Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:53

Прокламация - сәяси чакырулар хакында әңгәмә 19 гасыр азагында Русиядәге вәзгыятьтән башланды.

Тарих - тәгәрмәч, спираль кебек, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта диләр. Хактырмы бу сүзләр, юкмы, анысын һәркем үзе хәл итә. Ләкин, шул ук тарих әфәнде үз эченә алган кайбер вакыйгалар, теге яки бу рәвештә әйләнеп кайтуын да инкарь итеп булмый. Бу җөмләдән, татар тарихы да искәрмә түгел. Вакытында кагылган, сугылган, үз чорында бөек дәүләтләр, башкалар кызыгырлык мәдәният тудырган татар халкы тарихы соңгы 20 елда шактый өйрәнелде кебек. Моның өчен Татарстанда махсус Тарих инстиутты, Татар энциклопедиясе инстиуты оештырылды.

Халыкара кимәлдәге галимнәр авторлыгында күп томлы “Татар тарихы” дип аталган хезмәтләр, урыс һәм татар телләрендә “Татар энциклопедиясе” нәшер ителә башлады. Ләкин, бу академик басмаларга кереп өлгермәгән, әмма чоры өчен шактый мөһим роль уйнаган тарихи документлар һаман да табыла тора. Һәм алар теге тарих тәгәрмәчен хәтерләтә. Ак таплар диләр моны. Тарихтагы ак таплар. Тукай бу хакта моннан 100 ел элек болай дигән:

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мескен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Хәзер инде заманасы башка. Татар да мескен түгел, ул үзенең меңъеллык башкаласында, үз дәүләтендә, үзенең шанлы тарихын барлый. Инде өзлеп-өзлеп түгел, ә беркемнән дә курыкмыйча, тарихтагы ак тапларын да юа, өйрәнә, туплый һәм сабак ала. Сабак алу, үткәнеңне белү беркайчанда артык булмый.

Казанда тар даирә белгечләренә генә мәгълүм булган тарихи документларны бастыра торган, вакыйгалар хакында яза торган “Гасырлар авазы” дип аталган журнал нәшер ителә. Әлеге журналның яңа санында, 19 гасырга караган, татарча аноним прокламацияләрдән өзекләр басылып чыкты. Моннын 120 еллар элек Русия хөкүмәтенең ислам диненә һәм мөселманнарга карата сәясәтен яктырткан һәм аңа каршы тору ысулларын тәкъдим иткән бу документ вакытында зур үзгәрешләргә китерә. Прокламацияне фәнни журналда басуга әзерләгән тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин прокламациянең максаты, ул чордагы татар милли мәгариф системасын саклап калуга, анда урыс тәэсирен булдырмауга, чит илләрдә басылган мөселман дини китапларын тыюга каршы торырга, милли әлифбаны сакларга өндәгән ди.

Бүгенге көнгә дә бик аваздаш бу прокламация, ягъни сәяси чакыру хакында без галим белән әңгәмә корабыз. Сүзебез иң тәүдә 19 гасыр азагында Русиядәге вәзгыятьтән башланды.

Илдус Заһидуллин. 19 йөзнең икенче яртысы - ул Русиядә модеренизация чоры. Бу модеренизацияне патша хөкүмәте башлап җибәрә. Ул беренче чиратта 1860-70 еллардагы либераль реформалар белән бәйле. Әйтик, земство реформасы, шәһәр идарәсе реформасы, суд, хәрби реформа һәм, әлбәттә инде, крепостнойлыкны юкка чыгару реформасы. Әлеге реформаларның тагын бер үзенчәлеге – ул да булса Русиянең үзәгендә, ягъни урыслар күп яши торган төбәкләрдә, ә моңа татарлар яшәгән төбәкләр дә керә, инде империя моделеннан, мин әйтер идем, милли дәүләт моделенә күчү эшен башлап җибәрү. Ягъни бу реформалар барсыда урыс халкын күздә тотып эшләнә һәм шушы төбәкләрдә беренче булып үткәрелә.

Шушы эшләрне башлагач, патша хөкүмәте, биредә яшәгән урыс булмаган халыкларны да яңача ассимиляцияләү турында уйлый башлый. Мөселманнарга карата бу ассимиляцияләү, беренче чиратта дөньяви урыс мәдәнияте аша, урыс белемен таратып тормышка ашырырга тиешле була. Ягъни берничә гасыр дәвавмында барган христианлык белән ислам дине көрәше нәтиҗәсез булу сәбәпле, яңа сәясәт эшләнә. Ә мәктәп мәсьәләсе – ул мөселман мәхәлләләренең эчке эше. Менә шушы өлкәдә 1870 елда, урыс телен тарату буенча программ эшләнгәч, мөселманнар белән хөкүмәт арасында каршылык пәйда була. Һәм шушы каршылыкның бер элементы булып, мөселманнар арасында 80-90 елларда таралган прокламацияләр була.

Рәфис Җәмдихан. 19 гасыр азагында татар дөньясында мәгълүмати тарлык булу сәбәпле, прокламацияләр халыкка, беренче чиратта муллаларга барып җитә, шулай итеп, татар элитасының фикерләре, илдә булган яңалыклар, бу яңалыкларга нинди реакция белдерергә кирәклеге хакында татарлар шушы прокламацияләр аркылы белеп торалар. Ә ул чорда, татар-мөселман өммәте өстендә кара болытлар тагы да куера башлый.

Илдус Заһидуллин. Русия 19 йөзнең икенче яртысында либераль реформалар башласа да, хокукый дәүләткә омтылса да, ул полиция дәүләте һәм тоталитар ил булып кала. Тоталитар дәүләтнең төп билгеләренең берсе – ул җәмгыятьнең һәр өлкәсендә үзенең контролен урнаштырырга тырышу. Ә менә шул юнәлештә эш башлап, 1874 елда патша хөкүмәте Урта Идел һәм Урал төбәгендәге барлык мәктәп һәм мәдрәсәләрне мәгариф министрлыгы карамагына тапшыра. Бу мөселманнарның эшенә тыкшыну була. Ни өчен дигәндә, мәчетләр, мәдрәсәләр алар мәхәллә карамагында, аларны халык үзләренең хисапларына, яки аерым химаячеләр акчасына тотканнар. Алар барысыда дини уку йорты булып саналган. Ә хөкүмәт үзенең контролен урнаштыра башлый.

Бу вакытта мәктәп мәсьәләсе сәяси проблемга әйләнә. Бу бездә генә түгел, Балтыйк буенда булсын, Украина да булсын, нәкъ шундый ук күренеш күзәтелә.1890 елларда хөкүмәт җирле халыкны буйсындыра алмагач, барлык милли мәктәп биналарын конфискацияли. Нәкъ большевиклар соңыннан эшләгән сыман итеп. Бездә, әлбәттә бу дәрәҗәгә эш барып җитми, ләкин менә шушы мәктәпләр өстеннән контроль урнаштырырга омтылу, көчләп урыс сыйныфлары ача башлау, халык арасында төрле фикерләр тудыра.

Рәфис Җәмдихан. Илдус абый, менә бу прокламацияләргә әйләнеп кайтканда, аларның авторларын төгәл чамалап буламы?

Илдус Заһидуллин. Менә бу беренче прокламация, хөкүмәтнең анда ничек яңа юл белән мөселмманнарны ассимиляцияләргә омтылуы, дин әһелләренә мәҗбүри рәвештә урыс телен белергә кушуына бәйле рәвештә, болар барсы да тәүге рәвештә 1889 елда Казан бае Әхмәтҗан Сәйдәшев оештырган компания барышында эшләнгән прокламацияләр.

Әхмәтҗан Сәйдәшев хәтирәләреннән:

1873-нче елларда Казан шәһәр Думасына гласный булып сайландым. Бу елларда мәдрәсәләрдә русский класс ачу хакында яңа низам чыккан иде. Бу көн вакыйгаларының мәйданга тууына сәбәп булды. Мәдрәсәләрегезгә русский класс кертегез дип бик тәклиф иттеләр, русский класс булмаган мәдрәсәләрне ябабыз диеп тә кылдылар. Без шул хакта беркадәр уйлаганнан соң мәдрәсәләрдә урын җәһәтеннән бик тыгызлык, шунлыктан русский классларны аерым (русский класс при медресе) ачу мәгъкуль булыр иде, дигән фикерне салырга һәм шул русский классларның расходына шәһәр тарафыннан акча бирдерергә иҗтиһад иттеләр. Бәянелхак. – 1912. – 14, 16 май, 8, 27 июнь



Ул махсус берничә писарь яллап, аларны күбәйтеп, төрле төбәктәге дин әһелләренә җибәрә торган була һәм шуның нәтиҗәсендә, 1889-90 елларда Казан губернасыннан гына да Патша исеменә, дин әһелләренә мәҗбүри рәвештә урыс телен өйрәнү турындагы законны юкка чыгаруны үтенеп сорап, 350 Самар губернасыннан 300 гариза килә. Ягъни, минемчә, Урта Идел төбәгендәге һәр губернадан, барча татар авыллары да шушындый манифистациядә катнаша.

19 йөзнең икенче яртысында халык чуалышлары күп булмый, менә татар элитасы, беренче чиратта, ул вакыттагы татар буржуазиясенең идеологиясе йогынтысы нәтиҗәсендә, татарлар хөкүмәткә басым ясар өчен күпләп гаризалар, ягъни питиция бирү алымын киң куллана башлыйлар. Күз алдына китерегз, бер-ике ай эчендә берничә мең питиция килә икән, әлбәттә, хөкүмәт уйга кала торган була.

Рәфис Җәмдихан. Дистәләгән татарча прокламацияләр, алардагы сәясәтне тирән анализ, төрле ысуллар белән халыкка җиткерү, шуның аркасында патша хәзрәтләренә йөзәрләгән петицияләр нәтиҗәсез калмый:

Илдус Заһидуллин.
Менә бу урыс телен тарату буенча уйланылган эшләрнең бик азы гына тормышка аша, һәм әйтергә кирәк, безнең Казан губернасында хәлләр шактый катлаулы була, чөнки биредә мөселманнарга каршы көрәш үзәге урнашкан була.

Рәфис Җәмдихан. Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин 19 гасырга караган татарча аноним прокламацияләр хакында белешмә бирде. Ләкин без бу документлар хакында алга таба да сүз алып барачакбыз. Аларның тарихы, әле татарча газет-журнал, милли фиркаләр, Думасы да, андагы татар депутатлары да булмаган чорда татар халкы үзенең хокуклары өчен ничек көрәшкәнлегенең серләрен ачарбыз. Шулай ук бу прокламацияләрнең кемнәр тарафыннан язылуы, ничек таратылуы, рәсми дин әһелләренең, татар морзаларының, татар буржуазиясенең бу процесслардагы урыны, прокламацияләрнең нәтиҗәләре хакында да сүз булачак.

Бүген милләт, аның мәдәниятен яклап, акыллы сәяси кәгазьләр язу, урам җыеннарында бергә тупланып уртак фикер белдерү сирәк очрый. Ә 19 гасырдагы милли-сәяси көрәш доументлары бу тарих өчен дә, киләчәк өчен дә гыйбрәтле. Һәм бу прокламацияләрне хәзерге заман зыялылары, бигрәк тә милли көрәш юлындагы яшьләр тирәнрәк белсә, дөрес булыр иде.

Мәкалә башындагы тарих тәгәрмәченә килгәшндә… Тарих тәгәрмәче төбендә бер дәүләтнең, бу очракта Русиянең өзлекле сәясәте ята. Патшалар, генсеклар, президентлары алышына, идеологиясе әле монархиядән коммунизмга, аннан соң декмократиягә үзгәрә тора. Ә милли сәясәте чорлар аша килеп тә, һаман бер үк әйберне тәшкил итә. Тегермән ташы кебек, урыслаштыру, ассимиляция Русиядә яшәүче, бу илне тарихи ватаны, туган җире дип таныган аз санлы халыкларны эшкәртә дә, эшкәртә. Моннан котылу юлларын әлеге тарихи сәхифәләр ача.

Азатлык белешмәсе:

Сәйдәшевләр - Казан сәүдәгәрләре һәм эшкуарлары, җәмәгать эшлеклеләре: Әхмәтҗан Яхья улы (1840- 1912) уллары белән уртактан сәнәгать әйберләре, чәй һәм шикәр белән сәүдә итә. 1893 елда уллары 1894 елда Б. Субаев белән дә берлектә сәүдә-сәнәгать ширкәтен оештыра. 1906 елдан “Бәянелхак” газетасы нәшире;

Мөхәммәтҗан Әхмәтҗан улы (1865-1914) атасы нигезләгән сәүдә-сәнәгатьширкәтләренең уртак хуҗасы, атасы белән бергә Казанда “Бәянелхак” газетасын нәшеритә (1906-1914).

Сәйдәшевләр 1883-1901 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа бинасы төзелешенә, башка мәчет-мәдрәсәләрне тотуга, Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенә һәм Иске Татар бистәсен төзекләндерүгә акчалата булышлык итәләр.

XS
SM
MD
LG