Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея атом сынавы белән куркыта


Төньяк Корея, БМО ясаган тәнкыйть резолюциясе өчен гафу үтенмәгән очракта, яңа атом сынауларын үткәрү белән яный.

Төньяк Кореяның бу белдерүе дәүләт телевидениесында да яңгырады: "Ил мәнфәгатьләрен саклап калу өчен, саклану системына яңа кораллар өстәргә кирәк. Атом сынаулары һәм кыйтга ара ракеталар шулар исәбенә керә", диелә белдерүдә.

Төньяк Корея тышкы эшләр министрлыгы ясаган рәсми белдерүендә, БМО Иминлек Шурасын бәйсез бер илнең эчке эшләренә тыкшынган өчен гафу үтенергә чакырды. Һәм ул моңа өстәп Кореяга каршы булган мәгънәсез һәм кыерсытылган хисап һәм чикләүләрне гамәлдән чыгаруны сорады.

Апрель башында БМО Иминлек Шурасы Төньяк Кореяның ракета сынавын һөкем иткән һәм бу илгә каршы булган чикләүләрне арттырырга килешкән иде.

Бу адымнан соң Пхеньян 5 апрельдә булган ракета сынавының тыныч гамәлләрдә башкарылуын алга сөреп, БМО карарына тәнкыйть белдергән иде. Америка һәм башка илләр, моның асылда ерак ара ракеталар юнәлешендә сынау булуына ышана.

БМО Төньяк Кореяны мондый сынаулар уздырудан тыйган иде.

2007 елда Төньяк Корея 6 ил арадашлыгында узган "атом коралсызлану" килешүенә кул куйган иде. Пхеньян 1 миллион тон ягулык һәм халыкара ярдәм бәрәбәренә атом коралмасын бетерергә килешкән иде.

Ләкин Вашингтонның атом технологияләрен бетерүне тикшереп бару таләбеннән соң туган каршылык, атом корылмасын сүтү процессын тоткарлады.

Моңа кадәр Төньяк Корея ракета башлыкларын сынауга каршы тәнкыйть яңгыраган очракта, атом килешүе сөйләшүләреннән баш тартачагын белдергән иде.

Төньяк Кореяның тышкы эшләр министрлыгы, атом коралы җитештерү ширкәтендә кулланылган ягулыктан плутоний чыгара башлавын игълан итте.

АКШ президенты Барак Обаманың соңгы арада ясаган чыгышы бәхәсләрне тагын да арттырды. Вашингтон Төньяк Кореяның атом кораллануына күз йома алмый, дип белдерде Обама.

Ләкин Төньяк Корея халыкара басымнарга карамастан, атом тырышлыкларын ни өчен һаман дәвам иттерергә тырыша?

Төньяк Кореяның бу адымын вәгъдә ителгән халыкара ярдәмнәрнең күләмен арттыру тырышлыгы буларак карап була.

Икенче бер фараз исә, Соңгы вакытта сәламәтлегенең начараювы турында хәбәрләр таралганнан соң, Ким Җоң-ил хөкүмәте үз хакимиятен дәвам иттерү өчен мондый чараларны куллануы ихтимал.
XS
SM
MD
LG