Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары геноциды тикшерелә


Украина иминлек хезмәте кырымтатарларын канунсыз сөргенгә җибәрү дәлилләрен барлауга кереште. Кырымтатарлары милли мәҗлесе бу хәлгә уңай карашын белдерде.

Украина президенты Виктор Ющенко генераль прокуратура һәм иминлек хезмәтенә 1944 елны Кырымда яшәгән кырымтатар һәм башка халыкларны канунсыз сөргенгә сөрү өлкәсендә җинаять эшен кузгату өчен тикшреүләр уздырырга йөкләмә бирде. Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев бу мәсьәләнең элек күтәрелгәнен әйтә.

“Берничә ел элек Милли мәҗлес корылтаенда без Украина җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне карауны һәм 1944 елны кылган җинаятьне геноцид дип тануны сорап мөрәҗәгать иттек. Мин хәзерге карарны бик дөрес дип саныйм һәм без нәтиҗәләр көтәбез”, диде ул.

Кырымтатарларының сөргенгә җибәрелүе күпләргә мәгълүм булса да, аңа хокукый бәя әлегәчә бирелмәгән. Һәм Җәмилев сүзләренчә, тикшерү уздыру төрле бәхәсләргә нокта куярга ярдәм итәчәк

“Бу әлбәттә әхлакый әһәмияткә генә ия, чөнки геноцидта гаеплеләр инде исән түгел. Әмма Русия элекке дәүләтнең дәвамчысы булып санала. Шуңа ул ниндидер җавап тотарга тиеш. Әмма бу иң мөһиме түгел”, ди ул.

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе сүзләренчә, бүгенге көндә сәяси хәлгә үзгәреш кертү әһәмиятле. Чөнки бу җинаять турында каршылыклы фикерләр бик күп.

Мостафа Җәмилев
“Басмаларда кырымтатарларына каршы шовинистик рухтагы шактый гына язмалар дөнья күрә. Һәм мәхкәмәнең әлеге хәлне җинаять дип раславы инде карашның яхшы якка үзгәрүенә китерәчәк”, дип саный Җәмилев.

Кырымтатарлары элекке КГБ документларыннан сер тамгасы алынып, аларның интернетка куелуын сорый.Украина иминлек хезмәте вәкилләре барлык документлар репрессиядән зыян күргән туганнарына биреләчәген вәгъдә итә.

Иң мөһиме - җир мәсьәләсе

Алар үзләренең элекке җирләрен кайтарып бирүне таләп итә.

Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүне үз өстенә “Авдет” оешмасы алган иде. Ике ай элек чамасы аның вәкилләре Киев хөкүмәт бинасы каршында пикет оештырды һәм соңыннан ул ачлык игълан итү белән дәвам итте.

Әлегә кадәр җир мәсьәләсе белән генә шөгыльләнеп килгән әлеге иҗтимагый оешма соңгы вакытта сәяси мәгънәдәге белдерүләр дә ясый башлады. “Авдет”ның вәкиле Ринат Шәймәрданов кырымтатарлары хокуклары бозылуына дәгъва белдереп, Европа берлеге һәм БМОга мөрәҗәгать итәргә җыенуларын әйтте.

“Әгәр Украина кырымтатарлары проблемаларын әлләни зурга санамаса, кырымтатарлары проблемасы Украина өчен төп мәсьәләгә әйләнәчәк. Без Украинага Европа берлегенә керү юлын ябачакбыз”, диде ул.

Кырымтатар милли мәҗлесе белән каршылыкта булмаса да, “Авдет” оешмасы ниндидер чаралар уздырганда алар белән артык киңәшләшеп тормый. Аның тамыр башы кайда барып тоташканы да - билгесез.

Украин һәм урысларның кырымтатарларына карашы төрле

1944 елда Сталин 200 мең кырымтатарын Үзбәкстанга сөргенгә җибәрергә куша. Совет җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, беренче елларда ук аларның 25% үлә. Ә кырымтатарлары үзләре 46% үлде, дип бара.

Кырымтатарлары яшәгән җирләргә урыс халкы китереп урнаштырыла. Кырымның РСФСРдагы автоном статусы да 1944 елда алына һәм ул 1991 елда гына кайтарыла.

Украинада совет хакимияте җинаятьләрен чагылдырган КГБ документлары серләрен 1990 елларда ачарга рөхсәт ителә. Русиядә киресенчә, документлар сакланган архивларга керү әле дә катгый тыела.
XS
SM
MD
LG