Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Милли Мәҗлесе Кытайны хөкем итә


Татар Милли Мәҗлесе Синҗан уйгыр автоном төбәгендә һәм аның башкаласы Өремчедә уйгырларга каршы көч куллануны хөкем итүен белдерде.

Белдерүдә “Шәркый Төркестанны басып алган һәм аның төп халкын юк итүне максат итеп куйган Кытай уйгырларга каршы бернинди мәкерле адымнардан да тартынмый” диелә.

Милли мәҗлес Кытай хөкүмәтенең уйгырларга карата сәясәтен геноцид дип атый һәм дөнья җәмәгатьчелеген дә аны шулай бәяләргә чакыра.

5 июльдә Өремчедә хан кытайлары белән уйгырлар арасындагы бәрелешләрдә 184 кеше һәлак булды, 800-ләп кеше яраланды.

Өремчедә тагын 2 уйгыр үтерелде

Кытай полициясе Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә 2 кешене атып үтерде.

Кытайның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары канун бозган 2 уйгыр атып үтерелде дип хәбәр итә.

Тагын бер уйгыр яраланган.

Узган атнада Өремчедә уйгырлар белән Хан кытайлары арасында булган бәрелешләрдә кимендә 184 кеше һәлак булды.

Рәсми саннарга караганда, аларның 137-се хан кытае, 46-сы уйгыр булган.

Кытай төбәккә өстәмә меңнәрчә хәрбиен китерде.

бәйле язмалар
XS
SM
MD
LG