Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар шамаилләре Мәскәүдә


Мәскәүнең Дәүләт шәрык музеенда «Татар шамаиле сүз һәм тасвир» дип аталган күргәзмә ачылды.

Күргәзмә ачылыр алдыннан шәрык музеенда матбугат очрашуы да үтте. Анда Дәүләт шәрык музее директоры профессор Александр Седов, Татарстанның тел һәм әдәбият институты директоры Ким Миннуллин, шамаилләр белгече рәссәм Рөстәм Шәмсутов, Русия сәнгать академиясеннән Татьяна Стародуб катнашты.

Музей директоры Александр Седов: «Мин гомер буе шәрык сәнгате белән шөгыльләнәм, ләкин шамаилләр ничектер минем ихтибардан читтә калган сәнгатъ төре булып чыкты. Аларны күреп мин шаккатым», дип күргәзмәгә югары бәя бирде.

Татар шамаилләре хакында чыгыш ясаган Рөстәм Шәмсутов, элек шамаилләрне гади кешеләр ясаган, аны хәтта сәнгатьнең наив төркеменә кертергә була. Ә хәзер халык иҗат иткән бу мөгҗизаларны аңлатыр өчен тулы бер институт таләп ителә, диде. Тел һәм әдәбият институты директоры Ким Миннуллин, бу күргәзмә институтның җитмеш еллыгына багышлана, безнең үзебез өчен бу көтелмәгән хәл булды, татар сәнгатенә шундый ихтибар булу безне бик сөендерде, дип белдерде.

Әлбәттә күргәзмәне оештыруда төп рәхмәтләр Мәрҗәни фондына әйтелде. Ачылышта аның җитәкчесе Рөстәм Сөләймәнов та бар иде. Без аннан, кырыкка якын күргәзмәгә куелган ул шамаилләрне кайдан алдыгыз, дип сорадык.
Ким Миңнуллин, Роза Солтанова, Рөстәм Сөләйманов


Ул шамаилләрне шәхси коллекцияләрдән алынуы турында әйтте. «Алар хәзер Мәрҗәни фондында сакланачак, ләкин без аларны әле Казанга да алып барып күрсәтәчәкбез. Шулай ук безне башка җирләрдә дә көтәләр», диде Рөстәм Сөләймәнов.

Шамаилләр музейның өч залында урнашкан иде. Анда 19 гасыр ахыры 20-нче йөз башында типографиядә басылган, ислам энцеклопедиясе дип исем алган шамалилләр дә, борынгырак, кулдан пыялага ясалган хәрефләре кургаш кәгазь белән төрелгәннәре дә һәм бүгенге рәссамнарның да эшләре бар иде.

Алар арасында Бакый Урманче, Рөстәм Шәмсутов, Фирдәүс Гирфанов, Рамил Насыбуллин, Ришат Сәләхетдинов, Васил Ханнанов, Нәҗип Нәккәш һәм башкаларның эшләрен атарга була. Күргәзмәдә катнашкан Нәҗип Нәккәш мастер класс та уздырды, язган рәсемнәрен күргәзмәгә килүчеләргә бүләк итте.

Күргәзмәгә килүчеләрнең барысына да Мәрҗәни фонды нәшер иткән күргәзмә катологы тапшырылды. Һәм шул ук фонд ярдәмендә басылган «Төрек дөньясы сәнгате. Төрки халыклар сәнгатенең башлангачы һәм дәвамы» дип аталган, 2008 елда Казанда узган рәссәм һәм мәгърифәтче Таһировка багышланган конференция язмалары да тәкъдим ителде.

Мәскәүдә шәрык музеенда ачылган татар шамаилләре күргәзмәсе 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG