Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядәге кырымтатар өендә икеләтә бәйрәм


Германия татарлары һәр елдагыча Корбан бәйрәмен кырымтатар өендә оештыра. Быел элекке еллардан үзенчәлекле буларак, бәйрәм чараларыннан соң еллык җыен уздырылачак.

Германиядә соңгы елларда татарлар арасында бәйләнеш арта башлаган. Германиядәге кырымтатар оешмасы башлыгы Җәли Госман татарлар арасында элемтәнең яхшыруын әйтә: "Яңа сәркатип Линк Һессинг бик кызыклы кеше һәм ул Казан татарлары белән элемтәне булдырды. Без аларны 15-20 елдан бирле беләбез. Ләкин соңгы 4-5 елда гына еш кына очраша башладык. Аларның Мюнхеньдә кечкенә оешмалары бар, ә бергә очрашканда күбрәк чаралар алып барабыз", ди.

Мәгълүм булганча, күптән түгел кырымтатарлар белән Казан татарлары бергә, Германия тышкы эшләр министрлыгында Русия һәм Украинадагы татарларның хокуклары кысылуына басым ясап, "борчылабыз" дигән белдерү белән чыккан иде.

Мөрәҗәгатькә Германиядәге кырымтатарлары якташлыгы, татар-башкорт мәдәни үзәге, “Бертуган” татар-башкорт нәшрияте, “Алтабаш” татар журналы, “Tatarlar in Deutschland” җәмгыяте һәм кырымтатарларының "Киев-Берлин" үзәкләре кул куйган иде.

Алман рәсмиләре белән очрашуны җитәкләгән Германиядәге кырымтатар оешмасы башлыгы Җәли Госман, министрлык белән фикер алышуның уңышлы булуын, алга таба Кырымнан килгән мәҗлес вәкилләре белән дә кабат очрашу уздыру планы булуы турында сөйләде.

"Казан татарлары вәкилләре дә теләктәшлек белдергән очрашуда без азчылыклар хокукын яклаган вәкилләр һәм рәсмиләр белән фикер алыштык. Бу бәйләнешне дәвам иттереп, киләсе ел Берлинда тагын очрашырга җыенабыз. Анда Мостафа Җәмилоглу һәм мәҗлеснең мөһим вәкилләре дә чакырылды. Ләкин бу бик күп әзерлек таләп итә һәм без үз халкыбызның хокукларын кайгыртып киләсе ел июнь айларында министрлар белән кабат очрашырга уйлыйбыз", дип әйтте.

Бу һәм башка мөһим темалар бу атна булачак Корбан бәйрәмe тантанасыннан соң оештырылачак еллык җыенда каралачак.

Җыенга Бөтендөнья кырымтатар конгрессы вәкиле Әхмәт Өзай һәм башка мөһим вәкилләр катнашыр дип көтелә.

Чара 5 декабрь көнне Германиянең көньяк төбәгендәге Langwei-Foret районында узачак. Әлеге җирдә кырымтатарлары 1960 елларда бер йорт сатып ала. Шул вакыттан бирле Германиянең көньягында яшәгән татарлар әлеге җирдә очраша икән.

"Очрашу Аугсбург шәһәренә якын Лангвайда урнашкан кырымтатарлары өендә узачак. Без очрашуларны әлеге җирдә оештырабыз. Корбан бәйрәмeндә генә түгел, ә Мәүлет, Матәм көне чаралары һәм Сабантуйлар да монда уза. Шулай итеп, елына 4-5 тапкыр очрашабыз", ди оешма башлыгы.

Чараның эчтәлеген һәм тәфсилле мәгълүматны www.tatarlar.de адресыннан таба аласыз.
XS
SM
MD
LG