Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:08

Әлегә кадәр дәүләт бербөтенлеге өстенлеге турында сөйләп килгән Русия җитәкчелегенең кинәт кенә Көньяк Осетия һәм Абхазиянең үзбилгеләнү хокукын тануы игътибарны нәкъ шундый ук хокукларга ия булган Татарстан, Башкортстан һәм Чечня очракларына да җәлеп итте. Хәзер инде дөньяда да шул хакта яза башладылар.

Сер түгел, үз дәүләтчелеген кору хокукларына һәм моңа ирешү өчен тиешле хокукый әзерлек алып бару ягыннан Татарстанның Көньяк Осетия, хәтта Абхазиягә караганда да дәгъвалары нигезлерәк - Казан үз мөстәкыйллеген парламентта кабул ителгән Декларация белән генә түгел, ә демократик шартларда узган референдум, яңа Конституция һәм ниһаятъ Татарстан һәм Русия арасындагы икеяклы килешү белән дә ныгыткан иде.

Тыныч һәм хокукый юл сайлавы белән Татарстан үзендәге милләтара килешү мохитен, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап, Русия төбәкләре арасында зур икътисади үсеш кичергән, чит илләрдән дә күләмле инвестицияләр алган бер республикага әйләнде.

Дөнья Татарстанны күрә башлады

Грузиядәге республикаларны танып Русия хәзер нәкъ менә шушы мөһим төбәкне өметләндерде, Казандагы милли активистлар моны шунда ук игътибарга алды, дип яза мисал өчен "Нью Йорк Таймс" басмасы.

Татарларның бәйсезлеккә омтылуы янә уянуын американ басмасы Татар иҗтимагый үзәге бәян иткән белдерүдә күрә - анда "Русия тарихта беренче мәртәбә үз ватандашларының бәйсезлеккә ия булу хокукын таный, хәзер инде чират Татарстанда", диелә. Татарларның милли хәрәкәте бүгенге көндә соңгы 20 елда иң сүлпән чорын кичерсә дә, киләчәктә бу бик тиз үзгәрә ала, ди "Нью Йорк Таймс" һәм "Звезда Поволжья" басмасы мөхәррире Рәшит Әхмәтовның "Русиянең хәзер безне танымау өчен әхлакый хокукы юк" дигән сүзләрен китерә.

Пол Гобл: "Бәйсез Идел-Уралга барыр идем..."

Татарстанның киләчәктә күптән хыялланган бәйсезлеккә ирешә алуын Русиядәге милли азчылыклар проблемасын өйрәнгән американ белгече Пол Гобл да таный.

"Мин һичшиксез татар бәйсезлегенең киләчәге бар дип уйлыйм. Шәхсән үзем бәйсез Татарстанны, яисә андагы халык кирәк дип тапса, бәйсез Идел-Уралны күрергә теләр идем. Һәм моны Казандагы кайбер фикер ияләре гамәлләреннән абайлап та була", дип белдерде Гобл Азатлык радиосына.

Пол Гобл күп еллар Кушма Штатларның дәүләт департаментында эшләгән кеше, ул элекке совет җирләрендәге тәрәккыятне якыннан күзәтеп бара һәм татар-башкортларның Русиядәге хәлен яхшы белә. Гобл татар һәм башкорт кына түгел, фин-угыр халыкларының да демократик киләчәккә хокуклы булуы мәсьәләсен дөнья басмаларында күтәреп торучылардан берсе.

Русия Советлар берлеге хаталарын ясый

"Күпләр, Советлар берлеге Горбачев илдәге хакимият кыршауын бераз җиңеләйткәч җимерелде дип уйлый. Юк, Советлар берлеге Горбачев кыршауны җиңеләйтеп, аннары кире кыса башлаганга җимерелде", ди Пол Гобл.

Хәзер дә Русия шул тырмага янә басмакчы, дип уйлый Гобл һәм раслау йөзеннән узган җомгада "Независимая газета"да дөнья күргән язманы китерә. Анда шул газетны чыгаручы Константин Ремчуков, хәзер бар хакимиятнең Мәскәү Кирмәне кулында булуын, илдәге бөек мәмләкәт хисләре иң югары ноктасына җитүен искә алып, Русияне федерациядән унитар дәүләткә әйләндерәчәк референдум үткәрү кирәк дип белдерә.

"Мәскәүдәге югары хакимияттә дә хәзер шулай фикерләүче кешеләр бардыр дип уйлыйм", ди Пол Гобл.

1991 елда барлыкка килгән чикләр мәңгелек түгел

Американ белгече фикеренчә, 1991-нче елда Советлар берлеге таркалу нәтиҗәсендә туган чынбарлык мәңгелек дип уйлау ул үзе зур бер хата, һәм Русиянең соңгы гамәлләре - Көньяк Осетия һәм Абхазияне тануы, - аның да алай уйламавын күрсәтте. Ягъни нәкъ шулай ук Татарстан да, Чечня дә киләчәктә бәйсезлек казана ала булып чыга. Мәскәү асылда шуларны таныды һәм "мин Татарстан бәйсезлеге киләчәгенә чагыштырмача өметле карыйм", ди Пол Гобл.

Хәзер инде дөньяда да Русиядә бер урыслар гына түгел, башка халыклар, шул исәптән татар-башкортлар да булуны аңлау арта, бер ай элек бу алай түгел иде, хәзер хәл үзгәрә, дип белдерде Гобл Азатлык радиосына.

XS
SM
MD
LG