Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар герман тышкы эшләр министрлыгында


Германиядә яшәүче Кырым һәм Казан татарларын берләштерүче иҗтимагый оешмалар рәсми Берлинне Русия һәм Украинада кеше хокукларының бозылуына игътибар итәргә чакырган иде. Шушы көннәрдә алар Германиянең тышкы эшләр министрлыгында булды.

Германиядә яшәүче Кырым һәм Казан татарларын берләштерүче берничә иҗтимагый оешмалар шушы белдерүе белән ике ай элек чыккан иде. Аларга Татарстан һәм Кырымдагы хәлләр белән кызыксынган герман ватандашлары да кушылды. Белдерүдә алар Германия хакимиятен Русия һәм Украинада кеше хокукларының бозылуына игътибар итәргә чакырган иде.

Мөрәҗәгать ясауга Германия татарларын ике нәрсә этәргән - беренчедән, Кырым татарларының үз җирләрендә һаман да яшәү өчен җир ала алмый интегүе, Кырым хөкүмәтенең моңа төрлечә аяк чалуы, һәм икенчедән, Русиядәге федераль хөкүмәтнең кече милләтләр, аерым алганда татарларның милли-мәдәни ихтиаҗларын кайгыртмавы, аларны әкренләп ассимиляцияләве.

Шушы көннәрдә татар халкы киләчәге турында борчылучы шушы төркем Берлинга, Германиянең тышкы эшләр министрлыгына чакырылды. Биредә алар министрлыкта кеше хокукларын яклау бүлегендә эшләүче Петер Кеттнер, Европа шурасы бүлеге җитәкчесе Ян Конторчиком белән очрашты.


Рәсмиләр белән очрашкан төркемгә Кырым татарларының Германиядәге вәкиле Җәли Осман, “Татарлар Дойчланд” берлеге идарәсе рәистәше Венера Вәгыйзова, Көнчыгыш Европа белән теләктәшлек җәмгыяте башлыгы Илдар Харисов, ТАМГА мәдәниятара җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Миесте Һоттоп-Рике, Татар-башкорт мәдәният үзәге рәисе Рәис Хәлилов кергән.

Сөйләшү вакытында Җәли Осман, кырым татар Мәҗлес җитәкчеләренең Германия хөкүмәте вәкилләре белән очрашырга теләвен әйткән. Ул очрашуда Германия хөкүмәтенең кырым татарларына ни рәвешле ярдәм итә алу мәсьәләсе каралырга мөмкин.

Шушы төркемнең "Wir sind in Sorge" - "Без борчылабыз" дип аталган белдерүе Германиянең һәм Европадагы башка кайбер илләрнең мәгълүмат чараларында яктыртылды. Мөрәҗәгатьне имзалаучылар, үзләренең сәясәтче булмавын, әмма Татарстан һәм Кырымдагы милләттәшләренең проблемалары белән кызыксынуын, аларга ярдәм итәргә теләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG