Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия белән Әрмәнстан дипломатик мөнәсәбәтләрне яңартырга килеште


Эдуард Налбандян (c) һәм Әхмәт Давытоглы имзалаудан соң кулларын кысыша
Эдуард Налбандян (c) һәм Әхмәт Давытоглы имзалаудан соң кулларын кысыша

Шимбә көнне Швейцариянең Цюрих шәһәрендә Төркия һәм Әрмәнстан рәсмиләре дипломатик мөнәсәбәтләрне яңарту турында килешү имзалады.

Әлеге тарихи документны ике илнең тышкы эшләр министрлары – Эдуард Налбандян һәм Әхмәт Давытоглы имзалады.

Цюрих университетында үткән тантанада АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Русия һәм Франция тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Бернард Кушнер, Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Һавьер Солана катнашты.

Тарафлар соңгы минутта документка үзгәреш кертү теләген белдерү аркасында имзалау өч сәгатькә соңарды. Һиллари Клинтон тантана урынын ташлап кунакханәсенә кайтып китте.

Әрмән һәм төрек милләтчеләре килешүгә аяк чалырга тырышты.

Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр бер гасыр чамасы бозылан хәлдә иде. Беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы империясендә бер миллионга якын әрмәннең үтерелүен Әрманстан геноцид дип атый. Төркия моны кире кага.

Документ гамәлгә керсен өчен аны ике илнең парламентлары расларга тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG