Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан премьеры урынына Илдар Халиков тәкъдим ителде


Татарстан президенты республиканың премьер-министры урынына Чаллы шәһәр башлыгы Илдар Халиковны тәкъдим итте. Шулай ук Татарстанда энергетика министрлыгы төзеләчәк.

Илдар Халиковны хөкүмәт башлыгы итеп билгеләү мәсьәләсе Татарстан Дәүләт Шурасы комитетларында хуплау тапты. Ул үзе дә Дәүләт Шурасы комитетларының берләштергән утырышында катнашты һәм сорауларга җавап бирде.

Илдар Халиков Чаллы шәһәр башлыгы булып 2003 елдан бирле эшләде. Шулай ук ул “Бердәм Русия” фиркасенең җирле бүлеген дә җитәкләде. Шәһәр идарәсенә билгеләнгәнче, ул "КамАЗ" ширкәтендә баш җитәкче урынбасары булып эшләде.

Илдар Халиков 1967 елда Әгерҗедә, укытучылар гаиләсендә туган, Казан дәүләт университетында хокукчы һөнәрен алган.

Җирле үзидарә һәм дәүләт төзелеше комитеты әгъзасе Роберт Миңнуллин Илдар Халиковны заманча фикерләүче, эзерлекле җитәкче итеп бәяләде. Булачак премьерның татарлыгы мәсьәләсенә килгәндә, Роберт Миңнуллин: "Ул укытучылар гаиләсендә туган, аның тамырлары Әгерҗегә дә, Актанышка да барып тоташа, ул татарча әйбәт кенә сөйләшә, татар тәрбиясен алган, татар мәнфәгатьләрен яклар дип ышанам", диде.

Хөкүмәттә яңа исемнәр

22 апрельдә Дәүләт Шурасының чираттагы утырышында хөкүмәт башлыгы урынына Илдар Халиковны билгеләү мәсьәләсе депутатлар хозурына чыгарылачак. Бу сорау парламент утырышының көн тәртибендә әлегә икенче мәсьәлә булып тора. Аннан соң депутатлар хөкүмәттәге үзгәрешләр һәм вице-премьерлар турындагы тәкъдимнәрне дә караячак.

Хөкүмәт төзелешенә килгәндә, монда зур яңалык булмас төсле. Әлегә парламент комитетларында яңа бер министрлыкны булдыру һәм тарифлар турындагы комитетның статусын үзгәртү турындагы мәсьәләләр генә каралды.

Аерым алганда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Шурасына керткән тәкъдимнәре арасында Татарстанда энергетика министрлыгын булдыру турындагысы бар иде. Бу яңалык парламент комитетларында хуплау тапты.

Энергетика министрының исеме әлегә рәсми төстә әйтелмәде. Әмма кайбер белгечләр, бу министрлыкны "Татэнерго" ширкәте башлыгы Илшат Фәрдиев җитәкләячәк, дип әйтә. Аны яңа вице-премьерлар арасында күрүчеләр дә бар.

XS
SM
MD
LG