Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:53

Дөньякүләм мөселман хәрәкәте җитәкчесе террорчылыкка каршы яңа фәтва игълан итте. Террорчылыкны хөкем иткән фәрманда интихар һөҗүме кылучылар "тәмуг уты кисәве" дип аталды. Фәрман Британиядәге мөселман яшьләрне радикалләшүдән читләштерүне максат итеп куя.

Британия хакимияте яклавын алган 600 сәхифәлек яңа фәтва АКШ дәүләт департаменты тарафыннан да хуплау тапты. Бу фәтва ислам исемен террорчылыктан аеруда мөһим адым булачак дигән фаразлар бар.

Моннан элек тә бу төр фәтвалар дөнья күргән иде. Ләкин бу соңгы фәтвада террорчылык һәм исламның аңа каршы булуы тәфсилле рәвештә аңлатылган.

Бртитаниядәге мөселман галимнәре җитәкчесе Тахир әл-Кадри
Фәтва игълан ителгән Лондон конференциясeндә пакстанлы адвокат Тахир әл-Кадри "Исламда террорчылык белән көч куллану юк һәм беркем дә исламда боларга дәлил китерә алмас", диде.

Бу хакта мәгълүм булганча, ислам галимнәренең күпчелеге берүк фикердә. Хәтта 11 сентябрь һөҗүмнәрен "җиһад" дип атаганнарга каршы галимнәр кискен рәвештә, "террор гамәле кылган кеше мөселман була алмас" дип белдерде. Шуның белән алар тыныч халыкны үтерүнең дини тәгълиматларга каршы булуын һәм аның ап-ачык җинаять икәнлеген әйткән иде.

Ләкин дөнья буйлап таралган мөселман халыклары фәтваны ничек кабул итәр, монысы зур сорау.

"Бу гасырлар буена дәвам иткән бәхәс, ягъни ислам язмаларын нинди рәвештә шәрехләү бәхәсенә карый. Билгеле булганча, суфыйлар белән вахабилар арасында бу мәсьәләдә фикер аермалыгы бар", дип искәртә ислам тарихы белгече Тимоти Фурниш.

Соңгы елларда Британия радикал агымнар белән көрәшә. Радикаллар ил эчендәге яшь мөселманнарны үзенә тартырга тырыша. Алар шулай ук читтән укырга килгән мөселман яшьләре арасында да үз йогынтысын арттыра.

Декабрь аенда Лондоннан Америкага очкан, чыгышы белән нигерияле Гомәр Фарук очкычны шартлатырга тырышуда гаепләнде. Соңыннан аның әл-Каидә лагерында өйрәнү узуы билгеле булды.

Террорчылык vs. Җиһад

Фәтваны әзерләгән хәрәкәтнең башлыгы Тахир әл-Кадри террорчылык белән җиһадны бутамаска чакыра.

"Интихар һөҗүмен шәһитлек дәрәҗәсе дип атаган, аны мөселман халкы алдында каһарман дип күрсәтергә тырышкан кешеләр бар. Юк, алар җәһәннәм корбаннары һәм алар бу гамәле һәм сүзләре белән тәмугка өндиләр", диде.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе П. Кроули
Әлеге фәтваны АКШ дәүләт департаменты да хуплап каршы алды. Вашингтондагы департамент сүзчесе П. Кроули: "Әл-Каидә һәм Усама бин Ладен пропагандалавына каршы мөселманнарның шундый шәрехләү белән чыгуы бик мөһим адым", дип әйтте.

"Кечкенә бер төркем террор гамәлләрендә динне кулланырга тели, гамәлләрен җиһад дип атап, исламның тыныч табигатенә зыян китерә. Бу фәтва үзенчә ислам исемен кире асыл мәгънәсенә кайтару адымы", дип аңлатма кертә дәүләт департамент сүзчесе.

Вашингтон Институты җитәкчеләренең берсе Роб Сатлоф фәтваның бигрәк тә көньяк Азия һәм Пакстан кебек илләрдә уңай һәм файдалы тәэсире булачак дигән карашта.

Мәгълүм булганча, Британия мөселманнарының күпчелеген көньяк Азия халыклары тәшкил итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG