Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:48

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Русиядә татар теле икенче дәүләт теле статусына ия булуын яклап, имза җыю эшен башлады. Әлеге имзалар Русия Дәүләт Думасына юлланачак.


“Татар теле – дөнья һәм ана теле” дип аталган имза җыю чарасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында уза. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, инде Русия төбәкләрендәге татар яшьләре иҗтимагый оешмаларына хатлар җибәрелгән һәм имза җыю эше башланган.

“50-100 мең имза җыелса, без Русия Дәүләт Думасына хокукый инициатива белән чыгарга телибез. Дөнья күләмендә андый тәҗрибә инде бар. Мисал өчен Финляндиядә швед халкы 6% гына тәшкил итә. Әмма ул дәүләт теле булып тора. Монда да татар теле төрки дөньяның бер кулланыш теле бит”, ди Айсин.

Моннан тыш, акцияне оештыручылар ике дәүләт телендә хезмәт күрсәткән оешмалар арасында рейтинг һәм антирейтинг ясау эшенә кереште.

“Бу эштә безнең көч кенә җитми. Шуңа күрә татар журналистларыннан да ярдәм сорарга булдык. Алар төрле ширкәтләргә хатлар яза, шалтырата һәм кулланучыларга татарча да мәгълүмат бирергә тиешсез дип аңлату эшләре алып бара”, ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова.

Аның сүзләренчә, рейтингны төзү җиңелерәк, чөнки татар теленә игътибар итүче җитештерүчеләр бик аз. Һәм күпләр мондый проблема бар икәнне бөтенләй белми икән. Белгәннәренең дә күбесе зур әһәмият бирми. Шулай да теләктәшлек белдерүчеләр дә очраган.

“Шушы көннәрдә берничә кеше безгә “тәрҗемә итә алмассызмы”, дип мөрәҗәгать итте, әлбәттә, ул эшне башкарачакбыз”, ди Бикмөхәммәтова.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин сүзләренчә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында, мәктәп укучылары чараны оештыручылар һәм укытучылар белән берлектә төрле оешмаларда, хастаханәләрдә, элемтә үзәкләрендә булып аңлату эшләре алып бара.

“Бу акциядә 50дән артык мәктәп катнашты. Без аны башта Татарстанда гына булыр дип уйлаган идек, чөнки татар теле безнең республикада дәүләт теле, әмма Русия төбәкләрендә дә зур кызыксыну күрсәттеләр. Мисал өчен, узган елны 26 апрель көнне Бауман урамында узган чарага Ставрополье, Удмуртия, Самардан да укучылар килде”, ди Зиннәтуллин.

Быел да “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең нәтиҗәләре Г. Тукай туган көнендә – Бауман урамында ясалачак. Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән яшьләр катнашында зур чара уздырыла.

“Акциядә альтернатив татар музыкасын башкаручылар чыгыш ясаячак, төрле бәйгеләр каралган. Шулай ук урысча-татарча сүзлекләр, түштамгалар, футболкалар таратылачак”, диде чараны оештыручылар “Татмедиа”да узган матбугат очрашуында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG