Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек укытучылары кайтып китте


Төрек паспорты - урысныкы түгел. Татар баласын укытырга хокук бирми
Төрек паспорты - урысныкы түгел. Татар баласын укытырга хокук бирми

Визасы беткән төрек укытучылары Казаннан китте. Билетлары берьяклы. Дүшәмбедә Казан аэропортына Татарстан авыл-шәһәрләреннән ата-аналар җыелды.

Ә шимбә көнне башкалада укытучылары белән рәсми саубуллашу булды. 165 мәктәптә кайтып китүче мөгаллимнәрне шәһәр чиновниклары, директорлар, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар елап озатты.


Мәскәү Татарстан прокурорына боерык бирмәдек, дигән

Татар-төрек мәктәпләрендә белем алучы балаларның әти-әниләре Мәскәүгә барып кайткан. Андагы "зур кабинетларда" булган. Аларга, Татарстан түрәләренә төрекләрне куарга кушмадык без, дип кайтарганнар.

Дулкынланган ата-аналар шимбә көнне кабаттан Татарстан прокуратурасына юл тотты. Тик аларны прокурор кабул итмәде. Математика укытучысы Әлфия апа Шавалевская: “Зинһар балаларны имтиханнар алдыннан укытучыларсыз калдырма”, дип журналистлар янында ялварды. Прокуратурага татар, урыс, грузин, месхет ата-аналары барды.

Халык кына эшли ала

Шулай ук, Казаннан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һәдиуллин да килгән иде. Уңышлы эшләгән укытучыларга дипломнар тапшырды. Шул ук идарәдән милли мәгариф җаваплысы Марат Лотфуллин да бар иде. Ул да елады. “Алар кире кайтсын дисәк, бу эшне халык кына эшли ала. Халык фикеренә ил идарәсе игътибар итми калмас” , диде ул өметләнеп.

Шулай да, 2 лицей-интернатта белем бирүче Әлфия Шавалевская Татарстан мәгариф чиновникаларына нәфрәтле. “Күпме кабинетларны таптадым. Безне яклап мәгариф министры кул куйган бер хатны да күрмәдем. Министрлык башка мәктәпләрдә наркоманнар тәрбияләнгән чорда, илгә аек һәм талантлы балалар тәрбияләүчеләргә каршы хөсетчел һәм куркак сәясәт алып барды”, диде ул.

Сәяси адым

Марат Лотфуллин төрек укытучылары ялга кайтып китә, ди. Тик аларның кире кайта алмавы да бар. “Без документларын тутырып Мәскәүгә җибәрдек. Визаларын озайтуны сорадык. Тик аларга кире кайтырга рөхсәт бирмәскә дә мөмкиннәр”, дигән иде радио өчен Марат Лотфуллин. Чөнки виза бирү буенча Мәскәү кагыйдәләрне үзгәрткән. Шулай ук укытучыларга 2008 елның ахырына кадәр дип Мәскәү идарәсе үзе биргән визаларны гамәлдән чыгарганнар. Кайбер укытучыларның мульти-визалары бар икән.

Лицейларда эшләүче татар хатыннары аларның да проблемалары туарга тора, дип искәртте. Төрекләрне кууны ата-аналар ”сәяси адым” дип атый.

4 кызлар лицей-интернаты укытучылары, Марат Фәттиев уңнан икенче.

Тузга язмаган нәрсәләрдә гаепләгәннәр

Төрекләрдә ике кызына белем алдырган Умар Богдалов: “Кызларым өчен горурланып туя алмыйм. Безнең танышларның баласы да затлы гимназиядә - инглиз мәктәбендә укыды. Тик белем ягыннан безнең балалар янына якын да килә алмыйлар”, диде. Ул башка мәктәпләрдә хөкем сөргән коррупцияне, ришвәтчелекне раслады. Гади кеше баласы, бик акыллы булса да, аларда укый алмый, диде. «Ә төрекләр намуслы итеп, сабыр гына эшли белә», Умар Богданов.


“Мин гомерем буе совет мәктәбендә укыттым. Әмма, төрекләр белән эшли башлагач, үзем дә үзгәрдем, балаларым, оныкларым да үзгәрде. Без белем алудан битәр, кеше тәртипле булырга тиешлегенә инандык. Затлы белем - үткен пычак кебек. Яхшы кеше күкрәгендә икмәк кисә, ә начарлар пычак белән аркага кадый. Ә бала күңеле пакълыкка тартыла, ул яхшы күңелле укытучыны гына тыңлый. Төрекләрнең искитәрлек һәм ныклы белем бирү сере шунда”, диде Әлфия Шавалевская.

Шул ук вакытта Әлфия Шавалевская, бу уку йортларына ачылган җинаять эшенең ябылуын искәртте. “Безне тузга язмаган нәрсәләрдә гаепләгәннәр иде. Алар фарс булып чыкты, гаепләүләр берсе артыннан берсе коелды”, диде ул.

Илдә - “Гаилә елы”

Тик ата-аналар, төрекләр кебек белем биреп булмас, алар киткәч рәт бетәр, дип курка. Шулай да быелгы бәйге тыгызлыгы тагын да арткан. Әйтик, Казандагы төрки кызлар интернатына бер урынга 50 кеше язылган. Укытучылар балаларын алуны сорап куәт органнары хезмәткәрләре дә шалтырата, дип сөйли. “Тик безне яклап бернәрсә эшли алмыйлар, урындыклары өчен куркалар”. Сәясәттән һәм дәүләттән ерак торучы ата-аналар исә, балаларыбыз бәхете өчен җәй буе көрәшәчәкбез, дип белдерә.

Саубуллашу чарасы татар телендә барды. Бары тик берничә ата-ана гына урысча сөйләде. Шулай ук күрше мәктәпләрдән дә кунаклар килгән иде. Алар дуслары өчен татарча җырлар башкарды.

Интернат-мәктәпләрнең директорлары, тарих галиме Илнур Миргалиев (7 лицей-интернат), Марат Фәттиев (4 лицей-интернат, кызларныкы) исә елый-елый төрек укытучыларыннан гафу сорады. “Без һәм безнең дәүләт Сезгә тиешенчә рәхмәт әйтә алмадык, саклый да алмадык. Ата-аналар хокукы да, балалар хакы да үтәлмәде”, диде алар.

Ә илдә гаилә елы бара. Залда аек укытучы, әти-әни, тәртипле һәм акыллы бала елап утыра. Ә экраннарда андыйларга аеруча зур ярдәм күрсәтү турында сөйлиләр.

XS
SM
MD
LG