Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар туе нинди ул?


Бал-май каптыру борынгыдан килгән
Бал-май каптыру борынгыдан килгән

Белгечләр акча эшләүне максат иткән туй алып баручылар бер үк калыптагы тамаша ясап, татар гореф-гадәтләрен оныта дип белдерә.

Алинә белән Рөстәмнең туй мәшәкатьләре кичәге көн. Моннан ике ай элек булган мәҗлескә әзерләнгәндә татар туеның кайбер гадәтләрен дә онытмаска тырышкан алар. “Казлар, чәкчәкләр болар барсы да чын татар туенда булырга тиеш әйберләр дип уйлыйм мин. Казны минем әти-әнием безнең туйга әзерләп алып килделәр. Туйны алып баручы минем әти-әнине чакырып зал буенча шушы казларны күрсәткәч, пешекчеләр аш бүлмәсенә алып кереп китеп турап алып чыктылар”,- ди Алинә.
Каз затлы ризык кына түгел
Фәнзилә Җәүһәрова
“Татар халкы каз белән гомер иткән. Каз аның өчен иң затлы ризык булган. Казны саклавы җайлы. Елның теләсә кайсы фасылында татарның казы бар. Чөнки ул аны каклый һәм аны рәхәтләнеп биреп була. Бүгенге көндә кайберәүләр өчен ул алай ук затлы ризык булмаска да мөмкин. Чөнки хәзер каз белән беркемне дә шаккатырып булмый. Ләкин туйга нинди генә ризыклар өстәлмәсен, туйның ризык баганасы, ягъни тотанагы шулай ук сакланган. Ул чәк-чәк, ул пар бәлеш, ул пар ипи, ул пар каз. Нинди генә шәһәрдән авылга кайта торган кодагый булмасын, ул аны үзе белән алып бара. Ул хакта белмәсә, аны сорый, белешә. Шунда ук әйтәләр. Шунда ук нишләп пар соң ул дигән сорау да туа. Берсе бит аның кодагый белән кире кайтып китергә тиеш. Аның нигезендә ризык бүлешү ята”,- ди Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова.
Бал-май да каптырдылар
Алинә һәм Рөстәмнең никахы
Килен төшергәндә әле бүген дә татар авылларында йомшак каз мендәренә бастыру гадәте сакланып калган. Шәһәрдә дә бу йоланы ихтирам итеп аны үтәүчеләр дә бар. Алинә Чаллы кызы. Югары уку йортын бетергәч ул Казанга килеп эшли башлаган. “Безнең никахыбыз 27 апрель көнне үк булган иде. Кыз кире Чаллыга китеп шуннан алып кайту логик яктан дөрес булмастыр дип, без Казанның бер матур почмагында гына очрашырга булдык. Ансы да бик үзенчәлекле булды безнең уйлавыбызча. Кыз үз өеннән китмәгәнгә кияү йортына кайтып торуны кирәк санамадык. Әмма кияү йортына кайтып мендәргә бастырып, ипи, бал-май каптыру да бар бит әле. Без аны да үтәдек- кафеда мәҗлес башланыр алдыннан ике яктан да әти-әниләр каршы алып мендәр өстенә бастырдылар, ипи, бал-май каптырдылар. Минем уйлавымча, моны кияү өенә кайтып булмаган очракта да саклап калырга кирәк”,- ди Алинә. Һәм ул бу йоланың үтәлүе белән канәгать.
Һәр йолада гакыл
Фәнзилә Җәүһәрова да туй йоласының бу өлешен Алинә белән Рөстәмнәр дөрес эшләмәгән дими. Дөрес, мөмкинлек булмаганда, төрле хәлдән чыгуның, бу очракта туй мәҗлесен татарча әйткәндә “милли тәртә”гә кертүнең бик күп юлларын табарга мөмкин. Әмма бу “килен каршы алу”ның нигезенә замана яшьләре бик үк белеп бетермәгән татар халкының гасырлар буе килгән гакылы да салынган. “Татар кешесенең кайсысы гына бусагасын атлап кергән киленен мендәрсез каршылый икән? Кайсы балсыз-майсыз каршы ала икән? Мендәрен дә салалар, баен-малын да каптыралар. Чөнки кайнанага бит килен белән яшисе. Кияүне исә, әби белән бабай үзенеке итергә тиеш. Нигездә менә шушы баганада утыра торган гореф-гадәтне алар эшли. Чөнки аларның иң зур теләге- яңа туган гаилә бәхетле булсын”.
Күңелең май кебек йомшак булсын
Галим Марсель Бакиров исә, үзенең “Котлы булсын туегыз” дигән китабында, кайнана килененә бал-май каптыргач, “Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын”,- дип әйтә ди. Бу мизгел киленнең беренче тапкыр кайнанасына “рәхмәт әни, әнкәй” дип әйткән вакыты да. Кайнанасына бүләккә дип алып килгән яулыгын бәйли, я иңнәренә челтәрле ак шәл дә сала. Кайнатасына түбәтәй кидерә. Нигезенә аның килен белән кайнана һәм кайнатаның тагын да ныграк якынаюы салынган, ди туй йолаларын өйрәнгән белгечләр.
Ике шешә аракы 1200 дән китте
Замана, әлбәттә, туй йоласына татарга хас булган яки бөтенләй ят булган үз төсмерләрен өсти тора. Аларны катгый рәвештә инкарь итеп тә, менә шулай булырга тиеш дип күкләргә чөеп мактап та булмый торгандыр, мөгаен. “Безнең туйда бер шешә шампан шәрабы, ике шешә аракы сату булды. Аларга безнең сүрәтләр төшерелеп “Свадебное-праздничное” дип язылган иде. Шампан бер меңнән, ике шешә аракы 1200 дән китте. Ансын да инде үзебезнең әти-әниләр сатып алды. Чөнки, туйга килгән кунаклар акчаны туй бүләгенә чыгарган иде”,- ди Алинә. Әлбәттә, бу аукционны кызык булды дип мактаучылар да, шулай ук татар туенда “нигә кирәк инде исерткеч эчемлек аукционы” дип хурлаучылар да табылыр. Әмма, бу куш тырнаклар эчендә әйткәндә “замана йоласы” да ике туйның берсендә дип әйтерлек бар. Аның берегүенә туйларны алып баручы тамадалар да гаепсез түгел.
Тамаданың максаты акча
“Бүгенге көндә хәзерге татар туен күз алдына китерсәк, билгеле бер шаблон белән (калыпка салып) тамадалар үткәрәләр. Алар тамаша үткәрә. Аның нигезендә тамадага акча эшләү ята. Син татарча туй үткәрмисең дип без бер генә кешегә дә әйтә алмыйбыз. Татарча сөйләшәләр икән, татар җыры яңгырый икән, түр башында татар егете белән кызы кияү-кәләш булып утыра икән ул татар туе инде. Әмма тамадалар эксклюзив туй дигән әйберне кертсә һәм 8 төрле туй үткәрү тәртибе тәкъдим итеп аның берничәсе чын татар гореф-гадәтләре нигезендә әзерләнгән булса, аларны сайлап алган туй үткәрүче акчасын да түли алса, ул вакытта милли туй нигезләре югалмый һәм без аны чын татарча бизәкләр белән бизи алабыз. Бүгенге көннең чыгу юлы, бәлки, шулайдыр”,- ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Эзләгән таба
Чын татар туеның асылын туйлар турындагы төрле китаплардан, галимнәрнең фәнни хезмәтләреннән табарга була. Моның өчен иренмичә китапханәләрдә утырырга, фольклор үзәкләре белгечләренә мөрәҗәгать итергә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG