Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:45

Ильминский кириллицада алфавит төзеп биреп, керәшен татарларын мөселман йогынтысыннан чыгару өчен тырышкан.

19 гасыр азагы татарлар өчен шактый катлаулы чор була. Бу вакытта Русия урыс булмаган халыкларга карата сәясәтен үзгәртә. Көчләп чукындыру урынына Патша хакимияте дөньяви урыс мәдәниятен кертергә омтыла башлый.
Моннан тыш, 19 гасыр ахырында Госманлы империясе белән Русия арасында булган сугыш нәтиҗәсендә илдә яшәүче халыкның матди хәле шактый начарлана. Бу гына да түгел, өч гасыр буена көчләп чукындырылып килгән татарлар киредән гаммәви рәвештә исламга кайта башлый, чуаш-марилар ислам диненә күчергә тотына. Бу хәлләрне праваслау чиркәве һәм патша хакимияте тыныч кына күзәтеп ята алмый, 1867 елда Изге Гурий борадәрлеге дигән оешма оештыра. Бу җәмгыять Идел – Урал халкын үз телендә укытып, мәктәпләр ачып праваслау диненә кертергә тырыша. Ильминский реформалары дип атала бу вәзгыят.

Шул максаттан, 1893 – 99 елдларда гына да Идел-Урал һәм башка төрки халыклар телендә 312 исемдәге миллионнан артык тираж белән китаплар бастырыла. Чуаш, татар керәшеннәре, мари, хәтта алтай, корея халыклары өчен кирил хәрефләрендә китаплар бастырыла. 1893 елда нәшер ителгән “Провославный собеседник” исемле миссионер журналынңда, башта бу халыкларның үз телләрендә праваслау динен укытабыз, аннары алар үзләре үк ике-өч буында урыслашып бетәчәк дип языла.
Шул ук вакытта, мөселман татарларга урыс телен уктуны, муллаларның урыс телен белүе мәҗбүри дип игълан ителә. Моннан тыш, чит илләрдә басылган мөселман әдәбияте нигезендә мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту тыела башлый. Татар мөселманнар бу хәлгә үзләренең җавапларын бирәләр. Халык арасында яшерен рәвештә сәяси эчтәлектәге прокламацияләр таратыла.
Алдагы язмаларда тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин белән әлеге прокламацияләрнең Казан байлары Сәйдәшевалар тарафыннан эшләтелгәнен ачыклаган идек. Шулай ук, рәсми муллалар, татар морзалары бу эштә читтә торганнарын белдек. Халык арасында таратылган прокламацияләр нәтиҗәсендә Патша хакимиятендә татарлардан протест белдереп бер-ике ай эчендә генә дә меңәрләгән петицияләр агылганы хакында сөйләштек. Илдус Заһидуллин сүзләренчә, Николай Ильминский һәм патша хакимиятенең тырышлыгы татарлар арасында нәтиҗә бирми.
19 гасырга караган тарихи китапларны, документларны өйрәнгәндә, мин, бер нәрсәгә шаккатып утырдым. Бөтен Русия хакимияте, урыс праваслау чиркәве, тулы бер академияләр татар һәм башка халыкларны урыслаштыру өстендә эшли. Ә татар бирешми. Илдус Заһидуллин сүзләренә карганада, моның сәбәбе, татар каршылык хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең тирән әзерлеге ята.
Илдус абый, менә мин ул прокламацияне укыйм, әлбәттә, ул шул чорга хас татар телендә язылган, гарәп-фарсы алынмалары күп. Моның авторлары Русиядә барган сәясәтне дә, вакыйгаларны да, урыс матбугатын да, праваслау чиркәве сәясәтен дә белеп торганнар. Ул вакытта безнең зыялыларыбызның төшеп калмаганыгын күрсәтә бит бу.
Илдус Заһидуллин. Әлбәттә, алар урыс газетларында булган бөтен мәгълүматне укып барганнар, анализлаганнар. Әле алай гына да түгел, мәсьәлән, шул ук Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсендә, яисә инде Эрбиттәге ярминкә вакытында махсус карарлар чыгарганнар. Аерым питиция компанияләре нәкъ менә шушы ярминкәләрдә кабул ителгән карарлардан соң булган. Ягъни “Иттифак-әлмөслимин” фиркасенең нәкъ менә Мәкәрҗә ярминкәсендә барлыкка килүе, ул менә шушы электән килгән киңәш мәҗлесләренең яңа форматта, яңа шартларда дәвам ителеше.
Рәфис Җәмдихан. Менә бу прокламацияләрнең нәтиҗәсе булып, татарларның сәяси партия тудыруы тора.
Илдус Заһидуллин. Әйе, әлбәттә шулай. Димәк бу прокламацияләрдә, хөкүмәт мөселманнарның эчке эшләренә, мәгарифенә һәм башка өлкәгә кысылырга тиеш түгеллеге ассызыклана. Урыс телен укытуны мәҗбүри түгел, ә ирекле итеп куярга тиеш дигән фикер ята. Ә инде 20 гасыр башында, милли тендецияләр, милли үзаң нык көчәйгән шартларда, шушы сүзләргә мөселманнар Русиядә урыслар кебек үк тигез хокуклы булырга тиеш дигәне өстәлә. Һәм дини һәм дөньяви өлкәдә дип әйтик инде. Менә шушы сүзләрне әйтүчеләр, 19 йөзнең икенче яртысындагы мәктәп мәдрәсәләрдә укып чыккан егетләр булган инде.
Рәфис Җәмдихан. Менә прокламациядән тагын бер өзек. “Поляклар ялгыз урысча укымак илә нихәлгә килделәр. Бүгенге көндә Ләхстанда, ягъни поляклар илендә, гыйбадәттән катгый назар илә, исламиядән бер шәйләре калмамыш. Татарлар да бонларны һәр заман күриюрлар, әмма һич гыйбрәт алмаслар”, диелә.
Илдус Заһидуллин. Патша хөкүмәте бер сәясәт үткәргән, ул да булса, киләчәктә халыкларны ассимиляцияләү. Төрле өлкәләрдә ул төрлечә барган. Ә полякларда көчле дворян катламы, Русиягә кушылганчы ук университетлары булган. Менә шушы югары культураны юкка чыгарып, ничек тә булса урыс элементын кертеп, анда урыс халкын күчереп, милли мәгарифне, поляк телен кысу башлана. Моның чалымнарын Балтыйк буедә да, үзләрендә дә күргәннәр. Һәм шушындый кырыс сәясәт киләчәктә безгә карата да куллану мөмкин дип фаразлаганнар. Гыйбрәт өчен шушы мисалны китергәннәр. “Бездә юк, әмма булачак. Без бердәм булырга тиеш, көрәшергә тиешбез, хәзердән үк үз сүзебезне әйтергә тиеш!”, дигәннәр.
Рәфис Җәмдихан. 19 гасыр азагында еш телгә алына торган шәхес ул Николай Ильминский. Менә аның бу вакыйгаларга катнашын аңлатып китегез әле.
Илдус Заһидуллин. Аның катнашы турыдан-туры бар. Ул характеры белән тыныч, ипләп кенә аралашып йөри торган кеше булса да, мөселманнар белән дустанә мөнәсәбәт корса да, Синодның обер-прокуроры Константин Победоносцевка язган хатлары һәм мөфтиләрне сайлаганда язган тәкъдимнамәләре, аның чын мәгънәсендә мөселманнарның дошманы булуын раслый. Бер үк вакытта ул зур тюрколог. Бүгенге көндә безнең праваслау динен тотучы кардәшләребез чуаш, удмурт, мари, алтай төбәгендәге халыклар өчен алфавит булдырган. Аларның үз туган телләрендә язма культурасына нигез салган. Милли-дини мәктәпләрен булдырган. Аларның дин әһелләрен һәм беренче милли интеллигенциясен үстергән шәхес буларак танылган.
Рәфис Җәмдихан. Ул алфавит төзегән. Әмма бу эшләрне ул урыслаштыру максатында эшләгән түгелме? Алфавит төзеп биреп, әкренләп урыс мохитенә кертеп…
Илдус Заһидуллин. Әлбәттә, ул кириллицада алфавит төзеп биреп, чуашларны, мариларны, безнең керәшен татарларын мөселман йогынтысыннан чыгару өчен тырышкан. Һәм әгәр дә алар кириллицада укырга өйрәнсәләр, аларга урысча укырга да җиңел булачак дип уйлаган. Икенчесе, мөселманнар бу мәсәләне бик игътибар белән күзәткән һәм керәшеннәр арасында, аларны исламга кайтару буенча зур эш алып барганнар. 70-80 елларда, акрынлап чуаш, мари, удмурт, керәшен авылларында Изге Гурий җәмгыяте оештырган миссионер мәктәпләрнең күбәюе, әлбәттә аларга шулай ук шом салган. Ягъни, бу безнең төбәктә миссионерлыкның көчәюе дип кабул ителгән.
Рәфис Җәмдихан. 19 гасыр азагында җәдитчелек алай киң таралмаган, әле Мәрҗәни чоры бит инде бу. Ә менә алар, Мәрҗәниләр урыс мәктәпләрен ачуга, әлифбалар төзеп бирүгә..?
Илдус Заһидуллин. Һәрхәлдә Мәрҗани үзе урыс телен өйрәнүне һәрбер мөселман өчен кирәкле шөгыль дип санаган. Алай гына да түгел, дөньяви фәннәр укутудан башка милләтне алга җибәрү мөмкин түгел дип әйткән. Аның шулай икәнен татар буржуазиясе дә аңлаган. Һәм шуңа омтылганнар да. Менә Казанда бер юлы 3-4 урыс класслары ачылуы, нәкъ менә татар буржуазиясе инициативасы белән булган. Ләкин алар икенче әйбердән курыкканнар.

Бер яктан, шушы урыс сыйныфларын ачтырып, йогынтыга бирелү куркынычы булган. Әгәр дә халык шушы вакыйгаларга тискәре җавап бирмәсә, патша хөкүмәте бу позицияне үзенең эшчәнлеген көчәйтү өчен файдаланудан курыкканнар. Дөресен генә әйткәндә, 20 гасыр башындагы күтәрелеш, бер юлы берничә дистә гәзит чыга башлау һәм башка өлкәләрдәге уңай күренешләр - барсы да шушы 19 йөзнең икенче яртысында, ул вакыттагы милли лидерларыбызның татар җәмгыятенә урыслаштыру элементын кертмичә, аны саф, үзенчәлекле итеп саклап калу белән бәйле. Ә сәяси үзгәрешләр, милли аң күтәрелеше башлангач, менә шушы масса, үзенең талантлы шәхесләре җитәкчелегендә, яңа шартларда, дөньяви якка да үсеш кичерә. Һәм Русиядәге барлык мөселманнар арасында, татарлар, дөньяви белемнәрне тарату, алгарышка омтылу буенча иң алдынгы рәтләрдә бара башлый.
Рәфис Җәмдихан. 19 гасыр азагында яшәгән шагыйрь һәм татар милли каршылык хәрәкәтендә шактый зур роль уйнаган Баһаветдин Вәиси болай дип язып калдырган.
Бу дөньядыр - базар, мәйдан, уен,-
Ни белсеннәр уенны - коллар?
Ә татар гыйлем, белем ярдәмендә көрәкшкән. Шуңа, вәисиләр хәрәкәтенә нигез салучы шул ук Баһаветдин Вәиси болай дип нәтиҗә чыгарган:
Гыйлме юк инде – отылды, гыйлме бар котылды.
XS
SM
MD
LG