Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Һелсинкида татарлар белән дә очрашты


Рөстәм Миңнехановны Һелсинки һава аланында Окан Даһер каршы ала, 24 март 2011
Рөстәм Миңнехановны Һелсинки һава аланында Окан Даһер каршы ала, 24 март 2011

Финляндия белән Татарстан арасындагы эш берлеге комиссиясе утырышында Финляндия татар мәхәлләсе вәкилләре дә катнашты.


24 март көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге
төркем Һелсинкига килде. Миңнеханов Финляндия президенты Тарья Һалонен белән очрашты. Аннан соң Финляндия белән Татарстан арасындагы эш берлеге комиссиясе утырышы үтте. Аның эшендә Финляндия татар мәхәлләсе вәкилләре дә катнашты.

Бу Миңнехановның җавап сәфәре булып тора. Узган елның ноябрендә Финляндия президенты Тарья Һалонен Казанда булып киткән иде.

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте башлыгы Окан Даһер әйтүенчә, Татарстан президенты килүе уңаеннан җәмгыять оештырган кичке ашка 160-лап фин татары килгән.

“Быел татар дөньясы өчен иң зур вакыйга - Тукайның тууына 125 ел тула. Шул уңайдан Татарстан президентына кичке аш вакытында үзебездә - Финляндиядә бу чараны ничек үткәрергә җыенуыбыз турында җиткерергә уйлыйбыз. Бездә ул апрель аенда билгеләнәчәк”, диде Окан Даһер.

Окан Даһер Миңнехановның Финляндиягә килүен ике дәүләт арасында бәйләнешләрне ныгытуда зур тарихи вакыйга дип атады.

XS
SM
MD
LG