Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бэмби” һәм “Карсылу” татарча сөйләшә башлады


Балалар яратып карый торган мультфильмнардагы әкият каһарманнары татар эстрадасы йолдызларының тавышы белән сөйләшә. | ► видео |

Кояшлы язгы иртәдә дөньяга болан баласы туа. Үзенең гүзәллеге белән ул урмандагы барлык җан ияләрен телсез калдыра. Боланга Бэмби дип исем кушалар. Зур авырлыкларны үтеп, чын дуслык хисен аңлаган, шаһзадә дәрәҗәсенә җиткән Бэмбиның әкияти маҗаралары балаларда уңай сыйфатларны тәрбияләү өчен менә дигән мультфильм. Әмма графика, төс ягыннан мондый югары сыйфатта татар телендәге мультфильмнарны эшләү әле хыял дәрәҗәсендә генә кала.

Ләкин “Эссе” төркеме егетләренең берсе кул кушырып утырмый, әлеге проблеманы күпмедер дәрәҗәдә хәл итәр өчен үзеннән өлеш кертергә булган. Нияз Вәлиев нәкъ менә балалар карый торган шул мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башлаган. Бу эшне ул “Барс-Медиа” ширкәте ярдәме белән башкара икән.

Әлегә бертуган Гриммнарның Карсылу турында танылган әкияте һәм Бэмби исемле боланның әкияти маҗаралары гына тәрҗемә ителсә дә, әлеге проектның продюсеры Нияз Вәлиев сүзләренә караганда, алга таба “Питер Пэн”, “Пиноккио” кебек мультфильмнар өстендә эшлиячәкләр.
Нияз Вәлиев


Әйтергә кирәк, шушы балалар яратып карый торган мультфильмнардагы әкият каһарманнары татар эстрадасы йолдызларының тавышы белән сөйләшә. Нияз әйтүенчә, җырчылар бер дә каршы килмәчә, кызыксынып бу эшкә керешкән. Хәтта Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да бу проектны хуплап, “Карсылу һәм җиде кәрлә” әкиятендә Патшабикә һәм Убырлы карчыкны тәрҗемә иткән.

Көнбатыш һәм Русиядә билгеле булган мультфильм каһарманнарының татарча сөйләшә башлавы балалар һәм милли җәмәгатьчелек өчен зур вакыйга. Әмма “Барс-Медиа” чыгарган әлеге тәлинкәләрне күпләрнең ишеткәне дә, күргәне дә юк.

Әйтергә кирәк, хәзер инде һәркемнең өендә компьютер, ДВД карый торган җиһазлар бар. Телевизорда шундый-шундый мультфильм күрсәтелми дип утыру заманы узды. Бүген аларны теләсә кайсы кибеттән дә сатып алып була. Сайлый белеп сайларга гына кирәк. Ә бу бурыч исә ата-аналарга йөкләтелгән. Хәзер инде алар татар телендәге “Камыр-Батыр”, “Шүрәле” белән беррәттән популяр чит ил мультфильмнарын алып кайтып сабыйларына күрсәтә ала.

Бертуган Гриммнарның "Карсылу һәм җиде кәрлә" мультфильмыннан өзек.


XS
SM
MD
LG