Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кампбелл сугыш җинаятьләре мәхкәмәсендә


Күренекле модель Наоми Кампбелл элекке Либерия президенты Чарлз Тайлорның Һаагта барган мәхкә эшендә чыгыш ясады. Тайлор сугыш җинаятендә гаепләнә.

Кампбеллнең мәхкәмәгә чакырылу сәбәбе - аңа Африкада бүләк ителгән алмазлар. Бүләк ителгән алмазлар турында мәхкәмәдә җавап биргән Кампбелл аларның Көньяк Африкада чакта бирелүен, ләкин аны кем җибәрүе турында әйтелмәвен белдерде.

Чарлез Тайлор исә 1997 елда Кампбеллгә алмаз бүләк итүен әйтә.

Тайлорның әлеге алмаз бәрабәренә күрше Сьерра-Леонеда барган эчке сугыш вакытында җинаять, көчләү һәм талау очракларында гаепләнгән гыйсьянчы төркемгә корал сатуы алга сөрелә. Тайлор исә бу гаепләүләрне кире кага.

Тайлор белән гыйсьянчылар арасындагы бәйләнеш

Хакимнәр, Кампбеллнең әйтәчәк сүзләренең Тайлор белән гыйсьянчылар арасындагы бәйләнешне ачып бирәчәген әйтә иде.

Сьерра-Леонеда 1991-2001 еллардагы эчке сугыш вакытында меңләгән кеше һәлак булган иде.

Һааг мәхкәмәсендәге утырышта Кампбелл, "кара төстә бер ничә таш кына күрдем" диде. Алар аңа махсус затлы тартмада китерелгән булган.

Кампбелл алмазларны балалар йортына биргән

Наоми Кампбеллга затлы ташлар бүләк ителгән булуы, Американ артисты Миа Фарроунның белдерүеннән соң көн кадагына менде. Фарроу әйтүенчә, Көньяк Африканың элекке президенты Нелсон Мандела хөрмәтенә үткәрелгән аш мәҗлесендә Тайлор Кампбеллгә алмaзлар бүләк итә.

Либерия президенты Тайлор
Кампбелл алмазны балалар вакыфына бирүен белдерсә дә, вакыф мондый бүләк алмавын әйтә.

Британияның танылган моделы Кампбелл мәхкәмә утырышына үзе теләп түгел, ә мәхкәмә әмере белән китерелде.

Корбаннарның кул һәм аякларын кисү белән танылган гыйсьянчы төркемгә корал сатуда гаепләнгән Либерия президенты Тайлор 2006 елда сугыш җинаятендә гаепләнеп кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG