Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:04

Томски шәһәре һәм өлкәсе мөфтие, тарихи Ак мәчет имамы, милләте белән кыргыз Нурулла Калыкахунов, татарлар арасында эшләгәч, телне белергә кирәк, дип саный.


“Азатлык” радиосында Самар өлкәсендәге Сызран каласы имамы Илгизәр Сәгъдиев, “урысча әйтелгән вәгазь тозсыз ашны хәтерләтә”, дип белдергән иде. Бу әңгәмә “Азатлык”ның интернет сәхифәсендә дә шактый кызыксыну уятты.


Мөселман җәмәгатьчелегендә мәчетләрдә татар теле җуела бара дип, инде күптәннән бәхәсләр бара. Урысча гына үгет-нәсыйхәт сөйләүчеләр мәчетләргә Азиядән килгән кардәшләр йөри, алар татарча аңлап җиткерми, дип аңлата.


15 ел элек Бишкәктән Томскига килгән Ак мәчет имамы Нурулла Калыкахунов башка фикердә тора. Татарлар арасында эшләгәч, татарча сөйләшергә кирәк, дип саный ул. Бишкәк мәдрәсәсендә татар теле өйрәнүнең файдасын Томскига килгәч күргән: җирле татарлар белән ул алар телендә сөйләшкән.


Нурулла хәзрәт сөйләвенчә, татар теленә кызыксыну мәдрәсәдәге милли китаплардан, укытучыларның татарча сөйләшүеннән башланып киткән. Аның нәселендә дә татарлар юк, телне ул үз теләге белән тырышып өйрәнгән.

“Пәйгамбәр әйткән хәдис бар. Бер тел беләсезме, ике тел беләсезме, һәр яңа телне белү белән, бер кеше урына, ике кеше хисабына йөрисез дип әйткән ул. Күбрәк тел белгән саен, файдасы күбрәк”, ди ул.


Томскиның татар бистәсендә урнашкан Ак мәчеткә җомга намазларына 500-600 кеше килә, дип сөйләде имам. Тарихи мәчет каланың татар бистәсе дип саналган Мәскәү трактында урнашкан. Намазда җирле татарлар һәм башка милләт кешеләре була.

“Вәгазьләрне башта гарәпчә, аннары татарча, аннары башка милләт кешеләре аңласын дип, урысча укыйм. Әмма мин күбесенчә татарча сөйлим. Җирле милләт – татар, мәчет татарныкы, шуңа күрә динне татарча аңлатырга кирәк”, дип әйтә Нурулла хәзрәт.


Ул Казанда, татар башкаласында, нәсыйхәт милли телдә укылырга тиеш, дип саный. Татарстанда булганда, Мәрҗәни мәчете имамы вәгазьне татарча сөйләде, бик күңелле булган иде. Әмма минем белән бергә булган Омскидан килгән казакъ имамнары аңламый утырды, алар өчен урысча да сөйләсә, әйбәт булыр иде”, ди ул.

Төмски өлкәсе мөфтие һәм Ак мәчет имамы Нурулла Калыкахунов

Нурулла Калыкахуновның әйтүенә караганда, казакъ имамнар Омски өлкәсендәге мәчетләрендә үз телләрендә вәгазь укый, Себер Диния нәзарәте башлыгы Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов гадәттә татарча нәсыйхәт бирә.

Томски Ак мәчете имамы һәм Томски өлкәсе мөфтие Нурулла хәзрәт татар-мөселманнар белән татарча, казакълар белән казакъча, төрекләр белән төрекчә сөйләшергә тырыша. Ул өлкәдә урнашкан татар авылларына да йөри, андагы халык белән аралаша, аларга мәчет салырга ярдәм итә. Соңгы елларда өлкәдә дингә яшьләрнең тартылуы сизелә, дип әйтә Нурулла хәзрәт.


15 ел элек беренче килгәндә, Томски мәчетенә 15-20 кеше йөри иде, хәзер җомга намазларына 500-600 кеше җыела, аларның күбесе – яшь һәм урта яшьтәге кешеләр, дип әйтә Нурулла хәзрәт.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Томски өлкәсендә 25 меңләп татар-мөселман яши, шулай ук анда читтән килгән азәрбайҗан, үзбәк, кыргызлар гомер итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG