчелек белән файдаланып, Казанны тагы бер тапкыр күрергә дип килдек.

Безнең бүлә торган эшләребезне, әлбәттә, табырга була. Ләкин, уртак юнәлештә эшләгән эшләр күбрәк булырга тиеш. Безнең Конгресс җитәкчебез Румил Азнабаев Казанга килеп, Идел-Урал халыкларының уртак бер документ кабул итүдә катнашты. Әлбәттә, Башкортстан һәм Татарстан халыклары дуслыгын сакларга һәм дәвам итергә кирәк. Аларны бозу бик җиңел, ләкин дуслыкны яңарту бик авыр.

Римзил Вәли. Август башында Казанга чуаш, мари, удмурт, башкорт халыкларының милли оешмалары җитәкчеләре килгән иде. Татар Конгрессында мөрәҗәгать тә кабул иттеләр. Моңа реакция бик катлаулы булды. Кайбер дәүләт структуралары бу сөйләшүгә бик шикләнде. Шушы башлангычны гамәлгә куярга, дәвам иттерергә, яшьләр кулы белән мөмкин булыр микән?

Тимур Локманов. Һәрвакыт иҗтимагый эштә йөргәнгә, шундый фикергә килдем: әгәр дә синең эшчәнлегеңң карата дошманнарың юк икән, димәк синең эшең дә начар. Сиңа каршы фикер булмаса, димәк, синең үзенең дә фикерең юк.

Римзил Вәли. Кайвакытта радиода, матбугатта ошамаган берәр сүз әйтсәң, дуслыкка чөй кагасың дип әйтәләр. Алай да ярамый, болай да ярамый. Сез нинди уртаклык һәм нинди уртаксызлык бар дип уйлыйсыз?


Тимур Локманов. 2004 елдан Башкорт яшьләре иттифагы Бөтендөнья башкорт корылтае белән бергә эшли. Бөтендөнья төрки яшьләре форумнарына йөреп торабыз. Анда башка илләрдән килгән төрки телләрдә сөйләшә торган халыклар белән аралашабыз. Без Татарстаннан килгән кунаклар белән дә аралашып торабыз. Әлбәттә, кайвакытта каршылык килеп чыга, ләкин, якынайткан фикерләр күбрәк. Шул ук төбәк-милли компонентын бетерү дә, безне бергәләп көрәшергә этәрә.

Римзил Вәли. Ул канунның зыяны күп, ләкин кечкенә бер файдасы бар. Ул бөтен халыкларны үзләрен якларга мәҗбүр итә, аларны берләштерә. Димәк, телне өйрәнү, магариф системасындагы проблемлар татар-башкортта охшаш. Глобализациянең, ассимиляциянең гомуми әкәмәте дә бар. Камил, син ничек уйлыйсың?

Камил Сираҗетдинов. Нәрсә берләштерә дигән сорауга җавап бирәсе килә. Беренчедән, без, татарлар, башкортлар – мөселманнар. Икенчедән, без күршеләр булып торабыз. Телләребез бик охшаш, бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз. Катнаш гаиләләр бик күп. Безнең арада бернинди “көзге җилләр” булмаска тиеш. Бер уртак халык булып, игезәк туганнар кебек, бу дөнья юлларыннан атларга кирәк.

Римзил Вәли. Камил, син этник туризм белән яшьләрне еш кына Казанга алып киләсең. Бу юлы бергә килгәнсез. Шушы көннәрдә генә бергә йөри башладыгызмы? Минем өчен феноменаль хәл, Уфадан ике милләтнең яшьләр оешмалары җитәкчеләре бергә килгәннәр. Гадәти тормышта, башка вакытларда да шулаймы?

Камил Сираҗетдинов
Камил Сираҗетдинов. Шушы өч көнлек бәйрәм вакытында ял итергә килдек. Аңа кадәр күп еллар буена уртак чаралар оештырабыз, бәйрәмнәр вакытында шалтыратып, бер-беребезне котлыйбыз. Аралашып, сөйләшеп фикерләр алышып торабыз. Башкортстанда татар һәм башкорт иҗтимагый оешмалары, яшьләр оешмалары бер юнәлештә эшли дип әйтсәм дә, ялгышмыйм. Чөнки моңа фактлар бар. Мәсьәлән, ел саен татар-башкорт КВНнары үтә. Яшьләр сәясәтендә аралар тыгыз бәйләнгән.

Римзил Вәли. Уфа татар яшьләренең хәлләре турында Камил әйтеп китте. Ә башкорт яшьләре нәрсә эшләп ята?

Тимур Локманов. Чиләбе, Ырымбур, Сарытау, Свердлау өлкәләрендә башкорт халкы – ул җирле халык. Шушы төбәкләрдә яшәгән башкорт яшьләрен бергә туплап, бер идея биреп, оешма эшләрер бер калыпта алып бару өчен бер кеше кирәк. Мин шундыйрак вазифа башкарам. Мәскәүдә быел май аенда ике тапкыр башкорт яшьләре сабантуе үткәрелде. Башкортстаннан махсус рәвешендә кунаклар чакырылды. Мин координатор рәвешендә эшләдем. Чаралар күп: башкорт яшьләре көннәре, яшьләр сабантуе...

Рәфис Җәмдихан. Тимур, Казанда өченче мәртәбе Татар яшьләре форумы узды, берсендә син үзең катнашкан идең. Ә сезнең башкорт яшьләре форумы, ялгышмасам, ул бер тапкыр үткән иде. Күпмегә бер җыеласыз сез?

Тимур Локманов. Сез өч тапкыр җыелдыгыз. Без 2004 елга кадәр комиссия рәвешендә эшләдек. Аннары без, форум үткәреп, совет дәрәҗәсенә күтәрелдек. Башкортстанда һәм чит төбәкләрдә яшәгән башкорт яшьләреннән лидерларын туплап, әңгәмә корып, таныштырып, шундыйрак эш алып барабыз.

Римзил Вәли. Татар яшьләренең форумы бар дип санала. Аның бюролары да бар. Ә сездә шура, корылтай шурасы. Уртак эшләрегез бармы?

Тимур Локманов. Бергә эшләргә теләкләребез бар. Без һәрвакыт эш өчен ачык. Хәзер без яшьләр арасында уртак платформа эшләргә җыенабыз. Чөнки 80-90% проблемалар безнең бер төрле. Аларны ачыклау өчен, чишү өчен без бер арага килгәндә әлбәттә, җиңелрәк башкарырбыз.

Римзил Вәли. Икенче форумда Римма Бикмөхәммәтова бик кызыклы чыгыш ясаган иде. Ул, мин Башкортстандагы татарларны кыерсыталар дип зарланырга теләмим. Башкортстан һәм Татарстан җитәкчелегендәге өлкән агайлар, сез безгә, яшьләргә хәл ителмәгән, чишелмәгән төеннәр калдырасыз, дип әйткән иде. Шуны калдырмаска кирәк, килешү төзергә кирәк. Килешүләрнең 1998 елдан бирле каралганы да юк, дип тә өстәгән иде. Римманың чыгышын тәнкыйть дип уйлаганнардыр. Бу бик кызыклы фикер.

Рәфис Җәмдихан

Тимур Локманов. Әлбәттә, бу сәяси карарлар белән бәйле. Халыкара мөнәсәбәтләрне алып баручы ике юнәлеш бар: сугыш чукмарлары ягъни карчыгалар һәм күгәрченнәр.

Римзил Вәли. Каты куллар һәм либераллар.

Тимур Локманов. Әйе, каты куллар вакыты бар, либераллар вакыты бар. Безгә таш яуганда, аңлашып, бер арага килеп, көчләребезне тупласак, таш яңгырына каршы чыгарга көчләребез дә булыр.

Римзил Вәли. Башкортстан татар яшьләренең оешмалары шактый четерекле, катлаулы шартларда эшли. Ниндидер проблемлар туып килә. Дәүләт хакимиятенең татар яшьләренә, татар мәгарифенә конструктив, уңай мөнәсәбәт белдерүе мөмкинме?

Камил Сираҗетдинов. Мин бөтен оешмалар өчен җавап бирмим, чөнки һәр оешманың үз уставы, максатлары, юнәлеше бар. Һәр оешманың үз җитешмәгән яклары бар, плюслары бар, дуслары бар, дошманнары бар.

Римзил Вәли. Татарстанда татар җәмәгатьчелеге хакимиятне еш кына тәнкыйтьләп ташлый. Сез Башкортостан рәсми даирәләрнең милли мәнфәгатьне кайгырту белән канәгатьме, юкмы?

Камил Сираҗетдинов. Яшьләр сәясәтенә олы абзыйлар күбрәк басым ясасалар, яхшырак булыр иде.

Римзил Вәли. Шәһәрдә татар-башкорт телләрендә сайрап сөйләшеп, мәдәни чаралар үткәреп, гаиләдә, урамда, эштә, университетта милли телләрдә сөйләшү киң таралганмы?

Камил Сираҗетдинов. Кешенең ана телендә сөйләшүендә милли җәмәгатьчелек кенә, дәүләт органнары гына җаваплы дип әйтсәк, дөрес булмас. Чөнки һәр кеше гаиләдә үсә. Гаиләдә үскән чакта әти-әнисенең бу балага нинди тәрбия бирү, нинди юнәлештә тәрбияне алып барунда да бик зур бәйлек бардыр дип уйлыйм.

Тимур Локманов. Башкортстанда яшьләр арасында либерал оешмалар да, бик радикаль оешмалар да бар. Һәрбер оешманың үз лидеры. Радикаль оешмалар бөтенләй каршы, оппозицияда торалар.

Римзил Вәли. Ә сездә оппозициядә булырга рөхсәт ителәме? Оппозицияда булган кеше рәсми оешмада эшләргә, матбугатка чыгарга хаклымы?

Тимур Локманов. Әле безгә Интернеттан мәгълүмат күбрәк килә.

Римзил Вәли. Димәк, информацияне ябып торсаң, барыбер чыга.

Тимур Локманов. Властька каршы кешеләр, мин белгән өч-дүрт кеше, Уфада Фәннәр академияда эшли, аларны куган кеше юк.

Римзил Вәли. Димәк, мөстәкыйл фикерне ябып кую файдасыз. Уртага куеп сөйләшергә кирәк, шулай бит?

Тимур Локманов. Әлеге вакытта кайбер язучылар рәсми рәвештә эшли, димәк оппозиция булырга ярый.

Римзил Вәли. Соңгы елларда башкорт җәмәгатьчелегенең бер өлеше үз милләтенең теле, мәдәнияте киң таралмау сәбәбен татарлардан күрә башлаган иде. Янәсе, Башкортсандагы татарлар, чынлыкта, үз туган телен оныткан башкортлар. Шуңа күрә, Туймазы, Чакмагыш, Стәрлебаш кешеләре туган башкорт телендә белем ала алмыйлар, дигән фикерләр матбугатта да чагылгалап тора. Андый карашларны матбугатта күргәнегез бармы? Ләкин, андый сүзләр язганнан дөнья җимерелмәде. Шуның кебекләрне бездә дә яздылар. Хәзер ничек карыйсыз, татарның, башкортның милли үсеше бер-берсенә зыян китерәме?

Тимур Локманов
Тимур Локманов. Безнең бер күрше агай бар иде, чучка үстерә иде. Аның чучкалары бик начар ашый торган булган. Шуннан күрше икенче урыска барып, нишләп минем чучка ашамый. Дип сораган. Тегесе, ә син аның каршысына көзге куй, дигән. Күршебез шулай иткән дә. Шушы көннән башлап, чучка ашый башлады. Чөнки ул каршысында тагын бер чучка күреп, ул ашап бетергәнче, үзем ашыйм дип уйлый торган булган. Конкурент, янәсе. Шуннан чыгып әйтәсе килгән фикрем, көндәшлек кайбер очракларда татар-башкорт халкы өчен файда гына китерә.

Римзил Вәли. Бик кызыклы әйберләр яңа булып ишетелә. Мондый шартларда мондый сөйләшү сирәк була. Канәгатьме без әлеге хәлдән? Мин Башкортостанның Дүсән дигән авылыннан, анда татарлар яши. Әгәр дә аларның яртысын башкортлар дип язсалар, мин әйтәм, ә күршедәге башкорт авыллары булган Бикколдагы, Каныкайдагы минем дуслар нинди милләттән? Ягъни Дүсән-Дүсән, Биккол-Биккол, Каныкай-Каныкай булып яшәсә, халык канәгать булып, матур итеп яшәчәк.

Рәфис Җәмдихан. Без бу тапшыруга Татар яшьләре форумы рәисен чакырдык, килмәде. Мин электән үк тәкъдим итеп килдем, татар-башкорт яшьләре арасында мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк. Сәясәт – ул үтә торган әйбер. Әйдә, башлыйк әле татар-башкорт дискотекасыннан. Уфада, Казанда, җырчылар алышып, татар-башкорт дискотекалары оештырып карарга мөмкин. Шундый кечкенә гамәлләрдән эш башларга кирәк.

Камил Сираҗетдинов. Гади генә әйткәндә, гади халык дус яши бит. Башкорт-татар районнары дус яши. Туйлар, бәйрәмнәр бергә оештыралар. Читтәге җитәкчелеккә, зур-зур абзыйларга Башкортстан һәм Татарстан халкының дус яшәве кирәкмидер. Бу килеп чыкмас, без һәрвакыт бергә булырбыз. Без бердәм булсак кына, бәхетле булырбыз. Өстә утырган 15-20 кеше күп эш эшли алмаслар. Татарстан һәм Башкортстан җитәкчелегенә дә әйтәсе килә: өстә утырган дәүләт вәкилләре халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш. Гади халыкны онытмаска кирәк. Аларның татулыкларына, дуслыкларына кара тамга салмаска кирәк.

Тимур Локманов. Без соңгы ун-унбиш ел эчендә ишеткән сүзләр, әйткән фикерләр – безнең өчен бәләкәй тарих. Без татар-башкорт проблемнарыннан ниндидер чыгыш табырга тиеш. Безнең республикаларга каршы ачыктан-ачык яу башланды. Соңгы арада Мәскәү телевидениесе Башкортстанга карата пычрак ата торган тупас, заказ рәвешендә тапшырулар башлады. Башкортстанны баткакка төшерү, имеш анда җитәкчелек начар дигән булып, безнең президентыбызга каршы ясалган әйбер ул. Без бердәм булырга тиешбез. Чөнки, әле безнең президентка каршы эшләсәләр, иртәгә сезнекенң каршы чыгарга мөмкиннәр.

Римзил Вәли. Башкортстан хакимиятен фаш иткән мәкаләләр, тапшырулар чыкканда сөенеп, кул чабып шатланган кешеләр бармы анда?

Тимур Локманов. Владимир Путинның сүзләрен искә төшерәм: җәмгыять сәламәт һәм көчле булсын өчен, бер төрле генә агым, бер төрле генә сәяси юнәлеш җитми. Шулай булгач, оппозиция да кирәк, бу хәбәргә сөенгән кеше дә бардыр. Башкортстанда 4 миллионга якын кеше яши, халыкны фикерләрен җыеп йөрмәдем, кемнәр сөенгән, кемнәр көенгән.

Римзил Вәли. Казанга килеп, сәяси темага шундый сөйләшү алып барган өчен сезгә зур рәхмәтлемен.


фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG