Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азиядан Европага тимер юл челтәре төзелә


Әгъза илләр вәкилләре
Әгъза илләр вәкилләре

Узган атна Истанбулда узган "Икътисади Хезмәттәшлек оешмасы" саммиты Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре вәкилләрен бергә җыйды. Җыенда тарихи Ефәк юлын җанландырачак тимер юл челтәрен булдыру тәкъдиме яңгырады.

Икътисади Хезмәттәшлек оешмасы саммитына катнашкан Тышкы эшләр министрлары төбәктә тотрыклык булдыру өчен икътисадны үстерү кирәклеге мәсьәләсендә уртак фикер бәян итте.

1985 елда Төркия, Иран һәм Пакстан арасында хезмәттәшлекне үстерү максаты белән оештырылган Икътисади Хезмәттәшлек оешмасы (ECO) Советлар берлегенең таркалуы белән Үзәк Азия илләрен дә үз эченә алган иде. ECОның 10 әгъзасы бар: Әфганстан, Азәрбайҗан, Иран, Казакъстан, Кьргызстан, Пакстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Төркмәнстан. Бу оешманың чираттагы 11 җыены иде.

Төркия президенты Абдулла Гүл, Истанбул-Тәһран-Исламабад тимер юлын яхшыртырга һәм аны барлык оешмага әгъза Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләрен Европага тоташтырган бер челтәргә әйләндерергә чакырды.

Беренче максат тимер юл челтәре

23 декабрьда узган еллык җыенда хезмәттәшлекне әүзем хәлгә китерү өчен төбәктә конкрет проектлар башлау кирәклеге телгә алынды.

Төркия президенты Гүл хәерчелекне бетерү, укыту мөмкинчелеген яхшырту һәм бала үлемнәрен киметү кебек алдан ук куелган максатларның әгъза илләр тарафыннан тиешле рәвештә үтәлмәвен әйтеп, бу хакта күберәк чаралар күрү кирәклеген әйтте.

Төркия президенты әгъза илләр арасында сәүдә һәм инвестицияләрнен артуы белән бөтен төбәктә тотрыклыкны ныгыячагын әйтте.

Пакстандагы су ташуларда бөтен юллар зыян күрде
2010 елда Истанбул-Тәһран-Исламабад арасында йөк поезды сәфәрләрен башлап җибәрүнең хезмәттәшлек өчен мөһим башлангыч адым булачагын әйткән Гүл, Пакстандагы су ташулар вакытында кайбер ярдәмнәрнең бу тимер юл аша җибәрелүен искә төшерде.

Гүл әлеге тимер юлын яхшыртып әгъза илләрне тимер юл аша Европага тоташтыру оешманың беренче максаты булырга тиеш дип әйтте.

Саммит ахырында ясалган белдерүдә, Истанбул-Тәһран-Исламабад тимер юл бәйләнешенә охшаш икенче проектның Истанбул-Алматы арасында 2011 елда булдырылачагы хәбәр ителде.

Кытайны, Кыргызстан, Таҗикстан-Әфганстан-Иран-Төркия аша Европага тоташтырачак тимер юл проекты икътисад белән бергә тарихи Ефәк юлын да җанландырыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG