Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Хәнәфи юнәлеше безнең бабаларыбызның мирасы булып тора һәм халкыбызның 95% әлеге юнәлешне тота. Шуны нигез итеп алырга да, башкаларны кысрыклап чыгарырга кирәк. Кимендә рәсми дини өлкәдә, мәчетләрдә, иҗтимагый киңлектә хәнәфи юнәлеше танылырга тиешле.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча мөфти урынбасары Вәлиулла Якуп бу көннәрдә генә үзенең яңа китабын нәшер итте. “Хәнәфи бул!” китабы урыс телендә булса да, турыдан-туры татарга кагылышлы. Китапта, соңгы елларда сүгенү сүзенә әйләнеп барган ваһабилык хәрәкәтенә, аның идеологиясе һәм ваһаби илләренең тормышына күзәтү ясала.

Яшьләр сөйләменә тартым тел белән язылган бу китап ваһабилыкның нинди афәтләр алып килүен сурәтли. Китап тулаем ваһабилыкның чын йөзен ачып салуга юнәлдерелсә дә, исеме “Хәнәфи бул!” дип куелган. Вәлиулла Якуп, ваһабилык идеологиясенә хәнәфилек каршы тора ала дип саный. Хәнәфилек, татарларга хас ислам юнәлеше.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быел узган корылтаенда да, Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев хәнәфилек мәзһәбен татарлар арасында торгызырга кирәк дип чыгыш ясады. Татарстан Диния нәзарәтенең нигезнамәсендә дә, әлеге оешма хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп эшли дип әйтелгән. Әмма, Татарстанда хәнәфилеккә караганда ваһабилык тизрәк үсештә. Моны дин белгечләре дә, фән белгечләре дә әледән-әле матбугатта язып торалар.

Вәлиулла Якуп та, ваһабилык һәм татарлар арасында соңгы елларда тарала башлаган башка секталар хакында да шактый китаплар һәм мәкаләләр язды. Вакытында күп сораулар да тудырган китаплар белән генә канәгатьләнмичә, Вәлиулла хәзрәтнең яңа бер китап язуының сәбәпләре нидә? Гомумән, татарга бүген ваһабилык, аның тагын бер атамасы булган сәләфилек яки шушы идеологияләрне корал итеп алган төрле оешмалар нинди куркыныч тудыра? Вәлиулла хәзрәт шушы һәм кайбер башка сораулар җавап бирде.

Афәт каршында басып торабыз

Беләсезме, без - татар халкы хәзер афәт каршында басып торабыз. Әгәр бернинди дә чара күрелмәсә, без дини яктан икегә бүленергә мөмкин. Татар халкының бер өлеше хәнәфи мәзһәбендә булып, икенче өлеше ваһаби булып китүе ихтимал. Ваһабилар исә, хәнәфиләрне мөселман итеп санамый. Ахыр чиктә, күпсанлы бәрелешләргә, гражданнар сугышына китерәчәк. Төньяк Кавказ мисалында. Шуның өчен, әлегә халкыбызда исламлашу дәрәҗәсе чагыштырмача түбән булган вакытта, дөресләп җибәрергә кирәк. Моны инде чит ил мөселман дәүләтләре тәҗрибәсе дә раслый.

Мәсәлән, Төркияне генә алсак та, яки Согуд Гарәбстаны, башка мөселман илләрен алсак та, аларда ислам юнәлешләре арасыннан берсе рәсми дин дәрәҗәсенә күтәрелгән. Башка юнәлешле, фикерле мөселманнар имам булып эшли алмыйлар. Мәсәлән, Төркия хәнәфилекне, сөнни исламның Хәнәфи юнәлешен нигез итеп алган һәм анда бөтен мәчетләрдә фәкать хәнәфилекне тоткан имамнар гына эшли ала. Шул ук Согуд Гарәпстанында, мәсәлән, ваһабилыкны нигез итеп алганнар, анда хәнәфи фикерле имам эшли алмый. Башка илләрдә дә шулай ук, күпчелекне тәшкил иткән юнәлешне алалар да, шуңа таянып эш итәләр.

Ә инде менә кайбер мөселман илләре арасында, бу мәсьәләдә битарафлык яки чара күрмәү сәбәпле икегә бүленгән илләр дә бар. Анда гел сугышлар бара. Мәсәлән, Лүбнәнны алыйк, башка илләрне алыйк, анда ислам җәһәтендә төрлеләнү – сугышка китергән.

Без - татар халкы да кичекмәстән, хәзер үк, бу эшкә керешергә кирәк. Хәнәфи юнәлеше безнең бабаларыбызның мирасы булып тора һәм халкыбызның 95% әлеге юнәлешне тота. Шуны нигез итеп алырга да, башкаларны кысрыклап чыгарырга кирәк. Кимендә рәсми дини өлкәдә, мәчетләрдә, иҗтимагый киңлектә хәнәфи юнәлеше танылырга тиешле. Шул вакытта гына без халкыбызны канлы, сугышлы афәттән имин калдыра алыр идек. Менә шуның өчен мин китаплар да, мәкаләләр дә язам, чыгышлар да ясыйм. Киләчәгебез канлы булмасын өчен тырышам.

Район башлыклары ваһабига әйләнде

Татарларда соңгы елларда ваһабилык таралуының сәбәпләре нидә? Аның социаль сәбәпләре бармы? Яки, менә гопниклар субъкультурасы кебек, ваһабилык та яшьләр арасында шундый бер субъкультура буларак тараламы? Гомумән сәбәпләре нидә?

Аның сәбәпләре бик күп. Иң төп сәбәп инде ул – чит илдән кергән тәэсир. Чөнки, Согуд Гарәбстаны һәм башка ваһаби илләр шушы ваһабилыкны пропагандаларга акча җәлләмиләр.

Шуның өчен алар үз илләренә җәлеп итеп, шактый яшьләребезне ул юнәлештә укыттылар. Алар хәзер кайтып шуны дәвам итәләр. Ваһабилыкның иң куркынычы шул – алар бит инде кайткач “точечно” эшлиләр. Менә мәсәлән алар, төрмәләрдә укыталар, җинаять авторитетлары белән элемтәгә керәләр.

Хәзер Татарстанда яңа тенденция хасил булды – администрация башлыклары белән тыгыз элемтә урнаштырып, шулар аркылы үз тәэсирләрен арттырырга тырышалар. Хәзер без шундый аяныч нәтиҗә күрәбез, хәтта кайбер район башлыклары да инде классик ваһабиларга әйләнделәр һәм алар безнең халкыбызның рухи мирасы белән аяк терәп көрәшләр. Ваһаби мәдрәсәләр ачтыралар, лагерьлар үткәрәләр, сугышчылар әзерләү дәрәҗәсенә җиттеләр. Бу безнең өчен яңалык инде әлбәттә, әмма моны да ничектер тиз арада хәл итәргә кирәк.

Бердәмлек булса иде. Менә мәсәлән, хәнәфилек сайладык икән, шуның буенча бөтенесе эшләргә тиеш. Менә ваһабилар, шул чит ил акчасына таянып, менә бу район башлыклары хәтта хокук саклау органнарының кайбер вәкилләрен сатып алып, үз пропагандасын тараталар. Нишлисең!? Алар бит инде безне - традицион мөселманнарны дошман күргәч, дошмани фикерләр белән ялган фикерләрен халыкка кертәләр. Җинаятьчеләр, сатлык чиновниклар, хокук саклау органнарының сатлык вәкилләре аркылы эш итеп, кызганыч ки, уңышка ирешәләр.

Мәчет мөнбәрләреннән үгетләү бара

Вәлиулла хәзрәт, сез Чабаксарда чыгыш ясап, ваһабилык хәрәкәтен Русиядә рәсми рәвештә тыю кирәклеген әйткән идегез. Дагыстанда шундый канун эшли дә. Русиядә мондый хәл чынбарлыкта булаламы?

Русиядә ваһабилыкны тыярга бик җиңел. Чөнки Русиядә бу мәсьәләдә шактый тәҗрибә тупланган. Монда инде өч ислам хәрәкәте – “Хизб ут-Тәхрир”, “Нурчылар” һәм “Тәблиг” хәрәкәте тыелды. Дүртенчесен тыю бернинди кыенлык тудырмаячак. Бигрәк тә менә шул Дагыстанда, башка кайбер Кавказ республикаларында ваһабилык тыелган да инде. Федераль дәрәҗәдә дә аны тыярга кирәк. Моның бөтен процедурасы хәл ителгән. Алайса Русиядә сәер вәзгыять килеп чыкты бит инде.

Менә Сәед Бурятский булсын, Анзор Астимеров булсын, алар Төньяк Кавказда үтерелделәр. Болар ваһаби дәгъвәтчеләре иде. Алар сөйләгән сүзләрне Татарстанда кайбер мәчет мөнбәрләреннән сөйлиләр, яшьләрне җыеп, алар алымнары буенча, администрация башлыклары акчасына, дәүләт акчасына, лагерьлар үткәрәләр. Чөнки аларның тарафдарлары, аларның фикердәшләре имам булып утыра кайбер мәчетләрдә.

Менә бу сәер вәзгыятьтән чыгарга кирәк, ниндидер чара күрергә кирәк. Чөнки болай дәвам итсә, кыска вакытта бездә кан коелачак. Чөнки менә 26 мартта Татарстан прокуратурасы дүрт кешегә кисәтү ясады. Аларның “тәкъфирчелек” хәрәкәтенә катнашулары ачыкланды. Алар Пакстан һәм Әфганстан чигендә булган сугышу тәҗрибәсен алып инде монда шөгыльләнергә дип кайтканнар.

(Сүз быелның 26 мартында Татарстан прокуратурасының, “Әт-тәкфир вә-әл-хиҗрә” дип аталган ислами оешманың Татарстандагы дүрт әгъзасына кисәтү ясау хакында бара. Әлеге оешма, прокуратура кисәтүендә язылганча, иң радикаль ислами оешмаларның берсе булып тора. Оешма идеологиясе, һәр мөселман “кәферләр” белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше “кәфер” булып тора. Җиһад дөньяви характердагы һәр дәүләт җирлегендә бара ала. Әмма оешма әгъзаларына “дошман” җирендә тору тыела, бары тик сугышу максатында гына ул җирләрдә яшәргә ярый. Прокуратура тикшергәннән соң, исемнәре аталмаган дүрт кешенең бу оешма белән бәйлелекләре ачыкланган. Шуларның берсе “Болгар” җәмәгатендә әзерлек тә узган булган. - Р. Җ.)

Татарстанда булган ваһаби мәчетләренең җимешләре дә күренә башлады. Татарстанда яшерен экстремист оешмалары барлыкка килде. Менә шуларны күреп тә, без андый зарарлы адымнарны тыймасак, мин аңлап бетермим алайса, нәрсә булып бетәр!?

Вәзирстан шәкертләре кайтты

Хәзрәт, чираттагы соравым да шул хакта иде, сез бу турыда күптән әйтеп киләсез, ул да булса “Әл-каида” террористик оешмасының бер бүлеге саналган, татар яшьләреннән торган “Болгар” җәмәгате. Алар шул Әфганстан белән Пакстан чигендәге Вәзирстан өлкәсендә сугыш хәрәкәтләре алып баралар. Интернет челтәрендә үзләрен рекламлый да. Сез тиздән алар Русиягә әйләнеп кайта башлаячаклар дип кисәтеп килдегез. Димәк бу чынбарлык? Кайтучылар күренә башлады димәк?

Бу көннәрдә генә шундый кайтучыларның дүртесенә Татарстан прокуратурасы кисәтү ясады бит. Ул дүрт кешенең Вәзирстанга барып, анда тәҗрибә туплап, монда кайтып, эшчәнлекләрен җәелдерү турында сүз бара. Башкортстанда, мәсәлән, шундыйлардан ике кешенең берсе үтерелде, берсе кулга алынды.

Кайтачак дигән мәгълүмат искерде инде ул. Алар кайтты һәм эшчәнлекне җәелдерәләр. “Болгар” җәмәгате –алар бит ваһабилар, шул ук безнең кайбер мәчетләрдә сөйләнгән идеология тарафдарлары. Аларның киң җәелүе дә нәтиҗә булып тора. Башта мәчетләрдәге мөнбәрләрдән ваһабилык идеологиясен сөйләүләрне туктатмасаң, әлбәттә алар тагы да хасил булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG