Accessibility links

АКШ: "Террорга каршы сугыш бетте"


"Террорга каршы глобаль сугыш" соңгы 8 елда АКШның иминлек сәясәтенең нигезе булды. Буш хакимияте вакытында еш кына телгә алынган бу сүз, хәзер кулланыштан чыга.

"Глобаль террорга каршы сугыш" чын мәгънәдә туктамаса да, бу сүзләр Барак Обама җитәкчелегендәге яңа хакимиятнең сәясәт сүзлегеннән чыгарылды.

Бу хакта хәбәрләр тарала башлагач, Ак Йорт бу сүз урнына алмаш кулланырга чакырган карар турындагы хәбәрне кире какты.

Ләкин соңыннан Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ясаган белдерүендә, бу сүзнең ил эчендә һәм читендә, Барак Обама алып барган АКШ сәясәтен аңлатмавын әйтте. Клинтон бу хакта ясаган чыгышында: "Яңа хакимият бу сүзне кулланудан туктады, бу үзенчә күпне аңлата", дип белдерде.

Tурыдан-туры дипломатия

Президент Обама бу турыда махсус рәсми белдерү ясамады. Әмма ул хакимияткә килү белән һәр бер чыгышында, көч куллану сүзе урынына, гел дипломатия булдыру турында әйтә”, диде Клинтон.

"Бушның 8 ел буе дәвам иткән коточкыч сәясәтеннән соң, каршы якның дусмы-дошманмы булуына карамастан, алдан шарт куймыйча гына, турыдан-туры сәясәт алып барырга вакыт җитте", дип әйткән иде яңа сәясәт турында Обама.

Хакимияткә килгән беренче көннән бирле, дикъкать белән сайлап алган һәрбер сүзендә Обама, яңа хакимиятнең сәясәтенең "үзгә" булачагын күрсәтергә тырышты.

Мөселман илләре арасында, беренче буларак Төркиягә ясаган сәфәре вакытында Обама, Төркия Бөек милләт мәҗлесендә ясаган чыгышында: "АКШ беркайчан да исламга каршы сугышмады һәм сугышмаячак та", дип мөселман илләренә карата сәясәтен ачыклаган иде.

Яңа хакимият яңа сәясәт

Вакытында Буш янында матбугат киңәшчесе булып эшләгән Марк МкКиннон, АКШ сәясәтендәге әлеге үзгәреш турында бирелгән сорауга, бу сәясәтне аңлап була, дип җавап бирде. “Буш хакимиятенә килгәндә исә, бу сүз аның вакытында урынлы иде”, ди.

"11 сентябрь вакыйгаларыннан соң, Буш террорчылыкны халыкара куркыныч итеп күрсәтергә тырышты. Ягъни дөньяга ул террорчылыкның чик танымавын, аның һәрбер җирдә була алачагына ышандырырга тырышты. Шулай итеп, ул үзенә беректәш илләрне террор белән көрәштә бергә чара күрергә җәлеп итте, ул вакытта бу сүз үзенчә урынлы иде", ди.

МкКиннон фикеренчә, хакимиятләр яңасы белән алышынганда, сәяси юнәшлештә үзгәрешләр еш күрелә, һәрбер хакимиятнең үз сәясәте булырга мөмкин. “Шул исәптән Обама хакимиятенең бу гамәлен аңлап була, алар үз сәясәтең үзләренчә билгеләргә тели”, ди ул.
XS
SM
MD
LG