Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен Казанда имзалар җыю дәвам итә. Яшьләр форумы ниятләгән 100 мең тавыш әлегә җыелмаса да, бу чара Русиядә ыгы-зыгы китереп чыгарды.

Бүген барлыгы 7 мең тирәсе имза җыелган. Татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, алар барлыгы 100000 тирәсе имза тупларга өметләнә. Әлеге эшкә Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары да кушылган.

“Мәскәү өлкәсе, Башкортстанда, Ульянда, Самарада, Себердә бик актив эш алып баралар”, ди Айсин.

Мәскәүгә татар телен икенче дәүләт теле итү турында имзалар җибәрелмәгән килеш, Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска “татар яшьләрен язгы чир белән авырый” дип бәяләде инде.

Слискага хат язганнар

Руслан Айсин Татар Яшьләре форумы исеменнән Любовь Слискага ачык хат язган.

“Бездә гомумән чир юк, чөнки татар теле өчен гомер-гомергә көрәш алып барганнар. Халкыбызның хокукларын яклау – чын татарның бурычы. Безнең өчен ул гадәти әйбер. Күрәсең, Мәскәү түрәләре өчен ул йә мәзәк, йә чир булып тоела”, ди Руслан Айсин.

Руслан Айсин
Безнең карашыбызча, язгы котыру Дәүләт Думасының үзенә хас. Дума эшчәнлегендә “котырынулар”, шовинистик фикерләүләр һәрдаим булып торды. Канун нигезендә латин графикасын тыйгач, Дәүләт Думасында күп миллионлы татар халкын сатлыкҗанлыкта гаепләдегез, диелә Слискага юлланган хатта.

“Мәгарифтә милли-төбәк компонентын бетерү, Бердәм дәүләт имтиханын да урыс телендә генә тапшыру үзе ни тора. Бу мәсьәләләрдә депутатларның үзләренең сәламәтлекләрен тикшерергә кирәк. Безнең депутатлар чынбарлыктан ерак тора. Алар илдә ниләр барганын күрми”, ди Айсин.

Аның сүзләренчә, Слисканың украиннар белән беларусларның татарлардан күбрәк дип әйтүе илдәге тормышны белмәвен күрсәтә.

“Рәсми мәгълүматларга караганда, украиннар 2 млн, ә беларуслар 800 мең. Димәк, Дәүләт Думасының җитәкчелеге хәбәрдар түгел икән, бу бөтен сәяси даирәнең дәрәҗәсен күрсәтә. Аннан соң татар телен икенче дәүләт теле итү Яшьләр форумының, Айсинның гына теләге түгел. Бу бөтен татар яшьләренең мәнфәгатьләрен яклау. Шуңа күрә дәүләт аны хәл итәргә тиеш”, диде ул.

Чечняда татар теле дәүләт теле булырмы?

Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итәргә омтылу җитәкче даирәләрдә дә, пәрәвез сәхифәләрдә дә бәхәсләр китереп чыгарды. Хәзер “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең чираттагы чарасы турында Мәскәү матбугаты да шаулый башлады. Әмма Казанда чыга торган татарча газетларның күпчелеге бу турыда артык язмый да, сөйләми дә.

“Русский обозреватель” язуынча, Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Аркадий Баскаев, илдә 80% урыс халкы яшәгәндә, татар теле дәүләт теле була алмый. Әгәр дә татар теле дәүләт теле була калса, Русиядә яшәүче башка халыклар да үзләренең телләрен өченче, дүртенче тел итәргә хокуклы, дип белдергән.

Әлеге язмада, алай гына да түгел, татар җәмәгатьчелегенең һәм милләтче татар яшьләренең теләкләрен дәүләт бәйсезлегенә куркыныч тудыру, дип бәяләргә кирәк диелә.

“Русиягә ике тел кирәкме” исемле шул ук язмага фикер язып калдыручылар арасында илнең Конституция төзелешен үзгәртергә теләгән өчен татар яшьләрен хөкем итәргә кирәк. Татар теле икенче дәүләт теле булса, Русиянең таркалуы тизләнәчәк бит, дип әйтүчеләр дә бар.

Ә менә украиннар исә хәтта урысларны бетүгә юл тотулары белән тәбрикли дә башлаган.

Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү хыялын күпләр бөтен ил буйлап татар теле урнашыр дип аңлаучылар да бар. Мәсәлән, Чечняда, Ерак Көнчыгышта.

“Русия татарлар һәм төрки халыклар күпләп яшәүче төбәкләрдә, сан буенча икенче урында яки зур диаспора булган җирләрдә татар теле икенче дәүләт булсын, дип әйттек. Мәсәлән, Идел-Уралда, Себердә татарлар бик күпләп яши. Дәүләт Думасы канун кабул итсә, төбәкләрнең хөкүмәтләре әлеге эшне тормышка ашырырга тиеш була, ди Айсин.

Казан халкы татар теленең дәүләт теле булуына ризамы?

Көн саен диярлек Казанның Бауман урамында татар телен дәүләт теле итәр өчен имзалар җыю оештырыла. Имза җыючы Казан Дәүләт Университеты студенты Ләйсән Рәхимова сүзләренчә, өлкән яшьтәге урыслар әлеге эшкә каршылык белдерә икән.

“Урыс хатыннары безнең янга килеп, урыс балаларының татар телен өйрәнергә теләмәүләрен белдерә. Аларның фикерләре үзләрендә генә калсын иде. Бер хатын “сез башта татар телен кызыклы итеп укыта белегез! Урыс балаларының 10 сыйныфтан соң татар телен өйрәнәселәре килми. Югары уку йортларында татар теле мәҗбүри укытыла. Балаларның татар теле дәресләренә барасы килмәүләрен әйтә, ди Ләйсән Рәхимова.


Бауман урамында кул куючыларның күпчелеге татар теленең дәүләт теле булачагына ышанып бетми.

“Кул куюның мәгънәсен аңлап бетерә алмыйм. Әмма барыбер татар теле дәүләт теле булсын”, ди Алинә исемле кыз.

Ә менә Алинә татар теле дәүләт теле булса, бәлки, татар яшьләре туган телләрендә сөйләшә башлар иде, дип өметләнә.

Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булсын өчен имза җыюлар ел ахырына кадәр алып барылачак. Аннан соң алар Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG