Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар “Селигер”дан кайтты


“Селигер-2009” гомумрусия җыеныннан Татарстан яшьләре кайтып төште. Алар җыенның “Лидерлык” дип аталган сменасында катнашкан.

Әлеге җыен Тверьдәге Селигер күле янында дүртенче ел рәттән хакимият тарафыннан оештырыла. 4 август көнне “Селигер”дан кайткан Альберт Шакиров белән Алия Дусаева фикеренчә, анда Русияне яратырга өйрәтәләр.

Альберт Шакиров Казан дәүләт университеты, ә Алия Дусаева Казан дәүләт икътисад институты студенты. Икесе дә Татарстанда билгеле булган “Сәләт” аланының элеккеге сәлкешләре, бүгенге әйдаманнары.

“Селигер” җыенының “Лидерлык” сменасы оештыруның төп максаты –иҗтимагый-сәяси яшьләр оешмаларының әйдәп баручы лидерларын җыю, берләштерү. Алар әзерләгән проектларны карау, тикшерү, шул проектларны тормышка ашыру өчен чаралар эзләү. Болар белән бергә яшьләрдә Русия карата милли хисләр тәрбияләү, ди җыенда катнашучы Альберт белән Алия.

“Яшьләр оешмаларына караган кешеләр килгәч, ватанпарвәрлек тәрбияләүгә тагын да зуррак басым ясыйлар. Дәүләткә карата ихтирам уятуга, Русия халыкларына карата толерантлык тәрбияләүгә игътибар ителә. Көн саен диярлек эшмәкәрләр, сәясәтчеләр килә. Һәрбер катнашучы үзенең проекты белән алар янына килеп килешү төзи ала. Шул килешүгә кул куелгач, федераль чиновникмы, эшмәкәрме – ул инде сиңа булышырга тиеш”, ди Альберт Шакиров.

Алия Дусаева һәм Альберт Шакиров
Җыенда барлыгы 8 мең кеше катнашкан. Алар исә Русиянең 84 төбәгеннән килгән. “Селигер”га җыелучылар татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны да билгеләп үткән. Анда барлыгы 2 мең тирәсе кеше катнашкан. Татар бәйрәмен урыслар, дагыстаннар, осетиннар һәм башкалар да бик ошаткан. Татарча биюләр өйрәнергә тырышканнар, милли уеннар уйнаганнар.

Аларның әйтүенчә, “Селигер” зур бер шәһәрне хәтерләтә. Анда 50 метр саен агачларга телевизор эленеп куелган, “Селигер”да көн сан газет та чыгарыла икән.

Алия Дусаева өчен “Селигер”да иң истә калган мизгел мөселманнарның бергә җыелышып җомга намазы укулары була.
Альберт Шакиров Русиядә яшьләр белән эшләү өлкәсендә Татарстаннан да алга киткән төбәк юк, дип саный. “Селигер”да иң яшхы дип сайлап алынган 5 проект арасында икесе Татарстанныкы икән.

Татарстанның “Өч татар” исемле бәхәс клубы да “Селигер” җыенның иң яхшы 5 бәхәс клубы арасына кергән. “Өч татар” клубының ике әгъзасы Альберт белә Алия була.

Татарстан тәкъдим иткән “Фәнни лектория”, ягъни яшьләр фәнен үстерү проекты “Селигер”да икенче урынга лаек дип табыла. Аны Язгөлем Әхмәтова әзерләгән. Регина Сәләхованың “Тәрҗемәче студентлар лигасы” проекты да бишлеккә эләгә.

Яшьләр әйтүенчә, киләсе елда “Селигер” кебек форумны Татарстанда үткәрергә җыеналар.

“Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Монда акча турында гына сүз бармый. Профессиональ укытучылар, сәләтле яшьләр бездә бик күп. Татарстанда яшьләр сәясәте дә югары дәрәҗәдә алып барыла. “Селигер”да бик күп проектлар тәкъдим ителде. Әмма безне шаккатырганы булмады. Чөнки алар инде Татарстанда бар”, ди Дусаева.

Татарстанның “Сәләт” лагеры әзерләгән “Студентлар академик шәһәрчеге” проектын да бик хуплаганнар. Әлеге шәһәрчек Биләр шәһәрендә төзелер дип көтелә. Бәлки, “Селигер” кебек җыен шунда үтәр, ди яшьләр.

“Селигер”да Путин, Медведев рәсемнәре дә эленеп торган. Аларның рәсемнәре астына “Сәләтле яшьләргә ярдәм итик” дип язылган икән. Альберт Шакиров фикеренчә, яшьләр белән эшләү өлкәсендә Татарстанда әзер җирлек бар - ул “Сәләт” аланы. Шуңа күрә Альберт “Сәләт”не федераль дәрәҗәгә чыгаруларын көтеп кала.

Җыен вакытында Татарстаннар чит төбәкләрдән яшәүче татар яшьләре белән дә очрашкан. Татарлар бер-берсен бик сагынышкан, ди алар.
XS
SM
MD
LG